Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
"Уңыш" бәйрәме газеталары
21.10.2011
"Уңыш" бәйрәмнәре якынлаша. Бу бәйрәмгә һәр класс стенгазеталар чыгарырга тиеш. Газеталарны бәяләүдә төп таләпләр: укучыларның иҗатына өстенлек бирелсен, һәр мәкаләнең авторы күрсәтелсен, язмалар караңгы фонда язылмасын. Шулай ук хаталы газеталарга да түбән бәя биреләчәк.Бүген "Чишмәкәй", "Чулпан", "Тамчы" оешмалары газеталары белән танышырга мөмкин иде инде.Газеталарны элүнең соңгы срогы- киләсе дүшәмбе.
-
"Уңыш" бәйрәменә әзерлек 17.10.2011

Бүгенге көндә укучылар "Уңыш" бәйрәменә әзерләнү белән мәшгуль.Әлеге бәйрәмгә һәр класс газета чыгарырга тиеш. Газеталарны бәяләгәндә укучылар иҗатына өстенлек биреләчәк. 9-11 класс укучылары өчен бәйрәм КВН формасында узачак. Аның программасы түбәндәгечә:
1 тур -сәламләү. "Таныш булыгыз-бу без!", 2 тур "Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!", 3 тур "Сорау-бездән, җавап-сездән" дип атала.
-
Эвакуация 14.10.2011

Бүген мәктәбебездә, укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, терроризмны профилактикалау максатыннан, эвакуация узды.
-
Баскетбол ярышы 11.10.2011

Бүген мәктәбебездә баскетбол ярышының зона этабы узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: егетләр командалары арасында: 1 урын- Икшермә урта мәктәбе командасы, 2 урын-Сатыш урта мәктәбе командасы, 3 урын- Олы Кибәче урта мәктәбе командасы. Кызлар командалары арасында: 1 урын- Икшермә урта мәктәбе командасы, 2 урын-Олы кибәче урта мәктәбе командасы,3 урын- Сатыш урта мәктәбе командасы.
-
Ачык класс сәгатьләре
10.10.2011
"Ел класс җитәкчесе" бәйгесе кысаларында ачык класс сәгатьләре дәвам итә. Бүген 4 класста "Саулык-зур байлык" (класс җитәкчесе-Бикмиева Д.Н.), 1 класста "Сәламәт булу серләре" (класс җитәкчесе-Баһманова р.Н.), 9 класста "Туган телем-татар теле" (класс җитәкчесе-Ильясова Р.Г.), 11 класста "Минем Ватан алдындагы бурычым" дигән темаларга сөйләшлүләр узды.
-
Урманда кунакта
06.10.2011
Бүген 2 класста узган класс сәгате "Урманда кунакта" дип исемләнгән иде. Класс сәгате барышында укучылар урманда кунакта булдылар, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, һәр агачның файдасы турында аерым сөйләштеләр, дару үләннәрен искә төшерделәр. Алар янына килгән Шүрәлегә хаталарын төзәтергә булыштылар. Класс җитәкчесе-Шайхеразиева Ф.В.
-
Матур булу серләре
06.10.2011
Бүген 8 класста "Матур булу серләре" дигән темага ачык класс сәгате узды. Укучылар класс җитәкчеләре Гафиятова Ә.Ф. белән бергәләп "Нинди кеше матур була?", "Киемне ничек сайларга?", "Чәчләрне, тырнакларны ничек тәрбияләргә", "Кызларга нинди егетләр ошый?" кебек сорауларга җавап эзләделәр.
-
Укытучылар көне
05.10.2011
Бүген - Укытучылар көне. Мәктәпкә килүгә укытучыларны кулларына чәчәкләр тоткан укучылар каршылады. Аннан соң актлар залында "Рәхмәт сиңа, Укытучым!" дигән кичә узды. Кичә барышында һәр укытучыны бәйрәм белән котлап иң изге теләкләр җиткерелде, рәхмәт сүзләре белдерелде, алар хөрмәтенә матур концерт номерлары бүләк ителде. Әлеге бәйрәмне 10 класс җитәкчесе Каримова Л.Р. һәм 10 класс укучылары оештырды.
-
Сәламәт булыйм дисәң...
05.10.2011
"Ел класс җитәкчесе" бәйгесенең мәктәп туры дәвам итә. Бүген 3 класста "Сәламәт булыйм дисәң..." дигән темага класс сәгате узды. Әңгәмә барышында укучылар елмаюның кеше тормышында әһәмияте, елмаю матур булсын өчен тешләрнең сәламәт булырга тиешлеге турында сөйләштеләр. Класс җитәкчесе-Гыйлметдинова И.Г.
-
Керим әле урманнарга
05.10.2011
6 класста "Керик әле урманнарга" дигән темага ачык класс сәгате узды. Әңгәмә барышында укучылар урманнар, аларның файдасы турында күп мәгълүмат тупладылар, Саба ягының урманнар ягы булуы, урманчылык эшенә Миннеханов Н.М. керткән өлеше турында сөйләштеләр, "Әби һәм онык" дигән сәхнәләштерелгән күренеш күрсәттеләр. "Идел буе каеннары", "Нургали урманнары" дигән җырларны җырлау класс сәгатен тагын да бизәде.








