Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Фән" бәйгесе нәтиҗәсе 21.12.2023

18 нче сентябрьдә “Фән” республика бәйгесе үткәрелде.
1-4 нче сыйныф укучылары “Фән дөньясын өйрәнәм” номинациясендә көч сыныштылар.Укучыларга үзләре белгән фәнни факт турында кызыклы итеп сөйләргә кирәк иде.
Гимназиябез укучысы Данилова Софья финалист дипломы белән бүләкләнде. -
Яңа ел бәйрәменә стена газеталары чыгардык 20.12.2023

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Үткән елга йомгак ясап, яңа елга яңа өметләр баглап, өлкәннәр дә, балалар да күркәм бәйрәмне каршыларга җыена. Шәһәр урамнарында аллы-гөлле утлар яна, чыршылар күз явын алырлык итеп бизәлгән, кар hәм боз сыннары ясалган, бар җирдә ниндидер сихрилек, бәйрәм рухы сизелә...
Гимназиябездә дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Укучылар сыйныф бүлмәләрен бизиләр, кул эшләнмәләре, стена газеталары ясыйлар, чыгышлар әзерлиләр.
Һәр сыйныф яңа елга багышланган стена газеталары чыгара. Эшләрнең барысы да эчтәлекле һәм мавыктыргыч. Редколлегия членнары бик тырышып, чын күңелдән искиткеч газеталар чыгарганнар. Бүген әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылды.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 18.12.2023

Бүген, 18 нче декабрь көнне, гимназиябездә “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” циклыннан чираттагы сыйныф сәгате узды. Бу юлы сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре үзләренең укучылары белән “Безнең заман геройлары” дигән темага әңгәмә алып бардылар.
Укучылар Ватаныбыз геройлары, батырлык сүзенең мәгънәсе турында фикер алыштылар.
-
«Qazan Quiz» уенында катнаштылар 16.12.2023

16 нчы декабрь көнне гимназиябез кызлары Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган «Qazan Quiz» уенында катнаштылар. Бу чарада кызлар инде 3 нче ел рәттән катнашалар.
Беренче өлештә укучылар спикерларны тыңладылар. Ә икенче өлештә «Qazan Quiz» интеллектуаль уенында катнаштылар, үзләре проектлар уйлап чыгардылар.
Нәтиҗәдә кызларыбыз үз төркемнәре белән 2, 5 нче урыннар яуладылар.
-
Дүрт аяклы дусларга ярдәм итик 15.12.2023

Гимназиябездә Алдынгылар хәрәкәте уңышлы эшләп килә. Хәйрия юнәлешендә шөгыльләнүче укучылар, йортсыз хайваннарга ярдәм итү максатыннан, акция оештырдылар. Укучылар бик теләп этләр өчен азык алып киләләр. Акция киләсе атнага кадәр дәвам итәчәк.
-
Дөрес туклану 15.12.2023

Гимназиябездә Дөрес туклану атналыгы дәвам итә. Бүген укучылар арасында рәсемнәр һәм плакатлар бәйгесе үтте. Укучылар берсеннән-берсе матур һәм эчтәлекле эшләр тапшырдылар.
Сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару ярдәмендә төрле авыруларны кисәтергә, күркәм кыяфәтне, физик һәм рухи активлыкны саклап калырга мөмкин. Продуктларның төрлелеге, баланслаштырылган рацион, файдалы һәм тәмле булуы – сәламәт туклануның нигезләре. -
Әйдәгез кошларны ашатыйк 15.12.2023

Салкын кышларны кичү кешеләргә дә җиңел түгел, ә кечкенә җан ияләре – кошларга бу ел фасылын исән-имин чыгу аеруча кыен. Аларга ярдәм итәргә, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кечкенәдән өйрәтү мөһим.
Бүген гимназиябез укучылары “Әйдәгез кошларны ашатыйк” акциясендә катнаштылар. Кышлаучы кошлар өчен бик матур җимлекләр ясап алып килделәр. Әлеге эшләрдән күргәзмә дә оештырылды. Тиздән җимлекләргә урыннар биреләчәк. -
Бөек Ватан сугышы буенча тест 15.12.2023

Бүген югары сыйныфларда Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест узды.
Тестны үткәрү - Русия Федерациясе гражданнарына, чит илләрдә яшәүче ватандашларга Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә этәргеч бирү генә түгел. Бу дәүләт власте органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының тарихи грамоталылыкны саклау проблемаларына игътибарын җәлеп итү дә. -
Дөрес туклану 14.12.2023

Бүген гимназиябез укучылары “Дөрес туклану” темасына караган китаплар белән таныштылар. “Дөрес туклану формуласы” китабы – ул туклану серләрен ача торган иң яхшы китапларның берседер, мөгаен.
Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.
Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. -
Нәрсә? Кайда? Кайчан? 14.12.2023

“Коррупциягә каршы көрәш” атналыгы дәвам итә.
Бүген гимназиябездә коррупция темасына “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены оештырылды. Уенда 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар 20 сораудан торган биремнәрне башкардылар. Сорауларга җавап бирергә сыйныф сәгатьләре вакытында үзләштерелгән материаллар ярдәм итте.













