Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Талантлар дөньясы 06.04.2019

Гимназиябездә ел да зур хәйрия концерты оештыру традициягә әйләнеп бара. Әлеге чарада барлык укучылар да катнаша. Быел концерт 6 нчы апрель көнне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты концертлар залында узды. Берсеннән-берсе матур, масштаблы, искиткеч номерлар бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Төрле темага караган татар биюләре, җырлары, кытай, рус һәм белорус халык биюләре, инглиз телендә җырлар бергә үрелеп бардылар. Әлеге концерт гимназиябезнең талантлы укучыларын барлады, шулай ук әлеге уку елына иҗадый эшчәнлек буенча хисап ясады.
Укучылар, укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар чарадан бик канәгать калдылар. -
Милли музейга сәяхәт 06.04.2019

Бүген, 6 нчы апрель көнне, 6 нчы сыйныф укучылары Милли музейда экскурсиядә булып кайттылар. Татарстан, Казан белән бәйле кызыклы экспозицияләр укучыларны таң калдырды. Борынгы бабаларыбыз тормышыннан алып, бүгене көнгә кадәр булган дәверне колачлаган экспонатлар тарихка кызыксыну уятты.
-
Семинар узды 04.04.2019

Бүген гимназиядә “Һөнәри стандартларны тормышка ашырырга әзерләнү шартларында белем сыйфатын арттыру ресурсы буларак укытучыларның һөнәри культурасын камилләштерүгә әзерләнү” темасына шәһәр семинары узды.
-
Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференция узды 01.04.2019

3 нче уку чиреге төрле конференцияләргә бик бай. 30 нчы март көнне, шундый Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференция узды. Ә бүген, 1 нче апрель көнне, 11 нче сыйныф укучысы Азизова Э. бүләкләү тантанасында катнашты. Ул бәйгедә 3 нче урынга лаек булды.
-
Лагерь эшчәнлегенең соңгы көне 30.03.2019

Бүген лагерь эшчәнлегенең соңгы көне. Оештырылган чаралар гаилә белән бәйле иделәр. “Минем гаиләм” рәсем бәйгесендә укучылар якыннарын ясадылар. Ә иң осталар гаиләләре турында презентацияләр тәкъдим иттеләр.
Көн шәһәрнең яңа урамнарына экскурсия белән тәмамланды. -
Балалар китабы көне 29.03.2019

2 нче апрель көнне Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датадан безнең укучылар да читтә калмады. 29 нчы март көнне балалар китаплары белән бәйле декада башланып китте, китапханәдә күргәзмә оештырылды, лагерьга йөрүче укучылар белән кичә үткәрелде. Укучылар кызыклы китаплар белән таныштылар, әлеге дата белән бәйле фактлар белделәр.
-
Каюм Насыйри исемендәге XVII халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе 29.03.2019

29 нчы март көнне Каюм Насыйри исемендәге XVII халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелде. Чара 9-11 нче сыйныфлар арасында оештырылды. Гимназиябезнең 10 нчы сыйныф укучысы Таһирова Л. катнашып дипломант исеменә лаек булды.
-
Без бергә! 29.03.2019

Бүген лагерьда үткән чаралар бердәмлек, туган җир, Татарстан белән бәйле иде. Укучылар Татарстан Республикасы милли музеена сәяхәт кылдылар. “Һөнәрчеләрнең алтын куллары: татар халык һөнәрләре” күргәзмәсен дә карадылар. “Яратам сине, Республикам” темасына матур рәсемнәр ясадылар.
-
Һөнәрчеләр шәһәре 28.03.2019

Бүген лагерьда хезмәт көне. Укучылар һөнәрләр белән таныштылар, һөнәрләр атласы ясап тәкъдим иттеләр. Төсле кәгазьләрдән кул эшләнмәләре ясадылар. Укучылар берсеннән берсе матур, үзенчәлекле эшләр күрсәттеләр.Үзләре яраткан һөнәрләр турында фикер алыштылар.
-
Сихри театр дөньясы 27.03.2019

Бүгенге көнне без “Сихри театр дөньясы” дип атадык. Лагерь эшчәнлеге виртуаль экскурсия белән башланып китте. Укучылар театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Л.Н. Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә оештырылды. Укучылар язучы турында кызыклы мәгълүматлар белделәр.
Шулай ук Яшь тамашачылар театрына сәяхәт кылып, театрның тарихы, репертуары белән таныштылар.













