Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 636 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
У нас учат: | 42 преподавателя |
Новости гимназии №1
ТАССРга 100 ел!
Опубликовано: 27.05.2020
Нәкъ йөз ел элек, 1920 елның 27 маенда, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү турында декрет кабул итә. Бүген бу дата безнең өчен иң зур һәм иң бөекләреннәр берсе. 100 ел эчендә республикабыз катлаулы юл үткән. Бүген Татарстан-киләчәккә омтылган территория, анда яшәү һәм эшләү уңайлы, шуңа да безнең горурлыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышанычыбыз бар.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гимназиябездә уку елы буе эшләр алып барылды. Мәсәлән, безнең ТАССРга багышланган үзебезнең проектыбыз барлыкка килде. Биредә укытучылар да, укучылар да зур эш башкарды: республикабызның тарихы тагын да тирәнрәк өйрәнелде, күпмедер дәрәҗәдә ачышлар ясалды, төрле конкурс-акцияләр оештырылды. Болар барысы да безнең Татарстанны яратуыбыз, зур нәтиҗәләргә ирешкән республикабыз белән горурлануыбыз турында сөйли. Алга таба да чәчәк атсын, зур үрләргә ирешсен иде туган җиребез!
К списку новостей