Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 15.01.2024

Бүген, 15 нче гыйнвар көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүгенге дәрес салым, аның төрләре һәм әһәмияте темасына багышланган иде һәм «Салым грамоталылыгы» дип аталды.
-
Россия - минем горизонтларым 11.01.2024

“Россия - минем горизонтларым” дәрестән тыш эшчәнлек курсында “Уңдырышлы Россия: һөнәрләр һәм илнең агропромышленность комплексы уңышлары” темасына һөнәри юнәлеш бирү дәресе уздырылды. Бүген укучылар авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләр белән якыннан таныштылар. Үзара фикер алышып, викторинада катнаштылар.
-
Китаплар иленә сәяхәт 11.01.2024

11 нче гыйнвар көнне 1а сыйныфы укучылары гимназия китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Фирая Разыйховна нәни укучыларга үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китаплар белән ничек кулланырга, китапларны ничек эзләргә икәнлеген өйрәтте. Кызыклы китаплар дөньясы укучыларны үзенә җәлеп итте.
-
Өлкән сыйныфларда Яңа ел бәйрәме узды 28.12.2023

Бүген гимназиябездә 9-11 нче сыйныфлар өчен "Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәме узды.
Укучылар бәйрәмгә бик җаваплы әзерләнде. Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килгән иде. Алар балаларга укуларында уңышлар,гаилә бәхете,сәламәтлек теләде. Барлык сыйныф укучылары да үзләренең җыр-моңа,биюгә осталыкларын күрсәтте. -
Уртанчы сыйныфларда Яңа ел бәйрәме узды 27.12.2023

Бүген гимназиябездә 7-8 нче сыйныфлар өчен "Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәме узды.
Укучылар бәйрәмгә бик җаваплы әзерләнде. Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килгән иде. Алар балаларга укуларында уңышлар,гаилә бәхете,сәламәтлек теләде. Барлык сыйныф укучылары да үзләренең җыр-моңа,биюгә осталыкларын күрсәтте.
Каршыбызга килеп җиткән яңа ел бар,
Чукларына энҗе сипкән чыршыбыз бар.
Бәйрәмебез якты булсын, котлы булсын,
Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар! -
Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме 26.12.2023

Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә.
Бүген гимназиябездә 1-4 нче сыйныфлар өчен "Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәме узды.
Укучылар бик матур номерлар әзерләгән иде. Бәйрәм бик күңелле узды. -
Яңа ел бәйрәме узды 25.12.2023

Яңа ел һәр кешенең дә зарыгып көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Безнең гимназия укучылары да бу бәрәмне көтеп алалар.
Бүген гимназиябездә 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәме узды.
Укучылар бәйрәмгә бик җаваплы әзерләнде. Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килгән иде.Алар балаларга укуларында уңышлар,гаилә бәхете,сәламәтлек теләде. Барлык сыйныф укучылары да үзләренең җыр-моңа,биюгә осталыкларын күрсәтте.
Кадерле, дуслар!
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Киләсе ел бары тик яхшы хәбәрләр,уңышлар гына алып килсен. Бәйрәмегез мөбәрәк, дөньяларыбыз тыныч,эшләрегез уң булсын.
-
һөнәрләр белән таныштылар 22.12.2023

22 нче декабрь көнне 3А сыйныфы укучылары "Кидспейс" – балалар шәһәрчегендә булып кайттылар.
Нәни укучылар шәһәрчектә төрле һөнәрләр белән таныштылар. Яңа ел чыршысы янында вакытларын күңелле һәм файдалы уздырдылар. Баллы күчтәнәчләр һәм яхшы кәеф алып кайтып киттеләр. -
Кышкы могҗиза 22.12.2023

Гимназиябездә Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә. 1 нче декабрьдән 20 нче декабрьгә кадәр, 1-4 нче сыйныфлар арасында, “Кышкы могҗиза” исемле кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Чарада барлык сыйныфлар да актив катнаштылар. Берсеннән-берсе матур уенчыклар һәм декоратив әйберләр күргәзмәнең бизәге булдылар.
-
Яңа ел чыршысын бизәдек 22.12.2023

Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә.
22 нче декабрь көнне югары сыйныф укучылары Яңа ел чыршысын бизәделәр.













