МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
“Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” проекты / Прект “Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” 01.03.2023
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кече яшьтән үк төрле һөнәрләр турында башлангыч белем бирү, һөнәрләргә һәм һөнәр ияләренә карата уңай мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән иртә профессиональ ориентацияне оештыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һөнәри күнекмәләрен үстерү максатыннан “Алтынчәч” балалар бакчасында максатчан эш алып барыла. Уку елы башында тәрбиячеләр еллык план яки проектлар төзеп, шуның нигезендә ел дәвамында системалы эшчәнлек төрләре алып баралар. “Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” Әлеге проект шул максаттан төзелде дә инде. Балаларның әти- әниләре, якыннары һөнәри күнекмәләр бирүнең “тере” мисалы. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әти яки әнинең башкарган хезмәте, һөнәре кызыклырак, чынрак. Ул һөнәр иясен нәкъ менә әти- әни образында тудыра. Үз әти-әниләренең дә кем булып эшләгәнен әйтә алмаган балалар күп, әлбәттә. Шул ук вакытта, яңа төрле һөнәр ияләрен белеп, тирә- юньдәге үзе очрашкан һөнәр белән кызыксынып торганнары да юк түгел.
В ДОУ №7 ведется систематическая и планомерная работа по ранней профориентации детей, нацеленная на воспитание у детей дошкольного возраста интереса и уважения к Человеку труда, формирование у них элементраных трудовых навыков, желания трудиться и приносить пользу обществу. “Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” - проект разработанный воспитателем высшей квалифиикационный категории Адгамовой К.В., реализуемый в нашем ДОУ, преследует решение целей и задач, перечисленных ранее. Родители-самые близкие для ребенка “носители профессии”. Профессия, обладателем которой является родитель, помогает сформировать у ребенка наиболее полный и достоверный образ о ней.
-
Халыкара гражданнар оборонасы көненә багышланган ачык дәрес / Отрытый урок, посвященный Международному Дню гражданской обороны 01.03.2023
2023 елның 1 мартында Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар укучылар ТР Актаныш районы буенча ГХМ идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Хезмәткәрләр балаларга янгын һәм гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге, янгын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балаларга шулай ук ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын да искә төшерделәр.
1 марта 2023 года в МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» Актанышского муниципального района РТ прошла встреча учеников с сотрудниками отдельного поста по охране села Татарские Суксы Набережночелнинского отряда противопожарной службы Республики Татарстан. Сотрудники рассказали ребятам, какие правила безопасности нужно соблюдать, чтобы предотвратить возникновение пожара и чрезвычайной ситуации, и как следует себя вести в случае пожара и ЧС. Детям также напомнили номера телефонов вызова экстренных служб.
-
“Капкачлар ярдәмгә ашыга” ЭкоАкциясе / ЭкоАкция “Крышечки спешат на помощь” 01.03.2023
4 нче санлы балалар бакчасында 1 нче гыйнвардан - 28 нче февраль аралыгында “Капкачлар ярдәмгә ашыга” ЭкоАкциясе булып узды. Акция вакытында 2500 тирәсе капкачлар җыелды. Без аларны Башкортстан республикасында урнашкан «Умная среда Башкирии» Экооешмасына тапшырдык. Бу Экооешма җыелган капкачлардан парклар өчен утыргычлар, урындыклар эшли. Җитәкчесе, Нуркаев Вадим, махсус безнең балалар бакчасында йөрүче яшь экологларга, кабул ителгән капкачларның ничә этап үтүен һәм нәтиҗәдә килеп чыккан җиһазларны видео форматта төшереп җибәрде. Видео, балалар белән берлектә, музыкаль залда каралды.
В детском саду №4 с 1 января по 28 февраля прошла ЭкоАкция “Крышечки спешат на помощь”. Во время акции собралось около 2500 крышечек, которые были переданы в Экозавод «Умная среда Башкирии», расположенное в Республике Башкортостан. Из собранных крышек экозавод производит скамейки, лежаки для парков. Руководитель, Нуркаев Вадим, специально для наших воспитанников детского сада - юным экологам, прислал видеоматериал того, сколько этапов обработки проходят принятые крышки и что в итоге получается. Видеоматериал, вместе с детьми, было просмотрено в музыкальном зале.
-
“Тел – күңел көзгесе” районара конференциясе нәтиҗәләре / Итоги межрайонной конференции “Язык-зеркало души” 01.03.2023
2023 нче елның 20-28 февраль көннәрендә Сарман районы МБГББУ “Сарман гимназиясе” тарафыннан оештырылган “Тел – күңел көзгесе” районара фәнни-гамәли конференциясенең “Сәнгатьле сөйләм бәйгесе” юнәлеше буенча Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәйдуллин Гамил призер булды. Укытучысы Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы. Котлыйбыз!
С 20 по 28 февраля 2023 года ученик 8 класса МБОУ “Аккузовской ООШ” Шайдуллин Гамиль стал призером межрайонной научно – практической конференции “Язык-зеркало души”, организованной МБОУ “Сармановская гимназия” Сармановского района по направлению “Конкурс художественной речи”. Учитель Ахметова Зульфия Назифовна. Поздравляем!
-
«Мин лираны үз халкыма багышладым»VII региональ конкурсы йомгаклары / Итоги VII регионального конкурса «Я лиру посвятил народу своему» 01.03.2023
2023 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының МББУ «Гимназия № 25» тарафыннан оештырылган «Мин лираны халыкка багышладым» VII региональ иҗат конкурсында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче класс укучысы Шәйдуллина Назлыгөл «Буктрейлер» юнәлешендә II дәрәҗә лауреат булды. Җитәкчесе: Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы. Котлыйбыз!
1 марта 2023 года в VII региональном творческом конкурсе Я лиру посвятил народу своему», организованном МБОУ «Гимназия № 25» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан, ученица 5 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Назлыгуль стала лауреатом II степени по направлению «Буктрейлер». Руководитель: Зямилова Розалия Гарифяновна. Поздравляем!
-
X “Сандугач-Соловей” Халыкара вокалистлар фестивалендә уңышлар / В X Международный фестиваль вокалистов “Сандугач-Соловей” 28.02.2023
26 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә узган “Сандугач-Соловей” X Халыкара вокалистлар фестивалендә катнашып Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Нургалиева Айзилә 3 нче дәрәҗә лауреат, 8 класс укучысы Туктарова Адилә 2 нче дәрәҗә лауреат булды. Укытучылары: Төхбәгалиева Илина Котдусовна. Кызларыбыз жюри рәисе РФ һәм РТ ның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Винера Ганиеваның кул имзалы Диплом, медаль һәм диск белән бүләкләнде. Афәрин, кызлар!
В X Международном фестивале вокалистов “Сандугач-Соловей” обучающиеся МБОУ «Сафаровская СОШ» Нургалиева Айзиля и Туктарова Аделя стали лауреатами III и II степеней (учитель Тухбагалиева Илина Котдусовна). Они были награждены Дипломом, подписанным председателем жюри народной артисткой РТ и РФ Винерой Ганиевой, медалью и диском. Молодцы!
-
Яңа Әлем балалар бакчасы нәниләренең сәхнәдә чыгышлары / Выступление воспитанников Новоалимовского детского сада 28.02.2023
Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларны сәхнә сәнгатенә тарту, аларның артистлык сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудырып кына калмыйлар, ә аларны чын артистлар кебек , сәхнәләрдә чыгыш ясау мөмкинлеге дә булдыралар. Шул уңайдан нәниләр 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләштереп, авыл халкын мәдәният йортында үзләренең күп санлы чыгышлары белән сөендерделәр.
Воспитатели Новоалимовского детского сада не только создают условия для приобщения детей к сценическому искусству, развития их артистических способностей, но и дают им возможность выступать на сцене как настоящие артисты. В связи с этим, объединив праздники 23 февраля и 8 Марта, малыши порадовали сельчан своими многочисленными выступлениями в Доме культуры.
-
Физика фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасы нәтиҗәләру 28.02.2023
Физика фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Биредә Гуманитар гимназия мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ямалов Азамат (укытучысы Ямалов Филарис Фәнис улы), 8 сыйныф укучысы Шәймарданов Әмирхан (укытучысы Багаутдинова Римма Гранит кызы), 9 сыйныф укучысы Тимеров Ислам (укытучысы Ямалов Филарис Фәнис улы), 10 сыйныф укучысы Хуҗин Вилдан (укытучысы Багаутдинова Римма Гранит кызы) призер булдылар! Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективын, Гуманитар гимназия мәктәбе җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
“21 нче гасыр Кулибиннары” республика олимпиадасының муницпаль туры / Муниципальный тур республиканской олимпиады юных изобретателей «Кулибины XXI века» 28.02.2023
28 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында табучыларның “21нче гасыр Кулибиннары” республика олимпиадасының муницпаль туры үтте.Әлеге бәйгегә районның барлык белем бирү оешмаларыннан 60 артык эш белән катнаштылар.Нигезләмә буенча, катнашучылар өч яшь категориясендә, 4 номинация буенча көч сынаштылар.Техник яктан бик тә уйланылып,иҗади якын килеп эшләнгән эшләр бик күп иде.Әлеге бәйгенең төп шартларыннан берсе булып,проект эшчәнлеген яклау торды.Укучылар һәркайсы үзләренең эшләнмәләрен эзлекле,нигезле итеп яклый да белделәр.Балаларга уйлап табу осталыкларын ачу һәм үстерү,бергә хезмәттәшлек итүдә көчләрен,энергияләрен кызганмаган остазларына да рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә.
Республиканская олимпиада юных изобретателей «Кулибины XXI века» - это комплексное состязание в сфере интеллектуального творчества, направленное на совершенствование техники и технологий, включающее публичную защиту и демонстрацию исследовательских проектов и изобретений. 28 февраля на базе Центра детского творчества прошел муниципальный этап олимпиады. На конкурс представлены более 60 работ учащихся и воспитанников образовательных учреждений района. Конкурсные работы оценены по четырем номинациям среди трех возрастных категорий. По итогам конкурса твердо можно сказать, что поставленная цель-создание условий для раскрытия творческого потенциала детей и школьников в сфере науки и техники, знакомство с деятельностью, достигнута.
-
Хәтер кыясы мәңгелек/Скала Памяти вечна 28.02.2023
Балаларда туган илгә мәхәббәт, сугышта булган батырларга хөрмәт тәрбияләү балалар бакчасыннан ук килә. Шул максаттан, бүген “Умырзая” балалар бакчасында “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды. Чарада Чечен сугышында булып кайткан, бүгенге көндә гаиләсе, әти-әнисе белән гомер итүче авылдашыбыз Айнур Фирдәвес улы чакырылган иде. Ул күңелендә булган уй-кичерешләре, хәтирәләре белән уртаклашты, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу бик җылы узды. Балалар матур чыгышлары белән чарага бәйрәм рухы өстәделәр. Кунагыбыз да үзенең матур җырын бүләк итте. Әлеге җырда сугыш кырында ятып калган дусларына җылы сүзләр һәм киләчәктә сугышларның бетүен теләп әйтелгән юллар яңгырады.
Воспитывать у детей любовь к Родине и уважение к героям войны идет с детского сада. С этой целью сегодня в детском саду «Умырзая» было проведено мероприятие под названием «Скала памяти вечна». На мероприятие был приглашен Айнур Фирдависович, который был в чеченской войне и сейчас живет в Актаныше со своей семьей и родителями. Он поделился своими воспоминаниями, ответил на вопросы детей. Встреча была очень теплой. Наш гость также подарил детям красивую песню.