Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Россия - минем офыгым 08.02.2024

Бүген “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Мобиль Россия: транспорт өлкәсе, һөнәрләр һәм ирешелгән уңышлар” дәресе узды. Укучылар бу юнәлеш белән якыннан таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы, транспорт өлкәсе белән таныштыру. Дәрес барышында укучыларга берничә видеоролик күрсәтелде, анда Россия белгечләре зур уңышларга ирешкән тармаклар турында сөйләделәр. Соңыннан бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Зирәкләр һәм тапкырлар 08.02.2024

Бүген 5 нче сыйныфлар арасында “Зирәкләр һәм тапкырлар” уены узды. Чараны педагог оештыручы үткәрде.
Алдан әзерләнү өчен биремнәр бирелде. Укучылар команданың исемен, капитанын, девизын уйлап килделәр.
Укучылар биология һәм география өлкәсендә белемнәрен сынадылар.
-
Россия фәне көне 07.02.2024

8 нче февраль – Россиядә Фән көне билгеләп үтелә.
Ул Петр I Россия Фәннәр һәм сәнгать академиясен оештыру турындагы Указны имзалаган көндә үткәрелә.
Шул уңайдан гимназиябездә башлангыч сыйныфларга “Россия фәне көне” исемле мультфильм күрсәтелде. Соңыннан укучылар фәннәр, истәлекле дата, яңа ачышлар һәм фән көненең әһәмияте турында фикер алыштылар.
-
Һөнәр сайлау - җаваплы эш 06.02.2024

Гимназиябездә һөнәр сайлау юнәлешендәге чаралар дәвам итә.
Бүген гимназиябез психологы Эльмира Фоатовна 8б сыйныфы укучылары белән дәрес үткәрде. Чарада Дж. Холландның шәхес кызыксынулары турында фикер алыштылар. Укучыларга бу темага әңгәмә кору аеруча ошады.
-
Зирәкләр һәм тапкырлар 06.02.2024

Бүген 6 нчы сыйныфлар арасында “Зирәкләр һәм тапкырлар” бәйгесе узды.
Укучылар биология һәм география өлкәләрендә белемнәрен сынадылар.
Кызыклы биремнәр, уйланырга мәҗбүр итә торган сораулар, җанатарлар уенны тагын ялкынландырып җибәрде.
Уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – 6б сыйныфы;
2 урын – 6а сыйныфы;
3 урын – 6в сыйныфы.
Киләсе уеннарда да актив катнашырга чакырабыз!
-
Россия фәне көне 05.02.2024

Бүген, 5 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүгенге дәрес фән, ачышлар, яңа технологияләр темасына багышланган иде һәм «Россия фәне көне. Д. Менделеев тууына 190 ел» дип аталды.
-
Алдынгылар хәрәкәте 02.02.2024

Алдынгылар хәрәкәте үз эшен дәвам итә. Төрле юнәлешкә йөрүче укучылар чаралар үткәрәләр.
Бүген “Хезмәт, һөнәр һәм үзэшчәнлек” юнәлеше җитәкчесе Рәхмәтова Мәдинә 2б сыйныфы укучыларын һөнәрләр белән таныштырды.
-
Салинград бәрелеше 02.02.2024

2 нче февраль - Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңү көне. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара.
Шул уңайдан Алдынгылар хәрәкәтенең “Ватанпәрвәрлек һәм тарихи хәтер” юнәлеше җитәкчесе Хохлов Михаил 9а һәм 9б сыйныфларына Сталинград бәрелеше турында сөйләде.
-
Россия - минем тарихым 02.02.2024

Бүген 7 нче А сыйныфы укучылары “Россия – минем тарихым” мультимедиа тарихи паркында экскурсиядә булып кайттылар. Бу парк Россия тарихы буенча "тере дәреслек" булып тора. Ул дөньяда борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр илебез тарихын чагылдырган бердәнбер мультимедиа комплексы. Әлеге экскурсия укучыларыбызга илебез тарихы турында белемнәрен тагын да ныгытырга ярдәм итте.
-
Сталинград бәрелешләре 02.02.2024

Бүген 2 февраль - Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңү көне. Шул уңайдан гимназиябездә радио тапшыру узды. Педагог оештыручы – Гөлия Нурсиловна шул бәрелешнең мөһим вакыйгалары турында сөйләде.
19 ноябрьдән бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.
1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.













