Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
"Бәрәңге-фест"та күңелле! 28.09.2019

Республикабызда көн саен ниндидер чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Бүген, 28 сентябрь көнне дә, Г.Тукай исемендәге музейда Бәрәңге-фест үтте. Безнең 2 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Земфира Нурисламовна белән әлеге бәйрәмдә булып кайттылар. Балаларга биредә бик ошады, чөнки анда кызыклы уеннар, ярышлар оештырылды, ә укучылар аларда бик теләп катнаштылар. Әлбәттә, әлеге уеннарда бәрәңге төп атрибут булып торды. Шулай ук Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясау, буяу мастер-класслары үткәрелде, яшелчәләрдән композицияләр ясалды. Укучылар бәрәңге чистарту буенча ярышларны һәм концерт та карарга өлгерделәр. Ә чараның ахырында һәр кеше бәрәңгедән перешелгән ризык – дурычмактан – авыз итә алды.
Укучыларыбызга әлеге бәйрәм ошады, шуңа да алар музейга әлеге бәйрәмне үткәргәннәре өчен бик рәхмәтле. -
Тимер юлның куркынычсызлык кагыйдәләре турында лекция 26.09.2019

Балаларның куркынычсызлык астында булулары барлык мәктәп һәм башка оешмалар өчен дә бик мөһим мәсьәлә. Шуңа да бүген гимназиябездә Вахитово тимер юл станциясенең башлыгы Турцев Дмитрий Владимирович 8-10 сыйныфлар өчен “Тимер юл станциясендә куркынычсызлык кагыйдәләре” дип аталган лекция үткәрде. Ул укучыларга тимер юл инфраструктурасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.
Укучылар төп куркынычсызлык кагыйдәләрен шактый ныклы белүләрен күрсәттеләр. Тимер юл станциясенең башлыгы белән әңгәмә барышында алар бу кагыйдәләрне үтәү генә түгел, ә алар турында үзләренең якыннарына һәм дусларына сөйләячәкләр, дип билгеләп үттеләр.
Төп кагыйдә бозулар – юлның тиешле булмаган урыннарыннан йөрү, якынлашып килүче поезд алдыннан юлны чыгу, платформага кереп чыгарга яки аннан сикерергә омтылу. Урамда гаджетлар куллану, шул исәптән наушниклар аша музыка тыңлау хәлне катлауландыра, дип аңлатты тимер юл станциясе хезмәткәре. Шулай ук ул ата-аналарны балалар белән тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшергә һәм ялларын кайда үткәрүләренә игътибар итәргә чакыра. -
Хезмәткә һәм оборонага әзерлек (ГТО) 25.09.2019

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы — ул ил халкын физик тәрбияләүнең массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән норматив нигезе. Бу чарадан мәктәпләр дә читтә кала алмый. Хәзерге вакытта мәктәптә физкультура укытучылары тарафыннан ГТО нормаларын үтәүгә әзерлек эшләре алып барыла. 1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр ярышлар сыйныфлар эчендә, ә 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр сыйныфлар арасында үтәчәк. Биредә иң алдынгылар гимназиябезне алдагы район ярышларында тәкъдим итәчәк.
-
Үзидарәнең мәгариф һәм мәдәният бүлекләре утырышы 24.09.2019

Мәктәптә үзидарә юк икән, ул заман белән бергә атлый алмый. Безнең мәктәп коллективы да үзидарә темасы бик актуаль, дип саный, чөнки мәктәп фәннәргә генә өйрәтергә тиеш түгел. Шулай ук ул кешене мөстәкыйль булырга, изге гамәлләр кылырга, үз гамәлләре өчен җавап бирергә, карарлар кабул итәргә, үз хокукларын якларга өйрәтергә тиеш.
Әлеге максатларга ирешер өчен гимназиябездә үзидарә органнары белән атна саен утырышлар үткәрелә, хисаплар языла. Бүген, 24 нче сентябрь көнне, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән утырыш үткәрелде. Мәгариф бүлеге ел башындагы уку барышын анализласа, мәдәният бүлеге яңа уку елына куелган эшләр турында фикер алышты.
Үзидарәдә башкарылган әлеге эшләрне без бик мөһим дип саныйбыз, чөнки укучылар аларны тормыш үзгәрешләренә әзерли алырлык мәктәпкә килергә тиеш. -
"Көзне яхшы беләмме?" викторинасы 23.09.2019

Укучылар үзидарәсе - ул укучыларның үзләренә планлаштыру, үз эшчәнлеген оештыру һәм нәтиҗәләр ясау, мәктәп тормышы мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу, кызыклы чаралар үткәрү мөмкинлеге. Шуңа да уку елы башыннан үзидарә вәкилләре башлангыч сыйныфлар өчен кызыклы викторина оештырырга булдылар. Экология, мәгариф һәм матбугат өлкәләре берләшеп, әлеге эшкә һәрберсеннән өлеш керттеләр, кызыклы фикерләрен теркәп бардылар. Викторина “Көзне яхшы беләмме?” дип аталды һәм башлангыч сыйныф укучыларының көз турында белемнәрен тикшерүгә юнәлдерелде.
Үзидарәнең алда әйтелеп үткән бүлекләре бүген дә әлеге эш өстендә эшли, билгеле бер моментларны тулыландыра, төгәлләштерә бара. Барысы да ярдәмләшеп эшләгәч, әзерлек укучылар өчен күңелле, мавыктыргыч үтә. -
Гимназиябездә үзидарәчелек эшчәнлеге 20.09.2019

Заманча методик әдәбиятта укучылар үзидарәсе сүзтезмәсе астында иҗтимагый әһәмияткә ия максатларга ирешү өчен карарлар кабул итүдә һәм аларны тормышка ашыруда балаларның мөстәкыйльлеген үстерүне тәэмин итүче укучылар коллективының тормыш эшчәнлеген оештыру формасын аңлыйлар. Әлеге эш безнең гимназиябездә дә бара.
Үзидарә бүлекләренең министрлары тавыш бирү ысулы белән инде билгеләнде һәм барлык укучылар да эшкә тотынды. Алар үзләренең вазыйфалары белән янәдән таныштылар, аерым бер төгәллекләр керттеләр. Алдагы уку елындагы эшчәнлекләрен искә төшереп, анализладылар һәм бу елга эш планы буенча фикерләр алыштылар.
Үзидарә - шәхеснең уникальлеген күрсәтү, аралашу тәҗрибәсен туплау, авырлыкларны җиңеп чыгу, кылган гамәлләре өчен җаваплы, җәмәгать тәҗрибәсен үзләштерү мөмкинлеге. Әлеге сыйфатлар укучыларыбызга алдагы тормышларында җәмгыятьтә үз урыннарын табарга һәм югалып калмаска ярдәм итәчәк. -
«Дөрес туклану – актив озын гомерлелек» 18.09.2019

«Дөрес туклану – актив озын гомерлелек» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелгән “Лидер” региональ этап конкурсында безнең укучыбыз Алигулиева Нигина җиңү яулады. Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия политик партиясе белән берлектә әлеге конкурста җиңү яулаган укучыларны һәм аларның кураторларын бүләкләү тантанасына һәм шулай ук әлеге бүләкләүгә багышланган мәдәни программага чакырды. Укучыбыз үзенең җитәкчесе Сафиуллина Альбина Фатиховна белән иң беренче Татарстан Республикасының Милли музеенда булдылар. Биредә “Татчай” мастер-классы үткәрелде. Аннан Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында экскурсиядә булдылар. Шулай ук “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә мультимедиа күргәзмәсенә бардылар, шунда ук җиңүчеләрне бүләкләү дә узды. Укучы кызыбызга истәлекле бүләк – компьютер планшетын тапшырдылар. Без шундый актив укучыларыбыз белән горурланабыз һәм алга таба да аларга зур үрләргә ирешергә телибез.
-
Эковесна 2019 17.09.2019

Бүгенге көндә кешелекне борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берсе – экология проблемасы. Әлеге тема белән без балачактан ук таныш булырга тиешбез. Табигатьне саклау турында балаларга кечкенәдән үк сөйләп, аңлатып торырга кирәк. Бу уңайдан Татарстанда шактый чаралар күрелә. Төрле конкурслар, акцияләр гел булып тора. Шуларның берсе – “Эковесна 2019” конкурсы.
Конкурста безнең укучылар да читтә кала алмады. Алар зур кызыксынучанлык белән әлеге эшкә тотындылар һәм җиңеп тә чыктылар. Балаларны котларга ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарә итү үзәгенең 3 нче разрядлы өлкән белгече Сабирзянова Альбина Олеговна килде. Ул әлеге чарада җиңгән “Чишмә” отрядына бүләк һәм диплом тапшырды. Балалар үзләренең эшләре шундый зур игътибарга алынуга бик куандылар. Бу отрядны алга таба тагын да күбрәк җиңүләр көтүенә ышанабыз һәм уңышлар телибез. -
Хәйрия ярминкәсе узды 14.09.2019

Бүген Казанның “Калейдоскоп” дип аталган паркында хәйрия ярминкәсе узды. Безнең гимназия укытучылары һәм укучылары мәктәп хезмәткәрләре дә әлеге чарада катнаштылар. Сатып алучыларга төрле ризыклар, кул эшләнмәләре, бәйләнгән әйберләр тәкъдим ителде. Ярминкәдә барлык сыйныфлар да актив катнашты, берәү дә читтә калмады. Биредә сатудан җыелган акча аерым игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен тотылачак.
Укучыларыбыз шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәмгә килү, кеше хәленә керә белү төшенчәләрен яхшы аңлый. Шуңа да балалар һәм аларның ата-аналары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашындагы ярминкәләр үткәрү безнең гимназия өчен һәрчак бәйрәм. -
Җиде буынны бел! 13.09.2019

Бүгенге көндә халкыңның, ата-бабаларыңның тарихын белмичә яшәүчеләр ешая бара. Нинди генә үрләргә ирешеп, нинди генә ачышлар ясасак та, без үткәнгә кайтып, анда булганнарны бугенге белән чагыштырып, үзебезгә нәтиҗә ясарга тиешбез. Үткәннәрсез яхшы киләчәк була алмый. Үз халкының, иленең тарихын белмәгән, кызыксынмаган кеше күп кенә мораль якларны да оныта башлый. Нәкъ тә менә тәрбияле, әхлаклы булсыннан өчен, без укучыларыбызга тарихыбыз турында гел исләренә төшереп торабыз.
Бүген дә чираттагы сыйныфыбыз җәйге ялларда яңартылган музеебызда булды. Алар зур кызыксыну белән барысын дә күзәттеләр, үзләренә яңа мәгълүматлар ала алдылар. Музейдан соң укучылар “Дөньяви этика һәм дини мәдәниятләр нигезе” дип аталган дәрестә үз нәселләренең шәҗәрә агачын ясадылар. Балалар бу эшне кызыксынып, яратып башкарды, чөнки һәрберсенә үз нәселендә кемнәр булганы кызыклы иде.
“Җиде буынны бел”, диләр әби-бабаларыбыз, ләкин бик сирәкләребез генә моңа колак сала. Укучыларыбызда да бу эшкә кызыксыну уяту – үз нәселенә генә түгел, үз халкының, үз иленең тарихын өйрәнүгә күпмедер дәрәҗәдә башлангыч булып тора.













