Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
Без барысын да булдырабыз!
17.11.2011
Мәктәбебездә сәнгать айлыгы бара. Шул уңайдан бүген 4нче класста "Без барысын да булдырабыз!" дип исемләнгән иҗат бәйрәме узды. Бәйрәмдә укучылар төрле кызыклы шигырьләрне сәнгатьле сөйләү буенча ярыштылар, үзләренең рәсемнәрен , проект эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада 2 класс укучыларының "Туган тел" бәйгесенә әзерләнгән кул эшләре дә күрсәтелде. Бәйрәмне 4 класс җитәкчесе Дания Наилевна Бикмиева оештырды.
-
Котлыйбыз! 17.11.2011

Бүген технология фәне буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең укучыларыбыз Юзеева Сиринә (9 класс) 1нче урында (укытучы-Галиахметова И.М.), Вилданов Раил- 2нче урында (укытучы-Вилданов Н.М.). Котлыйбыз сезне!
-
Корбан ашы 16.11.2011

Бүген мәктәбебездә Корбан ашы узды. Авылыбызның имам-хатибы Рәис абый балаларга Корбан чалуның тарихы турында сөйләде, вәгазьләр укыды, шушы мәҗлестә катнашкан һәр кешегә иң изге теләкләрне җиткерде. Кунакка килгән ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләр әлеге чараны оештыручы мәктәп җитәкчесе Галияхметов Р.Р.ка, укытучыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Үзебезнекеләрне бел!" 15.11.2011

Бүген мәктәп укучылар думасы командасы район күләмендә уздырылган "Үзебезнекеләрне бел!" дип исемләнгән агитбригадалар бәйгесендә катнашып, 2нче урынга лаек булды. Агитбригада чыгышында һәр 6 комитетның эшенә кыскача бәя бирелде.
-
Көзге каникул
14.11.2011
8-12 ноябрь көннәрендә узган көзге каникул укучылар өчен файдалы һәм кызыклы итеп оештырылды. Каникул планы нигезендә эшләгән түгәрәкләрдә укучылар үзләренең яраткан шөгыльләре белән мәшгуль булдылар. "Саба" бассейнына һәм "Нарат" боз сараена бару да каникул көннәренең матур бер истәлеге булды. 10 ноябрьдә 9-11 класс укучылары өчен бию кичәсе, 12 ноябрь көнне башлангыч класс укучылары өчен "Күңелле стартлар" уены, ә 5-8 класс укучылары өчен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль бәйгесе оештырылды. 9, 11 класс укучылары каникул дәвамында ЕГЭ,ГИАга әзерләнү буенча консультацияләргә йөрделәр. Шулай итеп күңелле каникул узып та китте. Алда-2нче чирек.
-
Олимпиадалар башланды
14.11.2011
Мәктәпнең төп максаты-укучыларга төпле белем бирү. Ә белем дәрәҗәсе төрле интеллектуаль бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында сынала. Бүген олимпиадаларның район туры башланып китте. Укучыларыбыз тарих һәм информатика фәннәре буенча үз белемнәрен сынадылар.
-
Юл әлифбасы 05.11.2011

Башлангыч сыйныфларда юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү-безнең төп максатыбыз. 3 ноябрьдә узган "Юл әлифбасы" дигән кичәдә укучыларга үз-үзләрен урамда һәм юлларда тоту культурасы булдыру, юл билгеләре, аларның төрләре турындагы белемнәрне камилләштерүгә зур игьтибар бирелде. Кичәне башлангыч класс укытучылары оештырды.
-
1 чирек йомгаклары 05.11.2011

Бүген уку елының 1нче чиреге тәмамланды. Һәр класста класс җыелышлары узды, анда укучылар чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, көзге каникул көннәренә куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде.
-
"Ел класс җитәкчесе-2011" 02.11.2011

Бүген район балалар иҗат үзәгендә "Ел класс җитәкчесе-2011" бәйгесенең 2нче туры узды. Әлеге бәйгенең район этабына безнең мәктәпнең 2 класс җитәкчесе Шайхеразиева Ф.В.тәкьдим ителгән иде. Финалга узучылар арасында Физәлия Вакыйфовна булмаса да , барлык катнашучыларның эшләренә уңай бәя бирелде, аларның эш тәҗрибәсенә таянырга мөмкин икәнлеге билгеләп үтелде. Шайхеразиева Ф.В. мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде. Мәктәп коллективы да Физәлия Вакыйфовнага иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек тели.
-
Күңелле экскурсия 01.11.2011

Бүген 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Чулпан Рафиковна белән экскурсиягә бардылар. Көзге табигать кочагында узган күңелле экскурсиядә балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, бергәләп бәрәңге пешереп ашадылар, авылыбызның истәлекле урыннары, атамаларның килеп чыгышлары турында сөйләштеләр. Көзнең соңгы аеның беренче көнендә узган бу экскурсия һәркайсына да бик ошады. Шулай булмыйча, бу бит яңа класс җитәкчеләре-Чулпан апалары белән үткәрелгән беренче экскурсия!








