Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Ана-шәфкать диңгезе
20.03.2012
19 март көнне мәктәбебездә 5,6 класс укучыларының Әниләр бәйрәме узды. " Ана-шәфкать диңгезе" дип исемләнгән бу бәйрәмдә укучылар кадерле әниләренә иң матур концерт номерларын бүләк иттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. Әниләр дә һәрвакыттагыча зирәк, акыллы, җитез булдылар: төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, ситуацияләрнең чишелешләрен таптылар. Дөньядагы иң газиз кешеләргә багышланган бәйрәм истә калырлык булып узды, соңыннан укучылар үзләренең әниләре, класс җитәкчеләре Сәйфиева Р.В., Исмагилова Ч.Р. белән бергәләп чәй эчтеләр.
-
1 класста ачык дәрес
20.03.2012
Бүген 1 класста математикадан "Литр" темасына ачык дәрес узды. Яңа информацион технологияләрне уңышлы кулланып уздырылган дәрестә укучылар телдән исәпләүгә, логик фикерләүгә төрле мисаллар чиштеләр. Эш төрләре күп булса да, динамик паузалар белән дөрес чиратлаштырылу сәбәпле, дәрес бик нәтиҗәле узды. Дәресне Баһманова Р.Н.уздырды.
-
Татар теле укытучыларының район семинары 16.03.2012

Бүген мәктәбебездә “Мәгълүмати –коммуникатив технологияләр ярдәмендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү” темасы астында татар теле укытучыларының район семинары узды. Семинар барышында 7 класста “Эндәш сүзләрне кабатлау” (укытучы- Сафина С.З.), 8 класста “Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау” (укытучы-Гафиятова Ә.Ф.) темаларына ачык дәресләр, “Ана-шәфкать диңгезе” темасына ачык чара (укытучы-Шакирова Л.Г.) уздырылды. Килгән укытучылар тарафыннан дәресләр һәм ачык чара уңай яктан бәяләнде. Киңәшмә өлешендә район мәгариф бүлеге методисты Сафина М.Г. укытучыларны яңалыклар белән таныштырды. Район МБ җитәкчесе, Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Д.Г. “2011/2012 уку елы район олимпиада нәтиҗәләренә анализ” темасына, Шәмәрдән лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулласалихова Г.Г. “Фәнни-гамәли конференция эшләренә гомуми таләпләр” темасына чыгыш ясадылар. Семинар түгәрәк өстәл артында фикерләр алышу һәм алдагы эшкә бурычлар билгеләү белән тәмамланды.
-
Татар теленнән ачык дәрес
15.03.2012
Бүген 2класста "Сыйфат" темасына татар теленнән ачык дәрес узды. Яңа тема аңлатучы бу дәрестә укучылар сыйфат, аның билгеләре белән таныштылар. Төрле предметларга хас булган билгеләр таптылар, әниләр турында әңгәмә кордылар, "урман аланы"нда булып, аны матур чәчәкләр белән бизәделәр. Укытучы Шайхеразиева Ф.В. тарафыннан уздырылган әлеге дәрестә яңа информацион технологияләр уңышлы кулланылды, төрле эш алымнары ярдәмендә укучыларның белемнәре камилләштерелде.
-
Открытый урок 14.03.2012

14 марта Закирова Р.Г. провела открытый урок по литературе, посвященный 75-летию великого русского писателя В.Г.Распутина.
Урок организован в форме «Путешествия по страницам произведений В.Г.Распутина».
На уроке участвовали учащиеся 9-11 классов, учителя.
Во время выступлений использованы презентации к произведениям, где продемонстрированы основные проблемы, затрагиваемые писателем. Богатая выставка из книг В.Г.Распутина, просмотр видеоролика «Во глубине Сибири» дали возможность получить более полную информацию о жизни и творчестве народного писателя.
-
Математикадан ачык дәрес 12.03.2012

Бүген математика укытучысы Әнисә Габделгазизовна 6 класста "Бүлү" темасына ачык дәрес уздырды. Яңа теманы аңлату дәресендә бик күп төрле биремнәр эшләнде, укучыларның белемнәре тикшерелде, нәтиҗә ясалды.Вакытында уздырылган динамик пауза, дәрес ахырында укучылар зур кызыксыну белән чишкән математик-экологик мәсьәләләр дәресне тагын да җанландырды. Бу дәресне укытучылар өчен интерактив такта кулланып эшләү, аның мөмкинлекләре турында практикум булды дип тә әйтергә мөмкин.
-
Бадминтон ярышы 11.03.2012

10 мартта Байлар Сабасында Саба, Теләче һәм Кукмара районнарының иң оста бадминтончылары очрашты. Әлеге ярышларда мәктәбебездән 6 укучы катнашты. Шуларның өчесенең -Ибатова Э.(6 класс), Давлиев И. (4 класс), Давлиев С. (11 класс) 1нче урын яулавы мәктәп коллективы өчен зур сөенеч булды. Тренерлары Мубаракзянов Р.Р., бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Ягез әле, кызлар! 08.03.2012

7 мартта мәктәптә үткәрелгән "Ягез әле, кызлар!" бәйгесендә "Улыбка" һәм "Рваные кеды" командалары катнашты. Кызлар үзара скакалкада сикерү, идәннән күтәрелү, аркан тарту, кул көрәше, хоккей, эстафета ярышларында көч сынаштылар. Кызларыбыз үзләренең спорт бәйгеләрендә дә сынатмауларын тагын бер кат расладылар. Аларны 8 март бәйрәме белән котлап егетләр бик матур концерт номерлары бүләк иттеләр. Ике команда арасында бик киеренке көрәш барды, 1 генә очко өстенлеге белән "Улыбка" командасы җиңү яулады. Кызларны бәйрәм белән котлап мәктәп директоры Роберт Рашитович иң изге теләкләрен җиткерде һәм командаларга, төрле ярышларда 1нче урын алучы кызларга Грамоталар, иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
"Дулкыннар" конкурсы нәтиҗәләре
06.03.2012
5 март көнне Казан шәһәрендә татар халкының күренекле композиторы Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тулуга багышланган VII Республикакүләм "Дулкыннар" конкурсының йомгаклау туры узды.. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. 4 класс укучысы Каримова Рузинә "Нәфис сүз" номинациясендә (җитәкчесе-Каримова Л.Р.) , 10 класс укучысы Сабирова Гүзәл "Вокал" номинациясендә (җитәкчесе-Гыйләҗиева З.Ш.) чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен Сертификатка ия булдылар.
-
Репетицион ЕГЭ
03.03.2012
1,2 март көннәрендә 9, 11 класс укучылары сайлап алу предметлары буенча репетицион ЕГЭда катнаштылар.








