Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Крокус чәчәкләре 27.03.2024

27 нче март көнне лагерьга йөрүче укучылар "Крокус памяти" акциясендә катнаштылар. Алар үз куллары белән кәгазьдән крокус чәчәкләре ясадылар. Бу акция 22 март көнне "Крокус Сити Холл" да узган теракт корбаннарына багышланган иде.
-
Алдынгылар хәрәкәте 27.03.2024

Бу атнада Алдынгылар хәрәкәте шәһәребезнең төрле район укучылары өчен слетлар уздырды. Вахитов районында 27 нче март көнне Мэрия бинасында узды. Слет вакытында алдагы уку елына яңа чаралар каралды, укучылар үз фикерләре белән урнаклаштылар, проектлар тәкъдим иттеләр. Директор киңәшчеләре агымдагы елда килеп чяккан проблемалар турында сөйләштеләр, чишү юлларын эзләделәр.
-
Язгы лагерь 25.03.2024

25 нче марттан башлап, гимназиябездә язгы каникул көннәрендә мәктәп яны лагере эшләячәк. Биредә укучылар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алачаклар.
-
Безнең йортыбыз – Җир шары 22.03.2024

22 нче март көнне гимназиябездә, Җир көненә багышланган, “Безнең йортыбыз – Җир шары” дип исемләнгән кул эшләре бәйгесе үтте. Укучылар берсеннән-берсе үзенчәлекле эшләр алып килделәр.
Җир — әлеге вакытта Галактикада җан ияләре тереклек иткән бердәнбер планета. Кызганычка каршы, бигрәк тә соңгы ярты гасыр дәвамында фәнни-техник прогресс үсеше, еш кына кешеләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә кабатланып торучы экологик һәм шул ук вакытта табигый бәла-казалар Җир яшәешенә куркыныч тудыруын дәвам итә. Халыкара Җир көнен билгеләүнең дә төп максаты —- барлык илләр халыкларын табигать кануннарына буйсынып яшәргә, Җирнең кадерен белергә чакыру.
-
Бөтендөнья су ресурслары көне 22.03.2024

22 нче март көнне Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Дөньяның 43 илендә 700 миллионга якын кеше су җитмәү проблемасы кичерә. Оештыручылар фикеренчә, бу көннең төп бурычы - планетада яшәүче һәр кешегә су ресурсларының әһәмияте һәм аларны сакаларга кирәклеге турында искәртү.
Шул уңайдан гимназиябезнең “Чишмә” отряды “Табигать-экология – без – куркынычсызлык» темасына фикер алыштылар. Экологик проблемалар турында сөйләштеләр.
-
27 март - Бөтендөнья театр көне 22.03.2024

27 март - Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Театр – грек теленнән тәрҗемә иткәндә «тамаша өчен урын» дигәнне аңлата. Театр тамашачы булган җирдә башлана, диләр. Ягъни бер генә театр да тамашачысыз булмый.
Беренче театр Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Ул ачык һавада ярымтүгәрәк формада төзелә. Хатын-кызларга тамаша карарга рөхсәт ителмәгән, шуңа күрә театрга ир-атлар гына йөргән.
Россиядә театр 17нче гасырның икенче яртысында барлыкка килгән. Бүгенге көндә аның бик күп төрләре бар. Мәсәлән, драма, опера, балет, курчак, пантомима театрлары.
Шушы истәлекле датага багышланган “Өстәлдә театр” исемле мастер-класс үтте. Укучылар кәгазь курчаклар ясадылар һәм “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Юлларда сак булыйк 22.03.2024

Бүген гимназиябездә полиция өлкән лейтенанты, Казан шәһәре буенча ДПС инспекторы Сәләхиев Эльвир Мәсхүт улы юл йөрү кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә үткәрде.
Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне кече яшьтән үк башларга кирәк. Шуңа күрә һәр чирек саен, укучылар каникулларга китәр алдыннан, инспекторлар профилактик чаралар үткәрәләр.
-
Яшел, сары, кызыл 19.03.2024

Бүген ЮИД отряды башлангыч сыйныфларда “Яшел, сары, кызыл” исемле викторина үткәрде.
Уен барышында укучылар юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре белән таныштылар.
-
Җырлыйм гаиләм турында 19.03.2024

Бүген гимназиябездә Гаилә елына багышланган “Җырлыйм гаиләм турында” исемле җыр бәйгесе үтте.
Укучылар әниләре, әтиләре, якыннары туында берсеннән-берсе матур җырлар башкардылар.
В.В. Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә Россия Президенты Владимир Путин указында.
-
Кырымның Россия составына кертелгән көне 18.03.2024

18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Кырым Республикасы территориясендә бу көн 2015 елның 3 мартында кабул ителгән республика законы нигезендә бәйрәм һәм ял көне булып санала. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. Бу территорияләрнең Россия составына керүе 2014 елның 18 мартында Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган дәүләтара килешү нигезендә теркәлгән. Өстәвенә, әлеге документ нигезендә Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре РФ составына кабул итеп кенә калмыйча, аның яңа субъектлары да булды.
Шул уңайдан барлык сыйныфларда әңгәмәләр узды.













