Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
1нче яртыеллык нәтиҗәләре 31.12.2011

2011-2012нче уку елының 1нче яртыеллыгы тәмамланды. Бу вакыт эчендә мәктәбебез күп кенә уңышларга иреште: конкурсларда, олимпиадаларда призлы урыннар яуладык, укучыларыбыз төрле очрашуларда катнашты, мәктәбебездә бик күп төрле кызыклы чаралар оештырылды. Иң куанычлысы -4 интерактив тактабыз, 6 проекторыбыз булды. 1нче яртыеллык нәтиҗәләре дә куанычлы: 6 укучыбыз аны гел "5"ле, 43 укучыбыз "4" һәм "5"ле билгеләренә тәмамлады. Уку елының калган дәвамында да укучыларга уңыәлар телибез.
-
Яңа ел белән! 31.12.2011

Хөрмәтле укытучылар. укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да Яңа ел белән котлыбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
Конроль эшләр
28.12.2011
1нче яртыеллык тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара..Бу көннәрдә һәр класста административ контроль эшләр алына, аларның нәтиҗәләре анализлана. Югары класс укучыларының белемнәре ЕГЭ,ГИА форматындагы контроль эшләр белән сынала. 11 класста 26 декарьдә математикадан, 27 декабрьдә рус теленнән репетицион ЕГЭ, ә 9 класста 28 декабрьдә математикадан репетицион ГИА уздырылды.
-
Котлыйбыз 27.12.2011

26 декабрь көнне мәктәбебездә озак еллар техник хезмәткәр булып эшләгән Гайшә апага 55 яшь тулды.
Хөрмәтле Гайшә апа! Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Балаларыгызның игелеген, оныкларыгызның куанычын күреп, озак яшәгез.
-
Математик КВН 22.12.2011

Мәктәпләргә яңа информацион технологияләрнең үтеп керүе укыту процессын нәтиҗәле итүдә зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә компьютер, проектор куллану бүгенге көндә гадәти күренешкә әйләнде. Ә менә интерактив такта кулланып эшли башлавыбыз безнең өчен яңалык әле. Бүгенге көндә мәктәбебезнең 3 кабинетына мондый такталар урнаштырылды инде. Бүген 6 класста узган математик КВНда укучылар интерактив такта ярдәмендә күп төрле сорауларга җавап эзләделәр, логик фикерләүгә мисаллар эшләделәр. Ачык чараны математика укытучысы Әнисә Габделгазизовна Вилданова уздырды.
-
Яңа елны көткәндә 18.12.2011

Яңа ел-һәркемнең көтеп алынган бәйрәме. Бу бәйрәмнән барыбыз да ниндидер могҗиза өмет итә, күңелләр күтәрелә. Мәктәп янындагы сыннар да Кыш бабайны каршыларга әзер инде. Чыршы гына бизисе калды.
-
"Балачак" 15.12.2011

Бүген мәктәбебезнең 10 укучысы "Балачак" дип исемләнгән очрашуда булды. Журналист Нәсимә Мөхәммәтсадыйк, яшь шагыйрь Булат Садретдинов һәм районыбыз тарихында күренекле урын биләгән шәхес Тәлгать Нәҗмиев белән булган очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавап алдылар, концерт номерлары белән очрашуны бизәделәр. Әлеге очрашуны мәктәбебезнең татар теле укытучысы Сиринә Зәкиҗановна алып баруы безнең өчен тагын да куанычлы булды.
-
Сыннар ясауны дәвам иттек
14.12.2011
Бүген дә сыннар ясауны дәвам иттек. Бу эштә укучылар гына түгел, укытучылар да, техник хезмәткәрләр дә зур активлык күрсәттеләр.
-
Яңа ел якынлаша 12.12.2011

Яңа ел бәйрәме якынлашканы мәктәпнең һәр почмагында сизелә. Укучылар концерт номерлары әзерлиләр, стена газеталары чыгаралар. Бүген һәр класс үзләренә билгеләнгән сынны ясый башлады. Чыршы тирәсендә Кыш бабай һәм Кар кызыннан тыш 12 еллык циклдагы хайваннар да урын алачак.
-
Котлыйбыз! 11.12.2011

9 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында узган шашка ярышларында безнең укучыларыбыз да актив катнаштылар һәм матур нәтиҗәләргә ирештеләр: Маннанова Гөлчәчәк 1нче урын, ә Шәвәлиева Дилбәр 2 нче урын яуладылар. Аларга саулык-сәламәтлек, уңышлар телибез.








