Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Г. Тукай һәрчак безнең күңелләрдә 26.04.2019

Бүген бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көненә һәм туган тел, сәнгать, тарих декадасын йомгаклауга багышланган чара узды. Бәйрәмдә төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларны тәбрикләделәр. Тамашачыларга шигырь бәйгеләрендә җиңү яулаган укучылар үз номерларын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм Г. Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Укучылар арасында күтәренке рух, шатлык хисләре хөкем сөрде.
-
Чәчәкләр китерегез Тукайга... 26.04.2019

26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көне. Бүген Татарстанда һәм татарлар яшәгән барлык илләрдә әлеге дата белән бәйле чаралар үткәрелә. Шуларның иң тантаналысы - Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую. Әлеге чарада республикабыз президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм башка бик күм мөхтәрәм кунаклар, язучылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бу тантанада безнең гимназиянең 5 нче Б сыйныфы укучылары да булды. Алар килгән барлык кунаклар белән беррәттән Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 25.04.2019

25 нче апрель көнне ел саен “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау туры үткәрелә. Бу чарада безнең укучыларыбыз актив катнашалар.
Бүген узган тантанада гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Таһирова Л. “Проза” номинациясендә 1 нче урынга, ә 11 нче сыйныф укучысы Әхмәдуллин Р. лауреат исеменә лаек булдылар.
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! -
Рәхмәт сезгә, ветераннар! 25.04.2019

Бөек Җиңү көне белән бәйле чаралар гимназиядә ел әйләнәсе үткәрелеп килә. Төрле акцияләр, рәсем бәйгеләре, сугыш һәм тыл ветераннары өчен концерт номерлары әзерләнә.
Бүген гимназиябез укытучылары һәм укучылары ветераннарны котлап бүләкләр өләштеләр. Иң изге, матур котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. -
Г. Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе 24.04.2019

Туган тел, сәнгать һәм тарих декадасы кысаларында үткәрелә торган чаралар дәвам итә.
Бүген Г. Тукай иҗаты буенча шигырь бәйгесе үткәрелде. Чарада 3-6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар бөек шагыйребезнең иң матур шигырьләрен сайлап алып жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләр гимназистларны бүләкләү тантанасында тәбикләнәчәк.
Шулай ук бүген тарих һәм музыка фәннәреннән ачык дәресләр үткәрелде. Кызыклы биремнәр, дәреснең гадәти булмаган төзелеше укучыларны аеруча җәлеп итте. -
Иҗтимагый доклад 23.04.2019

23 нче апрель көнне директорыбыз Гөлфия Гаязовна әти-әниләрне һәм килгән кунакларны мәктәп эшчәнлеге, гимназиядә булган яңылыклар белән таныштырды. Чара Вахитов һәм Идел буе районнарында белем бирү оешмаларында идарә проектын үстерү максатыннан оештырыла.
-
Тукайга мәхәббәт илә... 23.04.2019

Бүген Г. Тукай әсәрләре буенча “Тукайга мәхәббәт илә...” бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Чарада безнең гимназиянең 8-10 нчы сыйныф укучылары көч сынашып 2 нче урын яулыдар.
Укучыларыбызны уңышлары белән тәбрик итәбез! -
Тамчы-шоу интеллектуаль уенында көч сынаштык 23.04.2019

Туган тел, сәнгать һәм тарих декадасы дәвам итә. Бүген 5 нче Б сыйныфында Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу интеллектуаль уены үткәрелде. Бөек шагыйребезнең тормыш юлы турында тулы җаваплар бирелде, иҗаты буенча яңа мәгълүмат тупланды.
Кызыклы сораулар, мавыктыргыч биремнәр, укучыларның үткен фикер, җаваплары чараның бизәге булдылар. Бәйге татар халкының икенче гимны булган “Туган тел”җырын башкару белән тәмамланды. -
Science game - 2019 22.04.2019

6 нчы В сыйныфы укучылары Россия яшьләре арасында үткәрелгән Science game – 2019 фәнни уенда 50 иң яхшы команда арасына үттеләр. “Вверх” командасы Россия уку йортларыннан килгән командалар арасында иң яше дип табылды, 1956 балл җыйды.
-
Борынгы Мисырга сәяхәт 22.04.2019

Туган тел, сәнгать һәм тарих декадасы кысаларында ачык дәресләр һәм чаралар дәвам итә. Бүген 5 нче сыйныфта “Борынгы Мисырга сәяхәт” исемле кызыклы чара үткәрелде. Мисырда балаларны тәрбияләү методлары, алымнары, чаралары белән укучылар якыннан таныштылар. Үзләрен борынгы чорда итеп хис иттеләр.













