Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Каратэ буенча республика беренчелеге ярышлары узды 22.02.2019

23 нче февраль көнне Зәй районында каратэ буенча Республика беренчелеге ярышлары узды. Әлеге турнирда Халиуллин А. 1 нче урынга, ә Газизов Н. 2 нче урынга лаек булды.
Егетләрне җиңүләре белән тәбрик итәбез! -
Футбол буенча район турниры 22.02.2019

Яшүсмер егетләр арасында футбол турнирлары дәвам итә. Егетләребез башка мәктәп командалы белән көч сынашалар. 23 нче февраль көнне чираттагы уен узды. Бизон командасы белән узган уен 4:4 исәбе белән тәмамланды.
Алдагы турнирларда егетләребезгә уңышлар телибез! -
Профилактика гриппа
22.02.2019
Уважаемые родители и учащиеся!
Рекомендуем вам ознакомиться с инфографикой и видеороликом, доступным для скачивания: http://plamya-truda.ru/politics/region/2019/02/12/rekomendacii-po-profilaktike-grippa/
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара 21.02.2019

Берничә көннән Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу көнне әтиләрне, бабайларны, абыйларны, малайларны, ир-егетләрне тәбрик итәләр. Барлык белем бирү оешмаарында да диярлек әлеге датага караган чаралар үткәрелә.
Шул уңайдан 6-8 нче сыйныфлар арасында “Строевая подготовка” ярышы узды. Укучылар төрле командалар үтәлеше, аларның төгәллеге буенча көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
5-6 нчы сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 6 нчы Б сыйныфы;
2 нче урын – 6 нчы В сыйныфы;
3 нче урын – 6 нчы А сыйныфы;
4 нче урын – 5 нче А сыйныфы һәм 5 нче В сыйныфы;
5 нче урын – 5 нче Б сыйныфы.
7-8 нче сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 8 нче А сыйныфы;
2 нче урын – 7 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – 7 нче А сыйныфы һәм 8 нче Б сыйныфы. -
Туган тел көне 21.02.2019

Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Бүген мәктәп радиосында Туган тел көненә багышланган тапшыру эшләнде. Әлеге дата белән бәйле кызыклы мәгълүматлар, фактлар җиткерелде. Туган тел җыры тыңланды. -
Ватанны саклаучылар 19.02.2019

“Ватанны саклаучылар...” рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Укучылар Бөек Ватан сугышы турында бик эчтәлекле, тетрәндергеч рәсемнәр ясадылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
“Безнең гаскәр тарихы” номинациясе: Маматжанов О. – 2 нче В сыйныфы;
Әхәтова А. – 6 нчы Б сыйныфы;
“Ватанга хезмәт итәләр уллар” номинациясе: Абусев Т. – 5 нче Б сыйныфы;
Золина Е. – 3 нче В сыйныфы;
“Безнең Гаскәргә дан!” номинациясе: Прирматов М. - 5 нче В сыйныфы;
Галимова С. - 5 нче А сыйныфы;
“Легендар һәм җиңелмәс армия” номинациясе:Кадырова А. – 5 нче Б сыйныфы;
Мингалиева Э. – 5 нче Б сыйныфы;
“Ил, бәхет һәм ирек сагында” номинациясе: Азизова Э. - 3 нче В сыйныфы;
Коннов Д. – 3 нче В сыйныфы;
“Бүген мин бүләк итәм” номинациясе: Тараканов М. – 3 нче В сыйныфы;
Мәхмүтов М. – 3 нче В сыйныфы;
Садыкова Г. – 7 нче Б сыйныфы. -
ГТО нормаларын тапшыру башланды 19.02.2019

Физкультура фәненнән 3-4 нче баскыч ГТО нормалары тапшыру башланып китте. Укучылар бик тырышып, гимнастика бүлегеннән нормативлар тапшыралар, беренче булырга омтылалар.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 19.02.2019

Театрга бару – ул үзе бер дәрес, зур тәрбия. Гимназиябезнең 7-11 нче сыйныф укучылары, 19 нчы февраль көнне, күренекле татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел, бөек композитор Салих Сәйдәшевның тууына 120 ел тулуга багышланган «Гөләндәм туташ хатирәсе” спектаклендә булып кайттылар. Тамаша К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында булды.
Әлеге әсәр татар халкының бөек улы Салих Сәйдәшевның беренче мәхәббәте турында язылган. Бу классик язучы тарафыннан бөек композитор турында язылган бердәнбер һәм кабатланмас матур әсәрләрнең берсе.
Театрга сәяхәт укучылар күңеленә хуш килде. -
Һөнәрләр дөньясы 18.02.2019

Профориентация айлыгы дәвам итә. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Һөнәрләр дөньясы” темасына уеннар оештырылды. Укучылар үзләре сайлаячак һөнәрләр турында фикер алыштылар һәм белемнәрен сынадылар. 9 нчы сыйныф укучылары өчен әлеге тема аеруча мөһим, чөнки аларның тиздән һөнәр сайлар вакытлары җитәчәк. Шуңа күрә әлеге тема укучылар күңеленә аеруча хуш килде.
-
Виват, таланты! 15.02.2019

Гимназиябезнең сәнгать cөюче укытучылары бөтенроссия педагоглары арасында уздырыла торган “Виват, таланты!” иҗади фестивалендә катнашалар.
Бүген, 14 нче февраль көнне, бәйгенең беренче туры өчен видеоязма әзерләнде. Укытучылар “Һөнәрчеләр”, “Шәл бәйләдем”, “Күңел” исемле бырлы-биюле номерлар тәкъдим иттеләр.













