Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Игелек дәресләре узды 12.11.2018

Бүген, 12 нче ноябрь көнне, барлык сыйныфларда Игелек дәресләре узды. Сыйныф сәгатьләре 13 нче ноябрь - Бөтендөнья игелек көненә багышланган иде.
Дәресләрдә әлеге көннең тарихы, ничек билгеләп үтелүе, аның символлары турында сөйләнде. Һәр укучы үзенең игелекле эшләре турында сөйләде, башкаларны да яхшылык кылырга өндәде.
Кадерле укучылар! Игелекле, яхшы эшләрне аерым көннәрдә генә эшләмичә, һәр көнебезне башкаларга игътибарлы булып, изгелек белән уздырсак иде! -
Баскетбол ярышлары башланып китте 12.11.2018

Бүген, 12 нче ноябрь көнне, 8-11 нче сыйныф егетләре арасында баскетбол ярышлары башланып китте. Бәйгеләр 12-14 нче ноябрь көннәренә билгеләнгән.
Укучы егетләребезне бәйгеләрдә актив катнашырга чакырабыз! -
Россия беренчелеге ярышлары 11.11.2018

Бүген, 11 нче ноябрь көнне, Чебоксар шәһәрендә каратэ буенча Россия беренчелеге бәйгесе узды. Әлеге чара Европага баручылар исемлеген барлау өчен оештырыла.
Ярышта безнең гимназия укучылары, башка катнашучылар белән берлектә, Татарстан Республикасын тәкъдим иттеләр.
Укучыларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез! -
Волейбол буенча икенче урын 09.11.2018

Бүген, 9 нчы ноябрь көнне, безнең гимназия һәм 98 нче мәктәп укытучылары арасында волейбол турниры узды. Волейбол кырында бик кызу көрәш барды. Уен 3:2 исәбе белән, 98 нче мәктәп файдасына тәмамланды. Безнең укытучылар Вахитов районы буенча 2 нче урынга лаек булдылар. Алда безне ярымфинал көтә.
Укытучыларыбызга уңышлар теләп калабыз! -
Волейбол уены узды 07.11.2018

Бүген, 7 нче ноябрь көнне, безнең гимназия укытучылары 96 нчы гимназия мөгаллимнәре белән волейбол буенча көч сынаштылар. Уенда безнең укытучылар җиңү яуладылар. Исәп: 3:0.
Укытучыларыбызга алдагы уннарда уңышлар теләп калабыз! -
Казан кубогы 06.11.2018

Бүген, 4 нче ноябрь көнне, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Бөтенроссия РСБИ Казан кубогы турниры узды. Әлеге бәйгедә безнең гимназия укучылары да катнашты. Алар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
1 нче урын - Әхмәдуллин Р.
2 нче урын – Фаткуллин М. Һәм Ибушев Ж.
3 нче урын – Безруков М.
Укучы егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз! -
Россия- минем тарих 31.10.2018

Бүген, 31 нче октябрьдә, 5 нче “А” сыйныф укучылары Алсу Талгатовна җитәкчелегендә Казан ярминкәсе территориясендә урнашкан Тарихи паркка экскурсиягә бардылар. Чара “Россия – минем тарих” темасына багышланган.
-
Юл хәрәкәте иминлеге көне
30.10.2018
30 нчы октябрь көне гимназиядә “Юл хәрәкәте иминлеге көне” дип игълан ителде. Сыйныф җитәкчеләре каникуллар алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерә торган чаралар уздырдылар. Ата-аналар җыелышында да әлеге тема яктыртылды.
-
Россия - минем тарихым 30.10.2018

Бүген, 30 нчы октябрь көнне, Казан ярминкәсе территориясендә урнашкан Тарихи паркның туган көне үткәрелде. Чара “Россия – минем тарихым” темасына багышланган иде. Анда тарихи квестлар, мастер-класслар, иҗат коллективлары чыгышлары күрсәтелде. Әлеге искиткеч, кызыклы чарада безнең гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары да булып кайттылар. Әлеге кичерешләр укучылар күңелендә озак сакланыр!
-
Ата-аналар җыелышы узды
30.10.2018
Бүген, 30 нчы октябрь көнне, гимназиядә ата-аналар җыелышлары узды. “Куркынычсызлык бар нәрсәдән дә өстен!”, “2018-2019 нчы уку елының 1 нче чирегенә сыйныф өлгереше анализы” темаларына үткәрелде. Җыелышта укучыларның куркынычсызлыгы, проблемалы моментлар һәм 1 нче чирек өлгереше каралды.













