МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Киләсе ел- Педагог һәм остаз елы 13.12.2022
2023 нче ел Россия Федерациясендә Педагог һәм остазлар елы дип игълан ителде. Бу - педагог һәм остазларга хас һөнәри осталыкка, җаваплылык һәм зирәклеккә ихтирам күрсәтүнең чагылышы. Яхшы педагог һәм остаз – ул югары квалификацияле белгеч, тәҗрибәле хезмәткәр, башка хехмәттәшләре яисә укучыларына киңәш бирердәй, ярдәм итәрдәй кеше. Ачык һәм ихлас күңелле, башкаларга ярдәм кулы сузарга теләге булган, сабырлыкка һәм тыңлый белү осталыгына ия кешеләр генә остаз һәм педагог булып җитешә. “Татарстан - яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте Татарстан Республикасының иң-иң педагогларына багышлап бастырылган стена календаре дөнья күрде. Календарь битләрендә “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта мәктәбе” педагогы - Белоусова Мәүлидә Идрис кызының “Күңел биреп укыту, яратып тәрбияләү” исемле тормыш девизы бастырылуга лаеклы дип табылды. Мәүлидә Идрис кызы инициативалы, намуслы, иҗади, креатив, үз предметын яхшы белеп, үз һөнәренә тугры булып эшләүче педагог. Ул ачык күңелле, тыйнак, тулы көч һәм тирән белем бирү хас укытучы. Киләчәктә дә Мәүлидә Идрис кызының эш дәрте сүнмәвен, укучылары белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугры булып калуын телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда һөнәри уңышлар юлдаш булсын!
2023 год объявлен в Российской Федерации Годом педагога и наставника. Это проявление уважения к профессионализму, ответственности и мудрости, присущих педагогам и наставникам. Хороший педагог и наставник-это высококвалифицированный специалист, опытный сотрудник, человек, который может дать совет и помочь другим коллегам, ученикам. Наставниками и педагогами становятся только те, кто открыт и искренен, желает помогать другим, обладает терпением и умением слушать. Общественное движение "Татарстан - новый век" выпустило новый настенный календарь, посвященный лучшим педагогам Республики Татарстан. На страницах календаря опубликован жизненный девиз педагога Актанышской средней школы № 2 с углубленным изучением отдельных предметов - Белоусовой Мавлиды Идрисовны “Учить с душой, воспитывать с любовью”. Мавлида Идрисовна - инициативная, добросовестная, творческая, креативная, хорошо знающая свой предмет, преданная своему делу педагог.Желаем, чтобы и в дальнейшем у Мавлиды Идрисовны не угасал энтузиазм к работе, взаимопонимание с учениками и верность профессии учителя. Пусть всегда и везде ей сопутствуют профессиональные успехи!
-
"Яшәү чыганагы — газ!" бәйгесе 13.12.2022
«Газпром Трансгаз Казан» белән берлектә оештырыла торган «Яшәү чыганагы — газ!» дип исемләнгән республика бәйгесендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Әхмәтова Айзилә текст номинациясендә III урын алды. Җитәкчесе: Гарипова Розалия Данис кызы. Котлыйбыз!
В республиканском конкурсе "Источник жизни-газ!” организуемая совместно с "Газпром трансгаз Казань" ученица 8 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Ахметова Айзиля заняла III место в номинации “Текст”. Руководитель: Гарипова Розалия Данисовна. Поздравляем!
-
Яңа Әлем мәктәбенең 3 нче сыйныфында "Ачык ишекләр" көне 13.12.2022
Ата-аналар белән эшчәнлекне көчәйтү максатыннан, 13 нче декабрь көнне Яңа Әлем мәктәбенең 3 нче сыйныфында "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Монда әти-әниләр ачык дәресләр карадылар. Үз балаларының белемнәрен бәяләделәр. Дәресләрдән соң сыйныф җитәкчесе Нургалиева Лениза Зәки кызы ата-аналар белән әңгәмә уздырды. Аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Дәрес-җыелыш бик уңышлы үтте.
В целях активизации работы с родителями, 13 декабря в 3 классе МБОУ “Новоалимовская ООШ” был проведен День открытых дверей. Здесь родители посещали открытые уроки. Ценили знания своих детей. После уроков классный руководитель Нургалиева Лениза Закиевна провела беседу с родителями. Отвечала на интересующие их вопросы. Урок-собрание прошло успешно.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 12.12.2022
Салкын кыш айларында , безнең якта кышлаучы кошларга ризык табу авырлаша. Дәрестән соң эшчәнлек вакытында 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенң 5 б сыйныф укучылары ( укытучылары Валиева А.Р.) шул хакта сөйләштеләр, әти-әниләр ярдәме белән кошларга җимлекләр әзерләнде. Дәрес ахырында укучылар тарафыннан бергәләп кошларга җимлекләр эленде, азыклар куелды.
В холодные зимние месяцы птицам, зимующим в наших краях, становится все труднее находить пищу. В ходе внеурочной деятельности учащиеся 5б класса АСОш №1 (учитель Валиева А. Р.) беседовали на эту тему, с помощью родителей были подготовлены кормушки для птиц. В конце урока учащиеся вместе повесили кормушки для птиц.
-
Яңа Әлем балалар бакчасында “Орчык өмәсе” күңел ач 12.12.2022
Яңа Әлем балалар бакчасында балаларны татар халкының милли йоласы, гореф- гадәтләре белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү максатыннан “Орчык өмәсе” дип исемләнгән күңел ачу узды. Чара татар халкының биюләре, уеннары, җырлары, мәкальләр әйтешү белән үрелеп барды. Иң соңыннан бәйләнгән оекларның нинди җылы, йомшак булулары һәм бүгенге көндә мобилизацияләнгән егетләрнең өй җылысы бүләк итүче оекларның әһәмияте турында аңлатылганнан соң балалар күңел җылыларын салып, мобилизацияләнгән егетләргә рәсемнәр ясадылар. Тәрбичеләр рәсемнәр белән бергә бакча коллективы исеменнән җыелган җылы носкиларны мобилизацияләнгән егетләргә җибәрделәр.
В Новоалимовском детском саду с целью ознакомления детей с национальными обычаями и традициями татарского народа, патриотического воспитания прошло мероприятие “Орчык өмәсе” Мероприятие сопровождалось танцами, играми, песнями, пословицами татарского народа.
-
Солдат абый белән очрашу 12.12.2022
Актаныш №2 “Ромашка” бакчасында балаларга патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Педагоглар төрле алымнар кулланып балаларда көчле, кыю булырга, үз Ватаныңны яратырга һәм якларга, армиядә хезмәт итәргә, солдатлар кебек илебез сакчылары булырга теләк тәрбиялиләр. Бу уңайдан мәктәпкә әзерлек А төркеме тәрбиячесе Альбина Мөдәрис кызы балалар белән очрашуга Хәбибуллин Искәндәр Илфак улын кунакка чакырды. Ул быел ноябрь аенда Россия Армиясе сафларыннан демобилизацияләнә. Бер ел Кизнер шәһәрендә хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычын үтәп кайта. Бу очрашуда балалар солдат көннәре, формасы, батырлык турында истәлекләр тыңладылар. Алар солдат абыйдан армия тормышы турында бик күп мәгълүмат алдылар, сокланып карадылар, тыңладылар, сораулар бирделәр. Очрашу кызыклы һәм файдалы үтте.
В Актанышском детском саду № 2 "Ромашка" большое внимание уделяется патриотическому воспитанию детей. Педагоги, используя различные приемы, воспитывают в детях желание быть сильными, смелыми, любить и защищать свою Родину, служить в армии, быть защитниками своей страны, как солдаты. В связи с этим воспитатель группы подготовки к школе Альбина Мударисовна пригласила на встречу с детьми в гости Хабибуллина Искандера Ильфаковича. Он демобилизовался из рядов российской армии в ноябре этого года. Отслужив год в городе Кизнере, вернулся к исполненив долга перед Родиной. На этой встрече дети услышали воспоминания о солдатских днях, форме, подвиге. Искандер подробно ответил на все вопросы. Встреча прошла интересно и полезно.
-
Әтиләр советы/ Совет отцов 12.12.2022
Гуманитар гимназия-интернатта Әтиләр советының чираттагы утырышы “Бала тәрбияләүдә әти кешенең роле” темасына багышланды. Әтиләрнең бердәм һәм актив булулары сөендерә! Очрашуда әтиләр Нур Хөсәеновның, Илфак Гаяновның чыгышлары тыңланды. Фикер алышулар да, әтиләрчә, төпле һәм җитди барды. Әтиләребез алдагы чирекләр өчен дә эш планы билгеләп куйды.
Очередное заседание Совета отцов гуманитарной гимназии-интерната было посвящено теме “Роль отца в воспитании ребенка”. Отрадно, что отцы сплочены и активны! На встрече были заслушаны выступления отцов Нура Хусаинова, Ильфака Гаянова. Обсуждение шло, по-отцовски, основательно и серьезно. Отцы наметили план работы и на ближайшие четверти.
-
"Дуслык күпере" лагере/ Лагерь "Мосты дружбы" 12.12.2022
“Уңайлы мохит” дәүләт программасы нигезендә, “Мосты дружбы”- “Дуслык күперләре” проекты белән, гуманитар гимназия-интернат Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының грант конкурсында җиңү яулаган иде. Әлеге проект кысаларында, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады. “Дуслык күперләре” лагеренда алар гимназиядә укучы балалар белән аралашалар, дәресләрдә һәм төрле интерактив уеннарда катнашалар, актив ял итәләр.
В рамках государственной программы "Доступная среда" с проектом "Мосты дружбы" гуманитарная гимназия-интернат стала победителем грантового конкурса Министерства образования и науки Российской Федерации. В рамках данного проекта начал работу лагерь отдыха и оздоровления для детей с ограниченными физическими возможностями. В лагере "Мосты дружбы" они общаются с учащимися гимназии, участвуют в уроках и различных интерактивных играх, активно отдыхают.
-
Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан конкурска нәтиҗә 10.12.2022
9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне. Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнә.
Бүген укучыларны ришвәтчелеккә каршы юнәлдерелгән конкурска йомгак ясап, район башлыгы Ленар Зарипов җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Богады мәктәбенең 3 нче класс укучысы Сабирова Сөмбел рәсем конкурсында катнашып 3 урын алды. Укытучысы Фәттахова Л.Д.
-
Теләкәй мәктәбендә “Бердәм кеше хокуклары дәресе” 10.12.2022
Теләкәй мәктәбендә “Бердәм кеше хокуклары дәресе” үткәрелде. Һәркем гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә, үзенең ата –анасын белергә, аларны кайгыртырга, белем алырга, табиб ярдәменә, чиста су эчәргә, сәламәт туклану рәвеше алып барырга хокуклы. 1948 нче елның 10 деабрендә БМО тарафыннан кабул ителгән “Кеше хокукларын яклау” декларациясе бүгенге көндә дә актуаль. Бу турыда тарих укытучысы Газетдинов Илнар Флюр улы җентекләп аңлатты. Укучылар бик актив катнаштылар.
В Тлякеевской школе проведен “Единый урок прав человека”. Каждый имеет право жить и воспитываться в семье, знать своих родителей, их заботу и совместное проживание, на образование, на получение медицинской помощи, чистой питьевой воды и полноценного питания. В 1948 году именно в этот день ООН приняла Всеобщую декларацию прав человека. Несмотря на то, что этот документ был принят 74 года назад, положения Декларации по сей день актуальны. Об этом учитель истории Газетдинов И.Ф. рассказал тщательно.