Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Мөһим әйберләр турына сөйләшү 18.03.2024

Бүген, 18 нче март көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Кырым ярумутравының Россиягә кушылуы турында иде һәм «Кырым һәм Севаспополь: 10 ел туган диңгез култыгында » дип аталды.
-
Кырымга сәяхәт 14.03.2024

18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Кырым Республикасы территориясендә бу көн 2015 елның 3 мартында кабул ителгән республика законы нигезендә бәйрәм һәм ял көне булып санала. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. Бу территорияләрнең Россия составына керүе 2014 елның 18 мартында Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган дәүләтара килешү нигезендә теркәлгән.
Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда “Кырымга сәяхәт” квест-уены узды.
-
Онлайн-экскурсия 14.03.2024

Кырымның Россия составына кертелүенә быел 10 ел була. Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе югары сыйныфларда “Кырымга сәяхәт” исемле онлайн-экскурсия оештырды.
Укучылар ярымутрау турында видеоматериаллар карадылар.
-
Минем гаиләм сайлый 14.03.2024

Гимназиябездә “Парламент дәресе – 2024” кысаларында “Минем гаиләм сайлый” исемле рәсем бәйгесе үтте.
Бәйгедә 1-4 нче сыйныфлар катнашты. Иң яхшы эшләр район этабына җибәрелде.
-
Бер ярымутрау тарихы 14.03.2024

Кырымның Россия составына кертелү көне белән бәйле чаралар дәвам итә.
Гимназиябездә “Бер ярымутрау тарихы” онлайн-экскурсиясе оештырылды.
Тактага эленгән QR-кодлар ярдәмендә укучылар Кырым буйлап сәяхәт иттеләр, истәлекле һәм кызыклы урыннар белән таныштылар.
-
Мастер-класс үтте 14.03.2024

Башлангыч сыйныфларда “Севастополь бизәге” исемле мастер-класс үтте. Укучылар әлеге стиль белән рәсемнәр, открыткалар ясадылар.
-
Космик бәйләнеш 13.03.2024

Бүген Ветераннар йортында Юрий Гагаринның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Космик бәйләнеш” дип исемләнгән чара узды. Алдынгылар хәрәкәтенә йөрүче укучылар ветераннар белән әңгәмә кордылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек 13.03.2024

Бүген укучыларыбыз “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шәһәр бәйгесенең район турында катнаштылар.
Чарада 3 нче “А” сыйныфы укучылары Гайнуллин Әмир, Сәгъдиева Чулпан, 4 нче “А” сыйныфы укучысы Галимуллина Әминә, 2 нче “А” сыйныфы укучысы Зарипова Ясминә, 4 нче “В” сыйныфы укучысы Мальцев Данил катнаштылар.
Алар үзләре язган шигырьләр һәм Г.Тукайның әсәрләрен тәкъдим иттеләр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 11.03.2024

Бүген, 11 нче март көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Татарстан Республикасы һәм аның илебдә тоткан урыны темасына багышланган иде һәм «Көньяк диңгездләрдән поляр чиккә кадәр» дип аталды.
-
Радиоэфир узды 07.03.2024

Бүген гимназиябездә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган радиоэфир узды.
Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул хатын-кыз реформатор дип санала. Ул 1910 елда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую тәкъдимен чыгара.
Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр.
Россиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелде.













