Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Әниләр көненә багышлап... 01.12.2018

Гимназиядә әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Бүген 3 нче “А” сыйныфында да әлеге бәйрәмгә багышланган концерт үткәрелде. Укучылар әниләренә багышлап, җырлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Бәйрәмгә килгән һәр әни үз баласы өчен куанып, шатланып утырды.
-
СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2018

Бүген, 1 нче декабрь көнне, югары сыйныф укучылары өчен биология дәресен СПИДка каршы көрәш көненә багышлап үткәрделәр. Укучылар әлеге яман чир, аннан саклану чаралары, аңа каршы көрәш турында сөйләштеләр.
-
Намуслы булып яшәргә кирәк! 30.11.2018

Коррупциягә тискәре караш тәрбияләү максатыннан, гимназия китапханәсендә “Намуслы булып яшәргә кирәк!” темасына күргәзмә оештырылды. Кече яшьтән үк без балаларны намуслы, кешелекле, гадел булырга ялганламаска, көчсезләрне рәнҗетмәскә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Киләчәктә әлеге сыйфатлар балаларга илнең тәртипле гражданины булырга ярдәм итәчәкләр. Тәрбия процессында китаплар иң төп урынны алып торалар. Матур әдәбият укып үскән бала киләчәктә үзендә дә шул яхшы сыйфатларны булдырырга тырыша.
-
Әниләр бәйрәменә багышланган кичә 30.11.2018

Бүген, 30 нчы ноябрь көнне, әниләр бәйрәменә багышланган кичә булып узды. 2 нче сыйныф укучылары әни, дәү әниләренә концерт куйдыйлар. Әниләргә багышланган эчтәлекле, матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, һәм әниләренә бүләк тә бирделәр.
-
Башлангыч сыйныфлар декадасы дәвам итә 29.11.2018

Гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә.
Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, 3 “В” сыйныфында рус теленнән ачык дәрес узды. Чара “Правописание слов с непроизносимыми согласными в корне” темасына үткәрелде.
Ачык дәрес бик уңышлы, кызыклы, нәтиҗәле үтте. -
Ачык дәресләр атнасы 29.11.2018

Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, 2 “В” сыйныфында рус теленнән ачык дәрес узды. Чара “Составление рассказа по репродукции и опорным словам
картины А.С Степанова “Лоси” ” темасына үткәрелде.
Ачык дәрес бик кызыклы үтте. -
Нәрсә ул экономика? 29.11.2018

Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, 2 “Б” сыйныфында тирә-юнь фәненнән ачык дәрес узды. Чара “Нәрсә ул экономика?” темасына үткәрелде.
Ачык дәрес бик кызыклы һәм нәтиҗәле үтте. -
Гөмбәләр патшалыгында 28.11.2018

Гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә.
Бүген, 28 нче ноябрь көнне, 3 “В” сыйныфында тирә-юнь фәненнән ачык дәрес узды. Чара “Гөмбәләр патшалыгында” темасына үткәрелде. Укучылар гөмбәләр белән таныштылар, аларның файдасы турында күп мәгълүмат белделәр. Интрактив тактада кызыклы биремнәр чиштеләр.
Ачык дәрес бик уңышлы, кызыклы, нәтиҗәле үтте. -
Башлангыч сыйныфлар декадасы башланып китте 27.11.2018

Дүшәмбедән гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Бу көннәрдә ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар уза.
Бүген, 27 нче ноябрь көнне, 2 А сыйныфында рус теле дәресеннән ачык дәрес узды. Чара “Согласный звук [й] и буква и краткое” темасына үткәрелде. Укучылар әлеге темага караган кызыклы биремнәр эшләделәр, дәрестә актив катнаштылар. -
Үсеш Уңыш Осталык 26.11.2018

Бүген, 26 нчы ноябрь көнне, актлар залында, югары сыйныф укучылары өчен (8-11 нче сыйныф), “Үсеш Уңыш Осталык” үзәгенең генераль директоры психолог Капустина Ольга Борисовна белән әңгәмә узды. Әлеге чара укучыларга киләчәктә һөнәр сайлау өчен ярдәм йөзеннән оештырыла.













