Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Кинолекторий узды 24.01.2024

900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас - зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Ни кызганыч, блокада чорында шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә.
Ленинград оборонасында шәһәр халкының барысы да диярлек катнаша.Әмма герой-шәһәр калкан булып яуга күтәрелә. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә.
Бүген гимназиябездә башлангыч һәм урта сыйныфларда “Ленинград блокадасы өзелгән көн” темасына кинолекторий оештырылды. Укучылар "Блокада Ленинграда глазами детей" исемле видео карадылар. Үзара фикер алыштылар.
-
Пионербол турниры тәмамланды 23.01.2024

Үткән атнада гимназиябездә 5-10 сыйныфлар арасында пионербол һәм волейбол ярышлары башланып киткән иде. 5-7 сыйныфлар бик матур уен күрсәттеләр. Җанатарлар уенчыларга дәрт өстәп тордылар.
Ә бүген 6-7 сыйныфлар арасында финал уеннары узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – 7б сыйныфы;
2 урын – 7а сыйныфы;
3 урын – 6а сыйныфы.
Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
27 гыйнвар - хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне 23.01.2024

Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 80 ел тула. Шул уңайдан 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә.
Сугыш тарихының әлеге дәһшәтле чоры истәлегенә ел саен «Блокада икмәге» дип аталган Бөтенроссия хәтер акцияләре үткәрелә. Акциянең төп символы булып 125 граммлы ипи кисәге – Ленинград блокадасы вакытында кеше башына бирелүче көндәлек норма алынган. Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң бу сан 1 миллионнан аз кына артыграк калган. Ул елларда ленинградлыларның күбесе ачлыктан һәм салкыннан үлгән. Ленинград блокадасы фотографияләрдә, сугыш тарихы һәм мәктәп дәреслекләрендә генә түгел, бәлки ленинградлылар хәтерендә блокададагы икмәк кисәге шул куркыныч көннәрне искә төшерү рәвешендә күңелләрендә саклана.
Шул уңайдан гимназиябездә 9а сыйныфында интеллектуаль уен узды. Укучылар Ленинград блокадасы турында белемнәрен тикшерделәр, кызыклы биремнәр чиштеләр.
-
Пионербол турниры узды 18.01.2024

5-7 нче сыйныфлар арасында пионербол турниры дәвам итә. Бүген уен 5 нче сыйныфлар арасында узды. Командаларга сыйныфташлары көч биреп торды.
Уен нәтиҗәләре:
1 урын – 5а сыйныфы
2 урын – 5в сыйныфы
3 урын – 5б сыйныфы
-
Атом энергетикасы 18.01.2024

Бүген “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында. “Россия – атом технологияләре иле: атом юнәлеше һөнәрләре белән танышабыз” дәресе узды. Укучылар бу юнәлеш белән бәйле эшчәнлек белән таныштылар.
-
Студентлар көне 18.01.2024

25 гыйнвар – Студентлар көне билгеләп үтелә. 1755 елның 25 гыйнвар көнне императрица Елизавета Петровна "Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан соң 25 гыйнвар официаль университет һәм студент көне дип санала. Чөнки студент тормышы – иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала.
Шул уңайдан, 10 сыйныфларда “Студенческая пора” интеллектуаль уены узды. Укучылар ике командага бүленеп сорауларга җавап бирделәр. Студентлар хыялы турында фикерләре белән бүлештеләр.
-
Һөнәрләр дөньясында 17.01.2024

Алдынгылар хәрәкәте эшчәнлеген дәвам итә. Төрле юнәлешкә йөрүче укучылар кызыклы чаралар әзерлиләр.
Бүген “Хезмәт, һөнәр һәм үзешчәнлек” юнәлеше җитәкчесе Рәхмәтова Мәдинә беренче сыйныфларны һөнәрләр белән таныштырды. Укучылар яңа , актуальлеген югалтмый торган һөнәрләр һәм аларның эшчәнлеге белән таныштылар, уеннар уйнадылар.
-
Пионербол турниры узды 17.01.2024

Спорт кеше тормышында аерым урын алып торырга тиеш. Спорт ул –сәламәтлек нигезе.
Гимназиябез укучылары да спорт белән шөгыльләнергә яраталар. Төрле ярышларда көч сынашалар.
Бүген 6-7 нче сыйныфлар арасында пионербол турниры узды. Командалар канатланып үзара көч сынаштылар Аларга көч биреп торырга, җанатарлар да килгән иде. Ялкынлы сүзләр һәм плакатлар белән алар уенга ямь өстәделәр.
-
Юл йөрү кагыйдәләре 17.01.2024

Казан шәһәренең ЮХИДИ бүлекчәсе юл хәрәкәтен профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч Мозафарова З.В. башлангыч сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Нәни укучыларга зур юлларда йөрү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
Әңгәмәнең максаты-кышкы чорда балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы укучыларга юлда йөрү өлешендә үз-үзеңне дөрес тоту турында сөйләде һәм таудан шуганда, тимераякта шуу чорында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты. Полиция инспекторы билгеләп үткәнчә, иртә яшьтән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм кире йогынтыга бирелмәскә кирәк.
Инспектор белән бергә балалар юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен кабатладылар.
-
Беренчеләр музейда 15.01.2024

Гимназиябездә күп еллар “Туган якны өйрәнү” музее эшләп килә. Анда Яңа бистә тарихы белән бәйле мәгълүматлар, гимназиябез тарихы, кызыклы экспонатлар, татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай белән бәйле шәхси әйберләр, мамонт сөякләре, Бөек Ватан сугышы белән бәйле материаллар күрергә була.
Гимназиядә традицияләр бик күп. Шуларның берсе – 1 нче сыйныф укучыларының музейга сәяхәте. Һәр ел беренчеләр гимназия музее белән танышалар. Традицияне дәвам итеп, бүген 1 нче б сыйныфы укучылары экскурсиягә килделәр.













