Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Һөнәрләр 01.02.2024

Алдынгылар хәрәкәте эшчәнлеген дәвам итә. Төрле юнәлешкә йөрүче укучылар кызыклы чаралар әзерлиләр.
Бүген “Хезмәт, һөнәр һәм үзешчәнлек” юнәлеше җитәкчесе Рәхмәтова Мәдинә 1в һәм 2а сыйныфларын һөнәрләр белән таныштырды. Укучылар яңа , актуальлеген югалтмый торган һөнәрләр һәм аларның эшчәнлеге белән таныштылар, уеннар уйнадылар.
-
Сталинград сугышы 01.02.2024

2 февраль – совет гаскәрләренең Сталинград сугышында фашистларны тар-мар иткән көн.
Шул уңайдан гимназиябездә кинолекторий узды. Укучылар “Россия өчен сугыш” фильмын карадылар.
Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара.
-
Россия - минем горизонтларым 01.02.2024

Бүген “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында. “Кунакчыл Россия: җәмгыять файдасына хезмәт итүче һөнәрләр” дәресе узды. Укучылар бу юнәлеш белән бәйле эшчәнлек белән таныштылар.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 31.01.2024

31 нче гыйнвар көнне шәһәркүләм Йолдыз Шәрәпова шигырьләрен укучылар бәйгесе узды. Чарада гимназиябез укучылары да катнашып, призлы урыннар яуладылар.
Галимуллина Әминә – 2 урын;
Мальцев Данил – 1 урын;
Зарипова Язилә – 1 урын.
Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Һөнәр сайлау 30.01.2024

Бүген 9 нчы сыйныфларда гимназия психологы Элмира Фоатовна һөнәр сайлау юнәлешендәге дәрес үткәрде. Укучылар “Һөнәр сайлау” исемле фильм карадылар.
Дәреснең максаты - укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү, укучыларда теге яки бу һөнәргә карата кызыксыну уяту.
-
Туган тел юнәлеше 30.01.2024

Алдынгылар хәрәкәте үз эшен дәвам итә. Һәр көн диярлек кызыклы чаралар уза.
Бүген туган тел юнәлеше, заманча җырлар һәм җырчылар белән таныштыру максатыннан, татар эстрадасы җырчысы Гүзәл Уразова иҗатына багышланган чара уздырдылар.
Укучылар җырчының тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар, җырларын тыңладылар, клипларын карадылар. Соңыннан укучылар командаларга бүленеп сорауларга җавап бирделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 29.01.2024

Бүген, 29 нчы гыйнвар көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүгенге дәрес дипломатия, илебезнең партнерлары һәм берләшмәләре, илләр арасында мөнәсәбәтләр темасына багышланган иде һәм «Россия берләшмәләре» дип аталды.
-
Бию бәйгесе узды 29.01.2024

29 нчы гыйнвар көнне гимназиябездә бию бәйгесе узды. Сыйныфлар заманча, талгын һәм татар халык биюләре әзерләделәр. Дәртле, шаян, матур биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Катнашучыларга җанатарлар көч биреп торды.
Әлеге бәйгенең максаты булып укучылар арасында бию сәнгатен үстерү, яшь талантларны барлау тора.
Бу чын мәгънәсендә яшьлек һәм матурлык бәйрәме булды!
-
Хәтер тасмасы 27.01.2024

Ленинград блокадасы өзелү көненә багышланган чаралар дәвам итә. Гимназиябез укучылары “Хәтер тасмасы” акциясендә катнаштылар. Сугыш темасына эчтәлекле, матур шигырьләр сөйләделәр.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел 27.01.2024

1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 80 ел тулды. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Шул уңайдан бүген гимназиябездә бердәм дәресләр үтте. Укучылар фильмнар карадылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Ватандашларыбызның батырлыгын оныту мөмкин түгел!













