Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Ватан геройлары көне 10.12.2018

9 нчы декабрь көнне – “Ватан геройлары көне” билгеләп үтелә. 1769 нчы елда Екатерина II тарафыннан иң югары хәрби бүләк - Изге Георгий Ордены бирелә башлый.
Әлеге истәлекле датаны истә тотып, бүген, 10 нчы декабрь көнне, барлык сыйныфларда “Ватан геройлары көне” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар әлеге югары бүләкнең тарихы, аның кемнәргә бирелүе, аның бүгене көндәге әһәмияте белән таныштылар. -
Театр - яктылыкка, нурга илтә! 08.12.2018

1906 нчы елның 22 нче декабрендә Казанда Яңа клубта беренче тапкыр киң катлау тамашачылары өчен губернатор рөхсәте белән студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедияләре уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә. Ә декабрь аен татар театры айлыгы дип өйрәтәләр.
Шул уңайдан, 8 нче декабрьдә 9 нчы А сыйныфы укучылары Татар театры туган көненә багышлап, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрына экскурсиягә бардылар. Алар драматург Т.Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектаклен карадылар. Кешенең күңел күзе, табигать һәм кеше мөнәсәбәләрен тирән ачуы белән спектакль укучыларга бик ошады.
-
Игътибар! Конкурс! 05.12.2018

5-11 сыйныф укучыларын "Иң шәп Яңа ел стена газетасы!" бәйгесендә катнашырга чакырабыз.
Эшләрне кабул итү: 13 нче декабрь көнне 6 нчы дәрестән соң, актлар залы.
Нәтиҗәләр чыгару: 14 нче декабрь. -
Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә 05.12.2018

Гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә.
Бүген, 5 нче декабрь көнне, 2 нче сыйныф укучылары арасында, А.С. Пушкин әкиятләре буенча викторина узды. Укучылар “Алтын балык”, “Алтын әтәч”, “Диңгез култыгы” командаларына бүленеп көч сынаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 2 нче “А” сыйныфы;
2 нче урын – 2 нче “Б” сыйныфы;
3 нче урын – 2 нче “В” сыйныфы.
Нәни укучыларыбызны алга таба да гимназия тормышында актив катнашырга чакырабыз! -
Башлангыч сыйныфлар атналагы 05.12.2018

Гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген, 5 нче декабрь көнне, 4 нче сыйныф укучылары арасында математик брейн ринг узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын - 4 “А”;
2 нче урын - 4 “В”;
3 нче урын - 4 “Б”.
Котлыйбыз! -
Волейбол уены узды 04.12.2018

Бүген, 4 нче декабрь көнне, безнең гимназия укытучылары 88 нче мәктәп мөгаллимнәре белән волейбол ярышында көч сынаштылар. Әлеге турнирда безнең укытучылар 3:2 исәбе белән җиңү яуладылар.
Спорт сөюче укытучыларыбызны җиңү белән тәбрик итәбез!
-
Игътибар! Конкурс! 04.12.2018

Хөрмәтле 1-4 нче сыйныф җитәкчеләре!
Менә сагындырып кыш та килеп җитте, җиргә кар ятты. Тиздән күңелле Яңа ел бәйрәме дә килеп җитәчәк.
Күп кенә гаиләләрдә, Яңа ел бәйрәменә әзерләнү вакытында башкарыла торган, төрле гореф-гадәтләр бар. Кемнәрдер үз куллары белән яңа ел уенчыклары ясый, кемнәрдер бүлмәне бизәү өчен яңадан-яңа предметлар уйлап таба. Әлеге чаралар әти-әниләр белән балаларны якынайталар, иҗати ялкын кабызалар, кул эшләренә мәхәббәт уяталар.
Барлык укучыларны Яңа ел бәйрәменә баышланган кул эшләре бәйгесендә катнашырга чакырабыз. “Тылсымлы Яңа ел” бәйгесендә түбәндәге номинацияләрдә катнашырга була:
1 нчы сыйныфлар: “Иң үзенчәлекле кар бөртеге”;
2 нче сыйныфлар: “Иң гүзәл чыршы”;
3 нче сыйныфлар: “Иң кызыклы уенчык”;
4 нче сыйныфлар: “2019 нчы ел символы”.
Эшләрне кабул итү: 11 нче декабрь көнне 6 нчы дәрестән соң, актлар залы.
Нәтиҗәләр чыгару: 12 нче декабрь. -
Ә син рус телен яхшы беләсеңме? 04.12.2018

Башлангыч сыйныфлар декадасы дәвам итә. Бүген, 4 нче декабрь көнне, 3 нче сыйныфлар арасында, рус теле фәненнән, интерактив уен узды. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар вакытында укучылар рус теле фәненнән белемнәрен күрсәттеләр, вакытларын күңелле уздырдылар.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2018

Бүген, 3 нче декабрь көнне, Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Бөек Ватан сугышында батырларча халәк булган, ләкин шәхесе ачыкланмаган солдатларга багышлана. Сыйныф сәгатьләрендә укучылар Бөек Ватан сугышы, ул китергән югалтулар, солдатлар тормышы турында әңгәмә оештырдылар.
-
Игелекле бул! 03.12.2018

Бүген, 3 нче декабрь көнне, Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм көне уңаеннан сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар үзенчәлекле кешеләр, алар алдында килеп туган каршылыклар турында сөйләштеләр. Уеннар ярдәмендә үзләрен алар урынына куеп карадылар. Социаль видеороликлар карап, әлеге темага фикер алыштылар.
Кадерле укучылар! Истәлекле даталарда гына түгел, көн саен игелекле, олы йөрәкле, башкаларга карата игътибарлы булыйк!













