Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Күңелле стартлар 24.12.2018

Бүген, 24 нче декабрь көнне, 1 нче сыйныфлар арасында, Яңа ел бәйрәменә багышланган күңелле стартлар ярышлары узды. Нәни укучыларыбыз барлык төр уеннарда актив катнаштылар. Бар яктан да өлгер, җитез булуларын күрсәттеләр.
-
Игелек дәресләре узды 24.12.2018

Бүген, 24 нче декабрь көнне, барлык сыйныфларда “Игелек дәресләре” узды. Укучылар Санкт-Петербург шәһәренең К.К. Грот исемендәге 1 нче интернат-мәктәбе турында документаль фильм карадылар. Укучылар начар күрүче яки бөтенләй күрмәүче балаларның тормышы белән якыннан таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар белделәр.
-
Яңа Татар бистәсендә чыршы бәйрәме 24.12.2018

Бүген, 24 нче декабрь көнне, Яңа Татар бистәсендә чыршы бәйрәме узды. Буранлы һава торышы булуга карамастан, безнең гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары да әлеге күңелле бәйрәмдә булып кайттылар.
-
Математик викторина 24.12.2018

Бүген, 24 нче декабрь, көнне 7 нче сыйныфлар арасында математика фәненнән викторина узды. Уен математика укытучылары Бодров Р.Г. һәм Хәкимҗанов Р.Р. укыткан сыйныфлар арасында узды. Укучылар кызыклы биремнәр, мәсьәләләр, ребуслар чиштеләр, сорауларга төгәл, матур, тулы җаваплар кайтардылар.
-
Икеләтә бәхет 21.12.2018

Башлангыч сыйныф укучылар, кечкенә булуларына карамастан, гел хәрәкәттә, яңалык эзләүдә.
2 нче А сыйныфы укучылары кытай теле дәресендә, үз куллары белән, “Икеләтә бәхет” иероглифлары ясадылар. Әлеге иероглифларның тарихы белән таныштылар. -
Кыш бабайга хат 21.12.2018

Яңа ел алды һәр бала өчен, хәтта зурлар өчен дә, сихри чор. Күңел ниндидер могҗизалар, күңелле вакыйгалар, якты кичерешләр көтә. Нәкъ менә шушы вакытта балалар Кыш бабайга хат язалар. Үзләренең иң эчкерсез теләкләрен җиткерәләр.
Шул уңайдан 2 нче сыйныфларда “Кыш бабайга хат” проекты оештырылды. Укучылар берсеннән-берсе матур, бизәкле хатлар язып алып килделәр. -
Ата-аналар җыелышы узды 20.12.2018

20 нче декабрь көнне гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. 2018-2019 нчы уку елының беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясалды, алга таба планнар билгеләнде. Сыйныфта булган проблемалар һәм аларны чишү юллары каралды.
-
Музейга сәяхәт 20.12.2018

Бүген, 20 нче декабрь көнне, 5 нче А сыйныфы укучылары “Пушечный двор” музеена сәяхәт кылдылар. Борынгы чорлардан килгән төрле туплар, коралларны күрү, аларның тарихын ишетү укучылар өчен бик кызыклы булды. Бу көнне алган кичерешләр бик озакка укучылар күңелендә сакланыр.
-
"Иң яхшы стена газетасы" бәйгесе нәтиҗәләре 19.12.2018

Бүген, 19 нчы декабрь көнне, “Иң яхшы стена газетасы” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
“Иң үзенчәлекле стена газетасы” номинациясе:
1 нче урын – 6 нчы В һәм 5 нче Б сыйныфлары;
2 нче урын – 9 нчы А һәм 9 нчы Б сыйныфлары;
“Яңа елның сихри рухы” номинациясе:
1 нче урын – 6 нчы А һәм 10 нчы А сыйныфлары;
2 нче урын – 5 нче А һәм 5 нче В сыйныфлары;
“Исәнме, әкият!” номнациясе:
1 нче урын – 6 нчы Б һәм 7 нче Б сыйныфлары;
2 нче урын – 8 нче Б һәм 9 нчы В сыйныфлары. -
Кем тизрәк?! 19.12.2018

Гимназиядә математика атналыгы дәвам итә. Шул сәбәпле бик күп дәрестән тыш чаралар, ачык дәресләр үтә. Укучыларны әлеге чараларга җәлеп итү йөзеннән, экранда һәр көнне укучылар өчен математик мәсьәләләр бирелә.
Кадерле укучылар! Математика иң кирәкле, иң төп фәннәрнең берсе. Шуңа күрә ял вакытында да үз белемнәрегезне сынарга чакырабыз!













