• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

“Изге эшләр атналыгы”

Опубликовано: 25.10.2019

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк.
(Р.Миңнуллин)
Р.Миңнуллинның әлеге сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Кешеләргә изгелек кылучы зат – ул игелекле кеше. Игелекле булу ул – шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны – игелеклелек җимешләрен салырга тели.
Гимназиябездә үткәрелгән “Изге эшләр атналыгы” да һәркайсыбызны яхшы гамәлләр кылырга чакыра. Биредә укучыларыбыз махсус тартмага үзләренең изге эшләр исемлеген сала алды. Изге эшләр исемлекләрендә иң еш очраган эшләр ул – өлкән яшьтәгеләргә юл аркылы чыгарга булышу, аларның авыр сумкаларын алып кайтырга ярдәм итү, урамдагы эт-мәчеләрне, кошларны ашату һ.б. Бу – изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләр дә изгелеккә мисал булып бара. Шуңа да без укучыларыбызның әлеге эшләре өчен сөенәбез һәм яхшы күңелле кеше булулары белән горурланабыз. 



К списку новостей