Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел 27.01.2024

1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 80 ел тулды. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Шул уңайдан бүген гимназиябездә бердәм дәресләр үтте. Укучылар фильмнар карадылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Ватандашларыбызның батырлыгын оныту мөмкин түгел!
-
Холокост корбаннарын искә алу көне 27.01.2024

Холокост корбаннары көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген сыйныф җитәкчеләре әлеге темага сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Укучылар шул дәһшәтле еллар, корбаннар, әлеге лагерь тарихы белән якыннан таныштылар, фикер алыштылар.
-
Музыка аша бердәмлек 27.01.2024

Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдыган термин булып санала. 1933-1945 елларда Европаның 60 процент еврей милләте халкы системалы төстә эзәрлекләүләргә дучар булганнар. Советлар Союзы территориясендә 2 млн.900 меңгә якын еврей милләте кешесе һәлак булган.
2005 елның 1 январендә БМО Генераль Ассамблеясы 27 январь көнен Халыкара Холокост корбаннары көне буларак һәр елны билгеләнеп үтәчәге турында 60/7 резолюциясен кабул итте.
27 январь көнендә Совет армиясе 1945 елда Польшадагы иң зур нацистларның үлем лагере Освенцим-Биркенауны азат иттеләр, шуңа күрә нәкъ менә шул көн Холокост корбаннары көне булып сайланды. Бу лагерьда төрле исәпләр буенча 1,5тән 2,2 млн.-га чаклы кеше һәлак булган.
Шул уңайдан музыка укытучысы Фәридә Шамилевна “Музыка аша бердәмлек” чарасы оештырды. Укучылар “Фашизм һәм сугыш корбаннары” симфониясе һәм №21 “Каддиш” симфонияләрен тыңладылар һәм килеп туган образларны кәгазьгә төшерделәр.
-
Минем гаиләм – минем горурлыгым 27.01.2024

Бүген гимназиябездә Гаилә елына багышланган “Минем гаиләм – минем горурлыгым” проектлар бәйгесе үтте. Укучылар берсеннән-берсе матур, эчтәлекле эшләр тапшырдылар. Һәр укучы үз гаиләсе, шәҗәрәсе турында бик матур итеп сөйләде.
-
2024 ел - Гаилә елы 27.01.2024

2024 нче ел – Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бүген гимназиябездә барлык сыйныфларда сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар гаилә, туганлык җепләре, гаилә мөнәсәбәтләре темасына фикер алыштылар.
-
Россия - минем горизонтларым 25.01.2024

“Россия - минем горизонтларым” дәрестән тыш эшчәнлек курсында “Сәламәт Россия: илебезнең медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсе һөнәрләре” темасына һөнәри юнәлеш бирү дәресе уздырылды. Бүген укучылар медицина, дару ясау өлкәсе белән бәйле һөнәрләр белән якыннан таныштылар. Үзара фикер алышып, викторинада катнаштылар.
-
Блокада икмәге 25.01.2024

27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, каһарман шәһәр фашист камавыннан азат ителә.
Башлангыч сыйныфларда “Блокада икмәге” дип исемләнгән акциясе үтте.
Әлеге акция Бөек Ватан сугышының гомум халыкка алып килгән кайгысы фонында тоташ бер олы, аерым шәһәрнең фаҗигасен ачык чагылдыра. Безнең буын һәм бездән соң килгән яшьләр бу каһарманнарны хәтерли икән, димәк алар ил халкы йөрәгендә яши.
“Блокада икмәге” чарасында катнашучы балаларга дошман камавында калган Ленинградта икмәк алырга хокук биргән карточкалар күрсәтелде.
Чара ахырында укучыларга акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк күрсәтелде. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма.
-
Волейбол ярышы тәмамланды 25.01.2024

Бүген гимназиябездә волейбол турниры финалы узды. Чарада 9-10 сыйныфлар көч сынашты.
Катнашучылар бик матур һәм командалы уен күрсәттеләр.
Шушы көннәрдә узган ярышларга да нәтиҗәләр ясалды һәм командалар грамоталар белән бүләкләнде.
Бүгенге уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – 9а сыйныфы;
2 урын – 10а сыйныфы;
3 урын – 9б сыйныфы.
Укучыларга алга таба да уңышлар телибез һәм башка ярышларда да актив катнашырлар дигән теләктә калабыз!
-
Холокост корбаннары көне 25.01.2024

27 гыйнвар – Халыкара холокост корбаннары көне
Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдыган термин булып санала. 1933-1945 елларда Европаның 60 процент еврей милләте халкы системалы төстә эзәрлекләүләргә дучар булганнар. Советлар Союзы территориясендә 2 млн.900 меңгә якын еврей милләте кешесе һәлак булган.
Бу көннәрдә гимназиябездә шушы истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре уза.
-
Волейбол турниры дәвам итә 24.01.2024

Спорт – ул көч һәм сәламәтлек чыганагы. Гимназиябез укучылары да спорт белән шөгыльләнергә яраталар.
Бүген 8 сыйныфлар арасында волейбол ярышлары үтте. Укучылар бик теләп чарада катнаштылар.
Уен нәтиҗәләре:
1 урын – 8б;
2 урын – 8в.
Укучыларны алга таба да спорт ярышларында актив катнашырга чакырабыз.













