Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Театр дөньясына сәяхәт 15.02.2024

15 нче февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Алаша” спектаклен карадылар.
Әлеге спектакльне Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры куйды.
Тирән эчтәлекле әсәр укучыларга бик ошады.
-
Туган телләр атналыгы 14.02.2024

14 нче февраль көнне 2 нче а сыйныфында “Без туган телебезнең дуслары” исемле викторина узды. Укучылар ике төркемгә бүленеп, кызыклы биремнәр чиштеләр. Татар теле буенча белемнәрен сынадылар.
Табышмаклар чиштеләр, мәкальләрне аңлаттылар, җырлар җырладылар, татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.
Җиңүчеләрне билгеләү бик кыен булды. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.
-
Халыкара туган телләр көне 14.02.2024

14 нче февраль көнне 2 нче “Б” сыйныфында Халыкара туган телләр көненә багышланган сыйныфтан тыш чара узды. Укучылар телләр турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Туган телебез – татар теленнән белемнәрен сынадылар.
-
Туган телләр атналыгы 13.02.2024

Гимназиябездә туган телләр атналыгы башланып китте. Бүген 6 нчы сыйныф укучылары арасында рус теленнән викторина узды.
Укучылар рус теле белеме буенча кызыклы сорауларга җавап бирделәр, биремнәр чиштеләр.
Бәйге дуслык җиңү белән тәмамланды.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 12.02.2024

Бүген, 12 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүгенге дәрес ачыш ясаучылар, рус галимнәре исемнәре белән аталган географик атамалар темасына багышланган иде һәм «Ачыш ясаучылар» дип аталды.
-
Алдынгылар хәрәкәте 12.02.2024

Алдынгылар хәрәкәте гимназиябездә актив эшчәнлек алып бара. Һәр атна Алдынгылар Советы җыелышлар уздыра. Бу җыелышларда юнәлеш җитәкчеләре үткәрелгән чаралар һәм булачак бәйге, ярышлар турында сөйләштеләр, фикер алышалар.
Ә бүгенге җыелыш район бүлеге җитәкчесе белән берлектә узды.
-
Россия чаңгы юллары-2024 10.02.2024

Бүген "Россия чаңгы юллары-2024" – Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды. Әлеге акциядә гимназиябез укучылары да катнашты.
«Россия чаңгы юллары» Казанның һәр районында оештырыла. Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләрне Горки-Әмәт урманында көтәчәкләр.
Узган ел ярышларда 22 меңнән артык казанлы катнашкан.
Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән барлык укучылар, урта һәм олы яшьтәгеләр генә түгел, ә кече яшьтәгеләр дә катнаша ала.
-
Квест-уен узды 09.02.2024

Алдынгылар хәрәкәте актив эшчәнлек алып бара. Төрле юнәлешләр кызыклы чаралар оештыралар.
9 нчы февраль көнне Сәнгать юнәлеше 4 нче сыйныфлар өчен “Зилант эзләре буйлап” квест-уены оештырдылар.
Укучылар гимназия буенча йөреп, төрле биремнәр үтәделәр, татар халкының мәдәнияте, фольклоры, ашлары, костюмнары белән таныштылар.
-
Россия Бөркетләре 09.02.2024

9 нчы февраль көнне “Россия Бөркетләре” берләшмәсендә шефлык итүче 6 нчы сыйныф кызлары башлангыч сыйныф укучыларына бию өйрәттеләр.
Укучылар вакытларын файдалы һәм кызыклы уздырдылар.
-
Котлыйбыз! 08.02.2024

Укучыларыбыз олимпиадаларда да актив катнашалар.
11 нче а сыйныфы укучысы Ахмәдиева Әдилә, туган телдә белем бирүче мәктәпләр арасында, рус әдәбияты олимпиадасы буенча республика этабы җиңүчесе булды.
Әдиләне җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!













