Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы 26.02.2024

Бүген гимназиябезнең ЮДПД отрядына йөрүче 6а сыйныфы укучылары 3б сыйныфында янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмә үткәрделәр.
Янгын - планетада тереклек өчен бик зур бәла. Янгыннарның күбесе кешеләр гаебе белән килеп чыгуы сер түгел, шулай ук балалар катнашында да дә күп бәхетсезлек очраклары булып тора. Бу бәхетсезлекләр гади кызыксыну, ут белән саксыз эш итү яки белемсезлек аркасында килеп чыга. Янгын белән дөрес көрәшү өчен бик күп белем таләп ителә.
-
Без алар белән горурланабыз! 26.02.2024

Бүген гимназиябездә бик зур вакыйга булып узды. Россия Герое, өлкән лейтенант Баксиков Рәсим Рашид улы, хәйрия фонды хезмәткәрләре Марчак Виталий Степан улы һәм Романов Андрей Яков улы катнашында очрашу үткәрелде.
“Без алар белән горурланабыз” исеме астында узган чара барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, концерт номерлары күрсәттеләр.
Очрашу бик эчтәлекле, тәрбияви һәм җанлы үтте.
Безнең чакыруны кабул итеп килгән кунакларыбызга зур рәхмәт белдерәбез!
-
Йолдыз Шәрапова белән очрашу 22.02.2024

Бүген гимназиябездә Халыкара туган телләр көненә багышланган чара - шагыйрә Йолдыз Шәрапова белән очрашу узды.
Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова — татар шагыйрәсе, 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Укучылар шагыйрәнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, укыдылар, аның шигырьләренә язылган җырлар башкардылар.
Шулай ук Йолдыз Шәраповага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашу бик җанлы, эчтәлекле булды.
-
Сыйныф сәгатьләре узды 22.02.2024

Үткән атнада гимназиябездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.
-
Әтиләргә бүләк 22.02.2024

Бу көннәрдә, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, кече сыйныфлар әтиләренә матур бүләкләр ясадылар.
Бүген әлеге акцияне 3 нче «А» сыйныфы дәвам итте.
Әлеге чара укучыларның үзенчәлекле фикер сөрешен, кул һәм бармаклар җитезлеген үстерә. Укучыларда әтиләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияли.
-
Милли киемнәр – халкыбызның күңел җәүһәрләре 21.02.2024

Халыкара туган телләр атналыгы кысаларында 3б сыйныфында “Милли киемнәр – халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип аталган дәрес үтте. Укучылар милли киемнең үзенчәлекләре белән таныштылар, татар халкының гореф-гадәтләре турында фикер алыштылар. Бергәләп кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук үрнәк буенча милли киемнәргә бизәк төшерделәр һәм “Түбәтәй” уены белән таныштылар.
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2024

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 7-8 нче сыйныф егетләре арасында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе үтте.
Егетләр төрле конкурсларда көч сынаштылар. Укучыларның өлгерлеге, җитезлеге, тапкырлыгы тикшерелде.
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
-
Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы 20.02.2024

Бүген гимназиябездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы” фотокүргәзмәсе оештырылды.
Укучылар әби-бабаларының фотосурәтләре белән уртаклаштылар, гаилә тарихы белән таныштырдылар.
-
Әфган сугышы ветераны белән очрашу 20.02.2024

Бүген гимназиябездә бик эчтәлекле очрашу булып узды. Әфган сугышы ветераны Шәйхетдинов Фәнис Фоат улы укучыларга шул еллар турында сөйләде, үзе белән таныштырды. Шушы темага багышланган слайдлар күрсәтелде. Сугышта күргәннәре турында искә төшерү аның өчен бик авыр булса да, ул истәлекләре белән уртаклашты.
Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 35 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2024

20 нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 5-6 нчы сыйныфлар арасында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе узды. Укучы егетләр хәрби тема буенча белемнәрен сынадылар, өлгер, җитез икәнлекләрен күрсәттеләр.
23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгелҽп үтә.
Бәйрәм әле СССРда барлыкка килгән, ул вакытта ел саен 23 февральдә бөтенхалык бәйрәме - "Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне"буларак билгеләп үтелә. СССР таркалганнан соң, бәйрәмне, элеккегечә, БДБның кайбер илләрендә билгеләп үтәләр.













