Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
“Халыклар бердәмлеге көне” уңаеннан чара үткәрелде 29.10.2019

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге дата безне дүрт йөз ел элек илебез тарихының данлы сәхифәләренә мөрәҗәгать итә. Ул чорның истәлекле вакыйгалары иҗтимагый аңда нык дәүләт һәм Россиянең күпмилләтле халкын берләштерү кирәклеген тагын да ныгыталар, ә бай тарихи-мәдәни мирасны саклауда, икътисад һәм социаль өлкәдә сизелерлек казанышлар татарстанлыларга иртәгесе көнгә оптимизм һәм ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бездә балалар белән бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышу үтте; дуслык, бердәмлек, ярдәм итү турында әңгәмә корылды. Шулай ук укучылар үзләре дә әлеге темага чыгышлар ясап үттеләр.
Әлеге бәйрәм милли дуслык һәм бердәм җәмгыятьне символлаштыра. Ул безнең барыбызның да - Россия гражданнарының - төрле яшьтәге һәм төрле милләттәге, төрле диннәрне тотучы һәм төрле караштагы кешеләрнең уртак үткәне һәм киләчәге булган бердәм халык икәнлегебезне күрсәтә. -
Шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында лекция 28.10.2019

Каникуллар башлану белән, балаларны юлларда, сулыкларда, уен мәйданчыкларында, ишегалларында куркынычлык сагалап кына тора. Моңа һава торышы, балаларның каядыр баруы һәм кызыксынуы, күп буш вакыты булу, ә иң мөһиме – өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль булмау ярдәм итә.
Шуңа да бүген укучылар өчен шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре буенча лекция үткәрелде. 16 номерлы полиция бүлеге “Япеева”ның балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Ворожейкина Наталья Григорьевна балаларга урамда,өйдә һәм башка биналарда үз-үзләрен ничек тотарга, сак булырга, үзең генә калганда нишләргә, чит кешеләр белән аралашмаска, гадәттән тыш хәлләр вакытында нишләргә һ.б. кагыйдәләрне кабатлап үтте. Әлеге шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен укучыларыбыз үтәрләр дип көтеп калабыз. -
“Изге эшләр атналыгы” 25.10.2019

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк.
(Р.Миңнуллин)
Р.Миңнуллинның әлеге сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Кешеләргә изгелек кылучы зат – ул игелекле кеше. Игелекле булу ул – шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны – игелеклелек җимешләрен салырга тели.
Гимназиябездә үткәрелгән “Изге эшләр атналыгы” да һәркайсыбызны яхшы гамәлләр кылырга чакыра. Биредә укучыларыбыз махсус тартмага үзләренең изге эшләр исемлеген сала алды. Изге эшләр исемлекләрендә иң еш очраган эшләр ул – өлкән яшьтәгеләргә юл аркылы чыгарга булышу, аларның авыр сумкаларын алып кайтырга ярдәм итү, урамдагы эт-мәчеләрне, кошларны ашату һ.б. Бу – изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләр дә изгелеккә мисал булып бара. Шуңа да без укучыларыбызның әлеге эшләре өчен сөенәбез һәм яхшы күңелле кеше булулары белән горурланабыз. -
"Янә туган ягымда алтын көз" 21.10.2019

Бала кул эшләре ясаганда фикерләү, тактиль сизгерлек, игътибар һәм кулларның вак моторикасы арта — болар барысы да аңа киләчәктә кирәк булачак. Без дә әлеге эшне балалар өчен файдалы дип күрәбез, шуңа да бездә 1-4 сыйныфлар арасында "Янә туган ягымда алтын көз" дип исемләнгән рәсем һәм табигый материалдан эшләнмәләр конкурсы үтте. Балалар әлеге чарада бик актив катнаштылар, эшләнмә һәм рәсемнәр бик күп иде. Конкурста 1 урынны 2 Б сыйныфы, 2 урынны 4 Б сыйныфы, 3 урынны 4 В сыйныфы яулады. Алар барысы бергә берләшеп сыйныфларында бик күркәм көзге эшләнмәләрдән почмак ясаган иделәр.
-
Г.Тукай музеенда 17.10.2019

Казанның Тукай урамында гаҗәеп бер йорт бар. Вакыт монда, әйтерсең, үзенең агышын туктата да, сине бермәлгә, тормыш ыгы-зыгысыннан аерып, ерак тарих, зур әдәбият дөньясына алып кереп китә. XIX гасыр азагы - XX гасыр башы гүзәл архитектура истәлеге булган әлеге бинада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның Әдәби музее урнашкан. Биредә безнең гимназиядән 5 Б сыйныфы булып кайтты. Алар әдипнең авыр тормышы, яшәеше, иҗады белән якыннан таныша алдылар.
Музейда 1 зал Тукайнын балачагы, 2 зал шагыйрьнең мәдрәсәдә укыган еллары белән таныштыра. 3 зал әдипнең Казан чоры турында: биредә шагыйрь журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак таныла. 4 зал гомеренең Казанда яшәгән елларында куп кенә башка шәхәрләргә сәяхәт итуе турында сөйли.
Укучыларга мондый музейларда экскурсиядә булу бик зур файда китерә. Алар бөек шагыйрьләребезнең тарихын дәресләрдә генә түгел, ә тагын да якыннан белә алалар. Музейдагы язучының шәхси әйберләре аларны кызыксындыра, әдип яшәгән дәверләргә алып кереп китә.
Татар шигърияте классигы Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли шигърияткә һәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе буларак кереп калды. Укучылар да шундый бөек әдипләребезне онытмасыннар иде. -
Тинчуринлылар бездә кунакта 16.10.2019

Театр елы кысаларында безнең гимназиядә төрле чаралар булып тора. Узган уку елында танылган татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 еллыгына багышланган айлык уздырылган иде инде, ә бүген Тинчуринлылар үзләре дә бездә кунакта булдылар.
Театрга багышланган кечерәк чараларга килгәндә , алар һәрдаим уздырылып торыла, драма түгәрәге эшли. Безгә бу юнәлештәге эшләребезне, чыгышларыбызны профессиональ күзлектән карап бәяләү бик мөһим. Шуңа да 16 октябрьдә гимназиябездә үткән чарада Татарстан Республикасының атказанган артистлары Зөлфия Валиева, Гөлназ Нәүмәтова, артист Салават Хәбибуллин, театрның музей директоры Розалия Чабатова чакырылды. Гимназиябезнең драма түгәрәге башта “Албасты”, “Беренче театр” спектакльләреннән өзек күрсәттеләр. Аннары кунакларыбыз укучыларыбызга мастер-класс үткәрде: ничек сәхнәдә үзеңне тотарга, ничек көчле тавыш белән сөйләргә, ничек рольне уйнарга һ.б. Балалар әлеге чарадан бик канәгать калдылар, бу мастер-класстан бик күп файдалы киңәшләр дә алдылар. Шушы матур чара өчен кунакларыбызга рәхмәт белдерәбез һәм тагын көтеп калабыз! -
Футбол лидерлык сыйфатларын үстерә 16.10.2019

Балаларга футбол физик яктан гына түгел, психологик яктан да үсеш бирә, ул үз-үзеңә ышаныч һәм максатчанлык үстерә.
Футбол – ул лидерлык сыйфатларын, коллектив фикерләүне, планлаштыру күнекмәләрен үстерү. Дәресләрдә балаларның команда рухы формалаша, ул көрәшергә һәм чигенмәскә өйрәтә. Шул сәбәпле, гимназиябезнең футбол командасы һәрдаим ярышларда катнаша. Бүгенге уенның нәтиҗәләре:
2:1 (“Г. Тукай исемендәге 1 татар гимназиясе” - "88 нче урта гомуми белем мәктәбе»)
0: 1 (“Г. Тукай исемендәге 1 татар гимназиясе” – “6 нчы гимназия”) -
Футбол ярышлары 15.10.2019

Безнең заманда күп кенә ата-аналар да спортка зур игътибар бирәләр һәм балаларына бу мәхәббәтне тәрбияләргә тырышалар. Бу мөһимме? Әлбәттә, әйе. Спортның бала тормышындагы роле зур һәм ул аның сәламәтлеге белән турыдан-туры бәйле.
Балаларның сәламәт үсүен максат итеп, бездә төрле спорт түгәрәкләре оешкан. Алар ярышларга да бик теләп йөри. Мәсәлән, буген гимназиябезнең футбол командасы Казан ветеринария институты мәйданчыгында “78 лицей “Фарватер” командасы белән уйнады. Нәтиҗә: төп вакыт буенча – 0:0 (“78 лицей “Фарватер” – “Г. Тукай исемендәге 1 татар гимназиясе”), пенальти буенча – 1:0 (“78 лицей “Фарватер” – “Г. Тукай исемендәге 1 татар гимназиясе”).
-
Гимназиянең үзидарә эшчәнлеге 14.10.2019

Укучылар үзидарәсе ул – укучыларның үзләренә планлаштыру, үз эшчәнлеген оештыру һәм нәтиҗәләр ясау, мәктәп тормышы мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу, төрле чаралар үткәрү мөмкинлеге. Безнең игелекле эшләр һәм кызыклы эшләр бүлекчәләре дә бу яктан бик актив. Алар бүгенге көндә “Әйдәгез, игелекле эшләр башкарыйк” дип аталган акциягә әзерләнәләр. Шулай ук үзидарәнең башка бүлекчәләре дә бу чараны үткәрергә ярдәм итә һәм үзләре дә катнаша.
-
"Минем йортым-минем ныгытмам" 11.10.2019

11 октябрьдә 2 "А" сыйныфы Татарстан Республикасы Милли музеена Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларның торакларына багышланган "Минем йортым-минем ныгытмам" дигән мастер - класска бардылар.
Биредә кешенең әкренләп торак төзергә һәм төзекләндерергә өйрәнүе, ерак һәм алай ук ерак булмаган үткәннәрдә кешеләрнең өйләре нинди булуы турында сөйләделәр. Катнашучылар Имәнкискә, Болгар һәм татар өйләренең төзекләндерелгән интерьерларында була алдылар. Дәреснең икенче өлешендә – өй сагын (оберег) булдыру буенча мастер-класс үткәрелде: укучылар үзләре сайлап яисә йорт-оригами, яисә яраткан мультфильм персонажы, чүпрәк курчак-сакның (кукла-оберег) ничек әзерләнүен карый алдылар.













