Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Без – Җиңү варислары
Опубликовано: 28.04.2025Бүген, 28 нче апрель көнне, гимназиябезнең ЮИД агитбригадасы 3а,4в,5а сыйныфы укучыларына “Без – Җиңү варислары” исемле әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. ЮИД отрядына, Шафикова Ч.А. җитәкчелегендә, 5 нче сыйныф укучылары йөри.
Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Укучыларның чыгышларын Казан шәһәренең ГБУ БДД территориаль профилактика бүлеге белгече Мозаффарова З.В. карады. Зөлфия Вагыйзовна юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, белешмәлекләр таратты.
Әлеге чарада плакатлар бәйгесенә дә йомгак ясалды:
1 урын – Богатырева Елезавета;
2 урын – Закиров Максим;
3 урын – Зәйнуллина Дарина.
Актив катнашкан өчен, Кәримова Азалия, Даутова Айсылу, Таһирова Әминә, Гезалов Ругая һәм Заман истәлекле бүләккә лаек булдылар.
Шулай ук Казан шәһәренең ГБУ БДД территориаль профилактика бүлеге белгече Мозаффарова З.В. “Балалар өчен юл йөрү куркынычсызлыгы” темасы белән укытучылар коллективы алдында чыгыш ясады. Соңгы арада юлларда булган куркыныч хәлләрнең статистикасын сөйләде, мисаллар китереп аңлатты.
К списку новостей













