МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус теленә өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе утырышы / Районное методическое объединение воспитателей по обучению детей дошкольного возраста русскому языку 16.02.2023
16 февраль көнне Әтәс балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус теленә өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе узды. Балалар белән "Туган авылым" темасына белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде. Рус халык бәйрәме "Масленица" уздырылды. Балалар бу ачык эшчәнлек вакытында туган авыл турында белемнәрен ныгыттылар. Уеннар, шигырьләр аша сөйләм телләре үсте. Бәйрәмгә ата-аналар, укучыларның катнашуы тагын да ямь өстәде. Балаларнын, рус халкының көнкүреше, гореф - гадәтләре, бәйрәмнәре, уеннары турында күзаллаулары артты.
16 февраля в Атясевском детском саду прошло районное методическое объединение воспитателей по обучению детей дошкольного возраста русскому языку. С детьми была показана образовательная деятельность на тему "Родное село". Провели русский народный праздник "Масленица". Дети закрепили свои знания о родном селе во время этого открытого занятия. Развили разговорный язык с помощью игр и стихов. Еще больше краски добавило участие родителей и школьников в этом празднике. Возросло представление детей о быте, обычаях, праздниках и играх русского народа. -
Әфган сугышында катнашкан якташыбыз Дильшат Галимуллин белән очрашу/Встреча с земляком Галимуллином Робертом,который прошёл Афганскую войну 16.02.2023
Уразай мәктәп укучылары Әфган сугышында катнашкан якташыбыз Дильшат Галимуллин белән очрашуда булдылар. Әлеге чара файдалы информациягә бай, кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Учащиеся Уразаевской школы побывали на встрече с нашим земляком Галимуллином Робертом, который прошёл Афганскую войну Мероприятие было интересным и увлекательным и насыщено полезной информацией.
-
Яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары һәм аларны гамәлгә кертү механизмнары 16.02.2023
16 нчы февраль көнне Гуманитар гимназиядә район мәгариф хезмәткәрләренең уку семинары узды. «Социаль-гуманитар белем бирү үзәге» дәүләтнеке булмаган өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе мөгаллимнәре Некрасов А.Ю. һзм Нотфуллина Г.Р. яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары һәм аларны гамәлгә кертү механизмнары буенча укыту уздырдылар.
-
“Экология - киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәсе / Итоги научно - практической конференции “Экология - шаг в будущее” 16.02.2023
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Зарипова Нурия ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Экология - киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясендә катнашып 3 урынга лаек булды. Җитәкчесе – Аскарова Рәмилә Ситдыйк кызы.
Ученица 9 класса МБОУ “Старокурмашевской ООШ” Зарипова Нурия приняла участие в научно - практической конференции “Экология - шаг в будущее”, организованной Министерством образования и науки РТ, и заняла 3 место. Руководитель-Аскарова Рамиля Ситдиковна. -
Муса Җәлил иҗатына багынланган кичә / Вечер, посвяәенный творчеству Мусы Дңалиля 15.02.2023
15 февраль - татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, Яңа Әлем мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә шагыйрьнең иҗатына багышланган кичә узды. Укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр.
15 февраля - День рождения Героя татарского народа, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии, поэта Мусы Джалиля. В связи с этим в центре "Точка роста" Новоалимовской школы прошел вечер, посвященный творчеству поэта. Учащиеся вспомнили стихи поэта-героя, ответили на вопросы.
-
Парламент дәресләре / Парламентские уроки 15.02.2023
5-20 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Бүгенге Парламент дәресен Байсар мәктәбенең 7-9 класс укучылары өчен авыл депутаты Кадыйров Рәмис Мөхәммәтхамис улы үткәрде. Ул балаларны хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә парламентарийларның тарихы, функцияләре һәм эше белән таныштырды. Рәмис Мөхәммәтхамис улы парламентаризм дәресләренең бик мөһим булуын билгеләп үтте. Алар барлык дәрәҗәдәге дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм вәкиллекле органнары эшчәнлегенә укучыларның игътибарын җәлеп итүгә генә юнәлтелми, шулай ук Россия тарихын тирәнрәк өйрәнүгә, киләчәктә сәяси тормышта катнашуга кызыксыну уятырга тиеш.
С 15 по 20 февраля во всех школах республики проходят парламентские уроки. Сегодняшний Парламентский урок для учеников 7 – 9 классов Байсаровской школы провел депутат села Кадыров Рамис Мухамматхамисович. Он познакомил ребят с историей, функциями и работой парламентариев на всех уровнях власти. Рамис Мухамматхамисович отметил, что уроки парламентаризма очень важны. Они направлены не только на привлечение внимания школьников к деятельности законодательных и представительных органов государственной власти всех уровней, но также призваны пробудить интерес к более глубокому изучению истории России, к будущему участию в политической жизни.
-
15 февраль-сугышчы-интернационалистларны искә алу көне / 15 февраля - День памяти воинов-интернационалистов 15.02.2023
2023 нче елның 15нче февралендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, Батырлык дәресләре үткәрелде. Батырлык дәресендә укучылар Әфган сугышы тарихы белән таныштылар, әфган сугышының башлану сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, совет гаскәрләренең югалтулары, язмыш җәбер — золым язмышын билгеләгән якташларыбыз турында белделәр.
15 февраля 2023 г. в МБОУ «Аккузовская ООШ» были проведены классные часы, уроки мужества посвященные Дню вывода Советских войск из Афганистана. На уроке Мужества учащиеся познакомились с историей Афганской войны, узнали о причинах начала ни кем необъявленной Афганской войны и ее продолжительности, о невосполнимых потерях советских войск, о наших земляках, которым судьба предначертала жестокую участь — сгореть в огне чужой войны и которым уже никогда не суждено переступить порог родного дома.
-
15 нче февраль –Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән солдатларыбызны искә алу көне 15.02.2023
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче Әфган сугышы ветераннары белән очрашулар уза. Алар елларны артка чикереп кабат кайнар ноктада кичергәннәрен хәтерләрендә яңарта. Актаныш балалар иҗат үзәгендә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар белән бу көннәрдә тематик занятиелар үтә.Балалар хәрбиләребезнең фидакарьлеге,батырлыгы,дуслыгы турында йотлыгып тыңлыйлар. Рәсем сәнгатен яратучы балаларның эшеннән күргәзмә оештырылды. Ватан ул-син, әти-әниең, туганнарың, торган җирең, елга-күлләрең, чишмәләрең, җиләкле болыннарың.Барыбызга да Җирдә Тынычлык кирәк!
-
«Гаилә мәктәбе» дәресләре 15.02.2023
15 нче февраль конне район ЗАГС бүлегендә Богады, Яңа Әлем, Такталачык, Уразай мәктәбе укучылары өчен «Гаилә мәктәбе» дәресләре үткәрелде. Безнен мэктэптэн 7,8,9 нчы класс укучылары катнашты. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева укучыларны бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук гаилә кыйммәтләре, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре, балаларны тәрбияләү буенча закон кысаларында һәм шәхси киңәшләрен бирде. Дәрестә өлкән психолог Фәһимә Шәйгәрданова, акушер-гинеколог Анжелика Хөсәенова, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин катнашты. Кунаклар татар гаиләсен саклау буенча үз юнәлешләре буенча чыгыш ясады.
-
М.Җәлил туган көне уңаеннан чара / Мероприятия в честь дня рождения М. Джалиля 15.02.2023
15 февраль көнне Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан Татар Суксу мәктәбенең 5 класс укучылары белән "Герой- шагыйрь Муса Җәлил" дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде.
В честь 117 - летия со дня рождения Мусы Джалиля 15 февраля с учащимися 5 классов Татарско-Суксинской школы была проведена интеллектуальная игра на тему "Поэт Герой Муса Джалиль"