Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена сәяхәт
Опубликовано: 31.10.2019
Ни өчен без балаларны музейга алып барабыз? Беренче сәбәбе булып, әлбәттә, аның биредә ниндидер яңалык белүе тора. Кеше турында булсынмы ул, планета хәрәкәте яки эволюция теориясе булсынмы, һәм бу очракта без, барыннан да элек, табигый-фәнни музейларны күз алдында тотабыз.
Сәнгать музейлары өчен беренче планга әлеге максатлар чыга: без балага мәдәниятнең байлыгын һәм төрлелеген, аның эстетик зәвыгын күрсәтергә телибез, ягъни, ахыр чиктә, баланың акылына гына түгел, эчке, рухи дөньясына да мөрәҗәгать итәбез.
Шушы максат кысаларында гимназиябез укучылары да музейларга еш баралар. Мәсәлән, бүген, 31 октябрь көнне, 6 “Б” сыйныфы Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә һәм “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә булып кайттылар.
Бүгенге көндә Заманча сәнгать галереясе – заманча сәнгать юнәлешендә эшләүче Казандагы иң эре күргәзмә мәйданчыгы. Тамашачыларга өч катлы, алты күргәзмә урыны, лекторий, балалар арт-мәйданчыгы, мультимедиа мөмкинлекләре булган – мең ярым квадрат метрдан артык мәйдан тәкъдим ителде. Ә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә укучылар төп экспонатларны – Татарстан рәссамнарының һәм сынчыларының сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен күрә алдылар. Балалар галереядә күренекле рәссамнарның бер урынга тупланган сирәк очрый торган иҗат хезмәтләрен күрә ала.
К списку новостей













