Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Күңелле стартлар 10.10.2018

Балачак – иң күңелле, рәхәт чор. Һәр кешенең күңелендә башлангыч сыйныфта укыган мизгелләр аерым урын алып тора. Әлеге чор яңа белемнәр алу белән генә түгел, ә күңелле вакыйгалары белән дә истә кала.
Бүген, 10 нчы октябрь көнне, 2 нче сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” ярыш-уены узды. Укучылар төрле уеннарда үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 2 нче В сыйныфы;
2 нче урын – 2 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – 2 нче А сыйныфы. -
Футбол буенча район турниры 09.10.2018

Бүген, 9 нчы октябрь көнне, гимназиябезнең 8-9 нчы сыйныф егетләре, футбол буенча район турнирында, 5 нче лицей укучылары белән көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Исәп: 2 : 5.
-
Беренче билгеләр һәм аларга ничек карарга 08.10.2018

Бүген, 8 нче октябрь көнне, гимназия психологы 2 нче “Б” сыйныф укучылары белән “Беренче билгеләр һәм аларга ничек карарга” дигән темага әңгәмә уздырды
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы Сезнең кулларда, хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез, олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен зур рәхмәт!
Укытучылар көне белән! -
Укытучылар көненә багышланган концерт 05.10.2018

Бүген, 5 нче октябрь көнне, гимназиядә укытучылар көненә багышланган концерт узды. Укучыларыбыз кичә өчен вальс, бию, җырлар әзерләделәр.
-
Футбол буенча район турниры 04.10.2018

Бүген, 4 нче октябрь көнне, гимназиябезнең 8-9 сыйныф егетләре, футбол буенча район турнирында, 51 нче мәктәп укучылары белән көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Исәп: 4 : 2. Гимназиябез егетләре җиңүче булып кайттылар, полуфиналга чыктылар! Афәрин! Алдагы ярышларда уңышлар, нык сәламәтлек теләп калабыз.
-
Җиңел атлетика буенча район кроссы 04.10.2018

Бүген, 4 нче октябрь көнне, 8 нче сыйныф малайлары җиңел атлетика буенча район кроссында катнаштылар.
Спорт белән дус булыйк! -
Көз ул - күңел халәте! 03.10.2018

Көз - матур һәм табигать хәзинәләренә бай ел фасылы. Шушындый гүзәл ел фасылында гимназиядә көз темасына бәйләнешле иҗади конкурслар уздыру матур традициягә әйләнде. Укучыларыбызның фантазияләре шундый бай. Һәрбер сыйныф укучылары актив катнаштылар, рәсемнәр, кул эшләре алып килделәр.
-
Җиңел атлетика буенча район кроссы 03.10.2018

Бүген, 3 нче октябрь көнне, 8 нче сыйныф кызлары җиңелатлетика буенча район кроссында катнаштылар.
Бүген генә түгел, башка көннәрдә дә спорт белән дус яшик, сәламәт булыйк! -
Футбол буенча район турниры 02.10.2018

Бүген гимназиябезнең 8-9 сыйныф егетләре, футбол буенча район турнирында, 13 нче мәктәп укучылары белән көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Исәп: 3:1. Гимназиябез егетләре җиңүче булып кайттылар! Афәрин! Алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз.













