Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
"Иң яхшы эшче һөнәр" рәсем бәйгесе 18.01.2019

Татарстан Республикасында 2019 нчы ел эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шулай ук быел Казанда WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты узачак. Шул уңайдан гимназиядә “Иң яхшы эшче һөнәр” рәсемнәр бәйгесе уза. Инде беренче эшләр дә бар.
-
3 нче уку чиреге башланып китте 14.01.2019

Кышкы, озын каникуллардан соң өченче уку чиреген башлап та җибәрдек. Яңа көчләр, яңа омтылышлар, яңа максатлар белән ныклап, белем алырга тотындык. Беренче атна эмоциональ, физик яктан, укучылар өчен авыр бирелсә дә, алар инде “5”леләр дә алырга өлгерделәр. Алда укучыларны кызыклы белем дөньясына сәяхәт, күренекле шәхесләр белән очрашулар, күңелле чаралар көтә.
Өченче уку чиреге бары уңышлар гына алып килсен! -
Ислам музеена сәяхәт 10.01.2019

10 нчы гыйнвар көнне 9 нчы В сыйныфы укучылары Ислам музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Укучыларга аеруча Көрьәннең электрон формасы, киемнәр, беренче торба үткәргечләр ошаган. Кызыклы ислам дөньясы, экскурсоводның сөйләме укучыларны таң калдырган.
-
Дуслык һәм килешү 10.01.2019

Бүген, 10 нчы гыйнвар көнне, 7 нчы сыйныф укучылары, Халыклар дуслыгы йортында узган, “Дуслык һәм килешү” дәрес-проектында булып кайттылар. Укучылар бина буенча экскурсиядә, “Халыклар дуслыгы” музеенда булдылар. Интерактив дәрестә төрле милләт вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган фильмнар карадылар, фикер алыштылар.
Иң актив катнашучыларга бүләкләрдә каралган иде. Безнең гимназия укучысы Зиятдинова А. халыклар дуслыгы тамгасы төшерелгән футболкага лаек булды. Әлеге чарада, безнең гимназиядән кала, тагын 5 мәктәптән укучылар катнашты. -
Яңа ел бәйрәме турында фильм 28.12.2018

Бүген, 28 нче декабрь көнне, 5 нче Б сыйныфы укучылары кинотеатрга кино карарга бардылар. Әлеге фильм укучыларны дус булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә, гафу итәргә, ярдәм итәргә, әти-әниләрне кадерләргә өйрәтә. Укучылар фильмның кайбер урыннарында елап та, туйганчы көлеп тә алдылар, бик зур кичерешләр белән кайтып киттеләр.
-
Боз шәһәрчеге ачылышы 28.12.2018

Бүген, 27 декабрь көнне, бер төркем гимназия укучылары “Гаилә үзәге” территориясендәге боз шәһәрчеге ачылышында булып кайттылар. Төрле әкият геройлары, күңел ачу урыннары, җылы чәйләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Яңа ел бәйрәме 28.12.2018

Бүген, 28 нче декабрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына бардылар. Театр артистлары нәни укучылар өчен кызыклы программа әзерләгән иделәр. Укучылар җыладылар, биеделәр, үзләренең талантларын күрсәттеләр, Кыш бабай белән Кар кызын күрделәр. Балаларга әлеге искиткеч бәйрәм бик ошады.
-
Яңа ел караокесы 27.12.2018

Бүген, 27 нче декабрь көнне, гимназиядә “Яңа ел караокесы” бәйгесе узды. 2-11 нче сыйныф укучылары Яңа елга багышланган җырларны иң оста башкару буенча осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең шарты буенча сыйныфлар СССР заманы җырларын башкарырга тиеш иделәр. Укучылар берсеннән берсе матур җырлы-биюләр башкардылар, осталыклары белән жюрины таң калдырдылар.
-
О реализации полномочий органов прокуратуры в области антикоррупционного правового просвещения
27.12.2018
Генеральная прокуратура Российской Федерации разработала ряд тематических информационно-разъяснительных материалов, направленных на повышение уровня правосознания граждан: памятки и буклеты с пояснением законодательства в сферах, имеющих коррупционный риск, и обоснованием целесообразности выбора некоррупционного поведения, также компьютерный программный продукт с образовательным наполнением в виде игрового тестирования.
Принимая во внимание высокую социальную значимость проводимой работы по профилактике коррупции, представляется актуальным распространение указанных материалов на системной основе.
Электронная версия информационно-разъяснительных материалов размещена на сайте Генеральной прокуратуры Российской Федерации в разделе «Противодействие коррупции». С ними Вы можете ознакомиться по адресу: www.genproc.gov.ru/anticor/ . -
Волейбол уены узды 25.12.2018

Бүген, 25 нче декабрь көнне, гимназиядә волейбол уены узды. Бәйгедә укытучылар һәм укучылар командалары көч сынаштылар. Уен бик күңелле, мавыктыргыч узды. Укучылар бик тырышып, күңелләрен биреп уйнадылар. Ләкин, аз гына өстенлек белән, укытучылар командасы җиңү яулады.













