Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
2019 нчы ел “Һөнәр елы” 01.10.2018

Гимназиядә “Дулкын” радиосы уңышлы эшләп килә. Һәр дүшәмбе радиоэфирда график буенча сыйныф сәгате вакытында укучылар чыгыш ясый. Алар атналык нәтиҗә ясыйлар, яңалыклар белән таныштырып үтәләр.
Бүген, 1 нче октябрь көнне, 9 нчы “В” сыйныф укучылары радиоэфирда чыгыш ясадылар. Узган атнага нәтиҗә ясадылар һәи иң мөһим мәгълүмат җиткерделәр. Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миннеханов указы белән 2019 нчы ел “Һөнәр елы” дип игълан ителде. Чөнки 2019 нчы елда “WorldSkills Kazan 2019» һөнәри осталык халыкара чемпионаты узачак.
Безнең гимназия шул грандиоз чарадан читтә калмаячак. «One school — one country» проектында Белоруссия һәм Кытайдан килгән катнашучыларны каршы алачак. -
Бәйрәмнәргә әзерлек 28.09.2018

Гимназиябездә мероприятияләр еш уздырыла. СНТга багышлау, укытучылар бәйрәменә һәм ветераннар белән очрашу тантанасына әзерләнүләр дәвам итә.
-
Укытучылар арасында волейбол буенча турнирга әзерлек 28.09.2018

Гимназиябездә укытучылар арасында волейбол буенча турнирга әзерлек башланды.
Укытучыларыбызга алдагы ярышта кыюлык, җитезлек һәм уңышлар теләп калабыз! -
Волейбол буенча район турниры 28.09.2018

Бүген гимназиябезнең 8-9 сыйныф егетләре, волейбол буенча район турнирында, 3 нче гимназия укучылары белән көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Исәп: 5:2. Гимназиябез егетләре җиңүче булып кайттылар! Афәрин!
-
Физкультура дәресләреннән ГТО нормативларын тапшыруга әзерлек 27.09.2018

Физкультура дәресләреннән ГТО нормативларын тапшыруга әзерлек дәвам итә.
-
«Туган якны өйрәнү» музеена экскурсия 26.09.2018

Бүген, 26 нчы сентябрь көнне, 1 “Б” башлангыч сыйныф укучылары «Туган якны өйрәнү» музеена экскурсиягә бардылар.
Тарих укытучысы Алсу Талгатовна нәни укучыларыбызны яңа татар бистәсе тарихы белән таныштырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Музеебызның кызыклы экспонатларын куреп таң калдылар. -
Физкультура дәресләреннән ГТО нормативларын тапшыруга әзерлек 26.09.2018

Буген, 26 нчы сентябрь көнне, физкультура дәресләреннән ГТО нормативларын тапшыруга әзерлек башланды. Укучылар бүгеннән йөгерү нормаларын тапшыра башладылар.
-
СНТга багышланган тантанага әзерлек 26.09.2018

Буген, 26 нчы сентябрь көнне, 5 нче сыйныфлар СНТга багышлау тантанасына әзерленделәр. Бәйрәмдә сөйләнәчәк шигырьләрне, девизларны, антларны кабатладылар.
-
Футбол турнирлары дәвам итә 26.09.2018

Гимназиядә футбол буенча турнирлар дәвам итә. Бүген, 26 нчы сентябрь көнне, гимназиядә футбол буенча турнир узды. Уенда 7 нче “Б” һәм 6 нчы “В”, 8 нче ”Б” һәм 9 нчы “Б”, 8 нче ”А” һәм 9 нчы “А” сыйныфлары көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
7 нче “Б” һәм 6 нчы “В” сыйныфлары арасында җиңүче 6нчы “В”. Исәп (1:2).
8 нче ”Б” һәм 9 нчы “Б” сыйныфлары арасында җиңүче 8 нче “Б”. Исәп (2:1).
8 нче ”А” һәм 9 нчы “А” сыйныфлары арасында җиңүче 9 нчы “А”. Исәп (1:2).
Укучы егетләребезгә алдагы ярышларда уңышлар телибез! -
Футбол турнирлары дәвам итә 25.09.2018

Гимназиябездә футбол буенча турнирлар дәвам итә. Бүген, 25 нче сентябрь көнне, гимназиядә футбол буенча турнир узды. Уенда 5 “В” һәм 6 “А”, 7 нче ”А” һәм 6 нчы “В” сыйныфлары көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
5 нче “В” һәм 6 нчы “А” сыйныфлары арасында җиңүче – 5 нче “В” сыйныфы. Исәп (5:2).
7 нче ”А” һәм 6 нчы “В” сыйныфлары арасында җиңүче – 7 нче “А” сыйныфы. Исәп (3:2).
Барлык укучы егетләребезгә алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз!













