Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Ут чәчәге 16.05.2019

Гимназиябезнең 9 нчы А һәм В сыйныфы укучылары Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар теартында “Ут чәчәге” исемле спектакль карадылар. Спектакль бүгенге көн проблемасы – наркомания, яшьләрнең тыелган матдәләргә тартылуына багышланган иде. Спектакль яшьләргә ошарлык итеп бик зәвыклы куелган. Режиссер,заманча музыкаль бизәлеш, биюләр бик яхшы эшләнгән иде. Укучылар спектакльне бик ошаттылар.
-
Беренче сыйныф белән саубуллашу бәйрәме 15.05.2019

Беренче сыйныф ул - һәр кеше тормышында беренче баскыч. Аны ничек үтүебез алдагы тормышыбызны билгели. Беренче билгеләр, беренче китаплар, Әлифба, Букварь, беренче укытучы…
Бүген гимназиядә беренче сыйныф белән хушлашу бәйрәме узды. Беренче сыйныф укучылары матур җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. -
Футбол буенча район турниры узды 15.05.2019

Бүген футбол буенча “Кожаный мяч” турнирының район этабы узды. Нәтиҗәләр түбәндәгәче билгеләнде:
Зурлар төркеме:
Гимназия-КШИ. Исәп 1:0.
Гимназия-28 нче гимназия. Исәп 3:0.
Гимназия-27 нче гимназия. Исәп 1:1.
Уртанчылар төркеме:
Гимназия-КШИ. Исәп 0:4.
Гимназия-12 нче мәктәп. Исәп 4:4.
Гимназия-27 нче гимназия. Исәп 3:0.
Ә кечкенәләр төркеме район буенча 3 нче урынга лаек булдылар.
Укучы егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз! -
Халыкара гаилә көне 15.05.2019

Бүген, 15 нче май көнне, Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә- һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
Шул уңайдан гимназия китапханәсендә гаилә көненә багышланган китаплар күргәзмәсе үткәрелде. -
Мәктәп футбол лигасы 13.05.2019

Укучыларыбыз һәрдаим спорт ярышларында катнашып киләләр. Гимназиябез “Барсы” командасы Мәктәп футбол лигасында көч сынашып дипломга лаек булдылар.
-
Үлемсез полк 09.05.2019

Үлемсез полк - Россиядә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан башка илләрдә Җиңү көненә багышланып уза торган чара. Чараның катнашучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен күтәреп баралар. “Үлемсез полк” чарасыда һәрбер кеше катнаша ала. Ул сугышта үлеп калган туганнар турыда хәтерне саклау өчен уздырыла.
Әлеге чарада безнең укучылар да катнашып, әби-бабаларын искә алдылар. -
Бөек Җиңү көненә багшланган чаралар 07.05.2019

Бу көннәрдә шәһәребездә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бик күп чаралар үткәрелә. Шундыйларның берсе – “Җиңүле май” дип аталган бәйрәм чарасы. 6 нчы А сыйныфы укучылары әлеге бәйрәмдә булып, бик күп яхшы тәэсирләр алып кайттылар.
-
Аларның батырлыгы мәңгелек 07.05.2019

Бүген, 7 нче май көнне, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Салихҗан улы Салихов белән очрашу узды. Чара Казан кооператив институтында үткәрелде. Харис Салихҗан улы сугыш еллары, үзенең тормышы, тырышып укырга кирәклеге, тынычлык турында сөйләде. Безнең укучылар матур-матур биюләр, җырлар күрсәттеләр, нәфис сүз сөйләделәр. Лилия Таһирова Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре белән тамашачылар күңеленә үтеп керде. 8-10 нчы сыйныф кызларының сугышта үлеп калганнарга багышланган биюләре һәркемнең күңелендә калды.
-
Бөек Ватан сугышына багышланган радиомарафон 07.05.2019

Бөек Җиңү көненә санаулы көннәр генә калып бара. Гимназиядә әлеге дата белән бәйле бик күп чаралар уза. Шундыйларның берсе - Бөек Ватан сугышы белән бәйле радиомарафон. 6-8 нче май көннәрендә урта һәм югары сыйныф укучылары әлеге темага үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Сугышның тарихы, геройлар, кызыклы фактлар һ.б. бик күп мәгълүматлар укучыларга һәм укытучыларга ирештерелде.
-
Алиш эзләреннән 27.04.2019

27 нче апрель көнне “Алиш эзләреннән” VI төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада 6 нчы сыйныф укучысы Закирова И. “Әкиятләрдән олы тормышка” секциясендә 2 нче урынга лаек булды. Шулай ук 6 нчы сыйныф укучылары Сәмигуллина А. һәм Әхәтова А. лауреат дип табылдылар.













