Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Син Тукайны беләсеңме? 19.02.2024

Бүген 4 нче “Б” сыйныфында “Син Тукайны беләсеңме?” темасына викторина узды. Ул Туган телләр көненә багышлангани иде.
Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, шагыйрьнең тормыш юлы турында фактлар белделәр, Г.Тукай иҗаты буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар. Бәйге “И туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Бүләкләр ясадылар 19.02.2024

5 нче сыйныфлар “Россия бөркетләре” юнәлешендә актив эшчәнлек алып баралар.
Бүген остазлар 3 нче “Б” сыйныфы белән Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр ясадылар. Бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен яздылар.
-
Ватанны саклаучылар көненә стена газеталары 19.02.2024

Укучылар арасында Ватанны саклаучылар көненә стена газеталары, плакатлар һәм рәсем бәйгеләре игълан ителгән иде.
Бүген әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылды.
Укучылар эшләрендә бу бәйрәмнең әһәмиятен, тарихын, эчтәлеген чагылдырдылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 19.02.2024

Бүген, 19 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүгенге дәрес милләтпәвәрлек, батырлык, Ватан темасына багышланган иде һәм «Ватанны саклаучылар көне» дип аталды.
-
Туган телем - иркә гөлем 19.02.2024

Бүген гимназиябездә Халыкара туган телләр көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” шигырь укучылар бәйгесе үтте.
Укучылар туган тел турында шигырьләрне татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр.
Халыкара туган тел көне - 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм..
Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
-
Киләчәк өчен 19.02.2024

18 нче февраль көнне Бустан спорт комплексында “Киләчәк өчен” дип исемләнгән спорт һәм милләтпәрвәрлек фестивале узды. Чарада 300 дән артык спортчы катнашты. Киокусинкай каратэ бүлегендә гимназиябез укучылары да уңышлы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Хәкимов Руслан 2 Б (1 урын)
Хаев Кәрим 2 Б (3 урын)
Федагин Даниил 4 В (1 урын)
Бурангулова Сәфинә 7Б (2 урын)
Шулай ук Гиззатов Айнур и Овчинников Платон да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Бер атна алдан, 10-11 нче февраль көннәрендә 4 нче “В” сыйныфы укучысы Федагин Даниил, Самара шәһәрендә үткән, Киокусинкай буенча Идел буе Федераль төбәге беренчелегендә катнашып, 3 нче урынга лаек булды.
-
Әлифба бәйрәме 16.02.2024

"Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәреннән берсе нинди бәйрәм?" - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә "Әлифба бәйрәме" дияр идем мин. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Бүген гимназиябездә "Әлифба бәйрәме" узды. Әлифба бәйрәме - укучылар өчен дә, укытучылары өчен дә һәм инде укырга, язарга өйрәнгән укучыларның әти-әниләре өчен дә зур тантана булып тора. Әлифба белән беррәттән укучыларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
Укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне әлеге бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Әфганчылар көне 15.02.2024

15 февраль - 1989 елдан башлап илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
Быел Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылганына - 35 ел.
1979 елның 24 декабрендә Советлар Союзының Әфганстанга гаскәр кертүе белән башланып китә.Тугыз ел, бер ай, 18 көн дәвам иткән дәһшәтле хәрби хәрәкәтләр меңләгән гомерләрне өзә. Ә исәннәр әлеге елларны күз яшҗләре белән искә ала.
Татарстаннан бу сугышта 9358 кеше катнаша.
Ун елга якын сузылган шушы канлы вакыйгада бик күп солдатларыбыз, хәрби бурычларын үтәп, чит җирләрдә башларын салдылар.
Шул уңайдан гимназиябездә “Монда чит күк астында” исемле түгәрәк өстәл узды. Укучылар әлеге темага фикер алыштылар.
-
Россия - минем офыгым 15.02.2024

Бүген “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Креатив Россия: иҗади һөнәрләре белән танышабыз” дәресе узды. Дәрестә илебезнең иҗат өлкәсендәге уңышлары турында сөйләштеләр. Укучылар бу юнәлеш белән бәйле эшчәнлек һәм һөнәрләр белән таныштылар.
-
Каһарман шагыйрь - Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2024

15 февраль көнне татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек.Бүген гимназиябездә каһарман шагыйрьнең туган көненә багышланган радиоэфир узды. Укучылар радио тыңлаучыларны шагыйрьнең иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.













