Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Муса Җәлил-герой-шагыйрь
16.02.2012
Бүген башлангыч класс укучылары арасында Муса Җәлилнең 106 еллыгына багышлап КВН узды."Гөлләрем" һәм "Ромашка" командалары шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Сәнгатьле сөйләм", "Рәссамнәр", "Шигырьләр сәхнәләштерү", "Кроссворд чишү", "Ребус чишү" турларында актив катнаштылар. Ике команда да үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
-
Сугышчы-интернационалистлар белән очрашу 16.02.2012

15 февральдә мәктәптә сугышчы-интернационалистлар белән очрашу кичәсе булды. Әлеге очрашу Россия Федерациясе гимны астында Флаг күтәрү тантанасы белән башланып китте. Очрашуга 6 сугышчы-интернационалист килгән иде. Аларны бәйрәм белән мәктәп директоры Роберт Рашитович, ТИН укытучысы Айрат Камилович котлады. Кунакларыбыз хөрмәтенә укучы кызлар иң матур җырларын бүләк иткәннән соң, сүз әфганчыларга бирелде. Алар укучыларга үзләренең армия хезмәте турында сөйләделәр, егетләр өчен туган илне саклау изге бурыч икәнен ассызыклап үттеләр. Әфганчылар Кубогына уздырылган волейбол ярышларында сугышчы-интернационалистлар командасы белән 11 класс егетләре командасы катнашты. Иптәшләрчә үткәрелгән волейбол ярышында 11 класс командасы җиңү яулады. Аларга Кубок һәм Грамоталар, ә кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Шигырь бәйрәме
15.02.2012
Бүген мәктәбебездә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме уздырылды. "Җырым калды юлымда" дип исемләнгән чарада укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның батырлыгы һәм туган илгә мәхәббәтенә сокланып, иҗади һәм тормыш юлын искә төшерделәр. Бәйрәмнең 2 нче өлешендә викторина сорауларына җавап биреп, "Шагыйрь иҗатын иң яхшы белүче укучы" ачыкланды. Бу исемгә 6 класс укучысы Ибушев Эльир лаек булды. "Гомрем минем моңлы бер җыр иде" темасына әзерләнгән китап күргәзмәсе укучыларга шагыйрь турында бай мәгълүмат алырга ярдәм итте. Чараны татар теле укытучылары Әнисә Фәнилевна һәм Сиринә Зәкиҗановна оештырды.
-
Ел укытучысы-2012 15.02.2012

14 февраль көнне узган "Ел укытучысы-2012" бәйгесенең финал этабында безнең мәктәпнең технология укытучысы Галиахметова Ильмира Мөдәрисовна уңышлы чыгыш ясады. Ул "Канзаши чәчәкләре ясау" дигән темага мастер-класс һәм "Уңышлы кеше. Нинди ул?" дигән темага класс сәгате күрсәтте. Укытучыбызның эш тәҗрибәсе, осталыгы яхшы бәяләнде. Мәктәп коллективы Ильмира Мөдәрисовнага әлеге бәйгедә мәктәп данын яклап тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясаганы өчен рәхмәт белдерә, иҗади эшендә уңышлар, саулык-сәламәтлек тели.
-
Россия чаңгы юлы-2012 11.02.2012

Бүген Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия чаңгы юлы-2012" узышлары булды. Әлеге чарада Олы Кибәче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары һәм техник хезмәткәрләре бик теләп катнашты. Барлык кешеләрнең чаңгыга басуы күңелле дә, сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Кояшлы матур көн, күтәренке кәеф бүген һәркемнең юлдашы булды. Укучылар һәм өлкәннәр арасында җиңүчеләр дә билгеләнде.
-
Ачык класс сәгатьләре
10.02.2012
8, 9 февраль көннәрендә 7-11 нче классларда патриотик тәрбия бирү юнәлешендә ачык класс сәгатьләре узды. "РФ гражданинының бурычлары", "Кем ул патриот?", "Син Ватанны сакларга әзерме?", "Син үзеңне лаеклы гражданин дип саныйсыңмы?", "Сакта тора батыр егетләр" дигән темаларга узган әңгәмәләрдә укучылар үзләренең төп бурычларын һәм хокукларын искә төшерделәр, "Ватан", "Туган ил" төшенчәләренә билгеләмә бирделәр, бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган авылдашларыбыз турында сөйләштеләр.
-
Рәхмәт сиңа, әлифба! 10.02.2012

Бүген 1 класс укучылары өчен зур бәйрәм-Әлифба бәйрәме узды. Бу алар һәм әти-әниләр өчен зур җиңү. Укучылар шушы кыска гына вакыт эчендә мәктәптә бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр, моны алар бәйрәмгә килгән "Әлифба", "Математика"ның сорауларына җавап биргәндә дә, төрле чыгышлары белән дә расладылар. Җыр-биюләр, төрле күңелле бәйгеләр белән үрелеп барган бәйрәм әти-әниләргә, кунакларга бик ошады. Укучылар үзләрен бик күпкә өйрәткән Әлифба китабына рәхмәт әйтсәләр, әти-әниләр балалары өчен зур тырышлык куйган укытучы Рәмзия Нәкыйповнага рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
6 класста ачык класс сәгате
07.02.2012
Бүген 6 класста "Россия Федерациясе гражданнарының бурычлары" дигән темага ачык класс сәгате узды. Укучыларга илне саклауның иң изге бурыч икәнлеге күп мисаллар белән дәлилләнде, гражданнарның һәр бурычына аңлатма бирелде. Һәрберсе үз әтиләренең кайда хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Класс сәгате укучыларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле чара булды.
-
Кроссвордлар конкурсы
06.02.2012
Район күләмендә озайтылган көн группаларында тәрбияләнчеләр арасында узган кроссвордлар бәйгесендә 4 класс укучысы Шакирова Гөлназның эше 2нче урын алды. Җитәкчесе- тәрбияче Газизова Г.Р. Котлыйбыз!
-
Ел укытучысы-2012
04.02.2012
Мәктәбебезнең технология укытучысы Галиахметова И.М. "Ел укытучысы-2012" бәйгесенең 2нче турына узды. Алдагы турда ул мастер-класс һәм класс сәгате күрсәтәчәк. Ильмира Мөдәрисовнага уңышлар телибез!








