Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
"Үзебезнекеләрне бел!" 15.11.2011

Бүген мәктәп укучылар думасы командасы район күләмендә уздырылган "Үзебезнекеләрне бел!" дип исемләнгән агитбригадалар бәйгесендә катнашып, 2нче урынга лаек булды. Агитбригада чыгышында һәр 6 комитетның эшенә кыскача бәя бирелде.
-
Көзге каникул
14.11.2011
8-12 ноябрь көннәрендә узган көзге каникул укучылар өчен файдалы һәм кызыклы итеп оештырылды. Каникул планы нигезендә эшләгән түгәрәкләрдә укучылар үзләренең яраткан шөгыльләре белән мәшгуль булдылар. "Саба" бассейнына һәм "Нарат" боз сараена бару да каникул көннәренең матур бер истәлеге булды. 10 ноябрьдә 9-11 класс укучылары өчен бию кичәсе, 12 ноябрь көнне башлангыч класс укучылары өчен "Күңелле стартлар" уены, ә 5-8 класс укучылары өчен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль бәйгесе оештырылды. 9, 11 класс укучылары каникул дәвамында ЕГЭ,ГИАга әзерләнү буенча консультацияләргә йөрделәр. Шулай итеп күңелле каникул узып та китте. Алда-2нче чирек.
-
Олимпиадалар башланды
14.11.2011
Мәктәпнең төп максаты-укучыларга төпле белем бирү. Ә белем дәрәҗәсе төрле интеллектуаль бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында сынала. Бүген олимпиадаларның район туры башланып китте. Укучыларыбыз тарих һәм информатика фәннәре буенча үз белемнәрен сынадылар.
-
Юл әлифбасы 05.11.2011

Башлангыч сыйныфларда юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү-безнең төп максатыбыз. 3 ноябрьдә узган "Юл әлифбасы" дигән кичәдә укучыларга үз-үзләрен урамда һәм юлларда тоту культурасы булдыру, юл билгеләре, аларның төрләре турындагы белемнәрне камилләштерүгә зур игьтибар бирелде. Кичәне башлангыч класс укытучылары оештырды.
-
1 чирек йомгаклары 05.11.2011

Бүген уку елының 1нче чиреге тәмамланды. Һәр класста класс җыелышлары узды, анда укучылар чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, көзге каникул көннәренә куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде.
-
"Ел класс җитәкчесе-2011" 02.11.2011

Бүген район балалар иҗат үзәгендә "Ел класс җитәкчесе-2011" бәйгесенең 2нче туры узды. Әлеге бәйгенең район этабына безнең мәктәпнең 2 класс җитәкчесе Шайхеразиева Ф.В.тәкьдим ителгән иде. Финалга узучылар арасында Физәлия Вакыйфовна булмаса да , барлык катнашучыларның эшләренә уңай бәя бирелде, аларның эш тәҗрибәсенә таянырга мөмкин икәнлеге билгеләп үтелде. Шайхеразиева Ф.В. мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде. Мәктәп коллективы да Физәлия Вакыйфовнага иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек тели.
-
Күңелле экскурсия 01.11.2011

Бүген 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Чулпан Рафиковна белән экскурсиягә бардылар. Көзге табигать кочагында узган күңелле экскурсиядә балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, бергәләп бәрәңге пешереп ашадылар, авылыбызның истәлекле урыннары, атамаларның килеп чыгышлары турында сөйләштеләр. Көзнең соңгы аеның беренче көнендә узган бу экскурсия һәркайсына да бик ошады. Шулай булмыйча, бу бит яңа класс җитәкчеләре-Чулпан апалары белән үткәрелгән беренче экскурсия!
-
"Сөмбелә" 27.10.2011

Бүген башлангыч классларда "Сөмбелә" бәйрәме узды. Төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр булып киенгән укучыларның йөзләрендә елмаю балкып тора. Аларның һәр чыгышын жюри һәм өлкән класс укучылары сокланып карады. Матур биюләр, күңелле җырлар белән үрелеп барылган бәйрәмдә башлангыч класс укучыларының тапкырлыклары да сыналды.Нәтиҗәдә 1 класс "Иң тырыш класс", 2 класс "Иң яхшы әзерлекле класс", 3 класс "Иң бердәм класс", 4 класс "Иң талантлы класс" исемнәренә лаек булды.
-
КВН 26.10.2011

Бүген "Уңыш" бәйрәме 9-11 классларда узды. Бәйрәмне ачып җибәреп, мәктәп директоры Роберт Рашитович бу бәйрәмне уздыруга укучыларның тулы хокуклы булуларын,мәктәп яны тәҗрибә участогыннан 66 мең сумлык продукция җитештерелеп сатылуын хәбәр итте, тырыш хезмәтләре өчен укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәт белдерде. КВН формасында оештырылган бәйрәмдә "Кечкенә хулиганнар" (9класс), "Витаминчики" (10 класс), "Өч +сигез" (11 класс) командалары көч сынашты. 3 турдан торган бәйге барышында һәр команда үзләренең әзерлекле булуларын раслады, иҗадилыкларын һәм бердәмлекләрен күрсәтте.Бәйгедә1 балл аерма белән "Өч +сигез" командасы өстен чыкты, "Кечкенә хулиганар"га һәм "Витаминчик" ларга 2нче урын бирелде.
-
5-8 классларда "Уңыш" бәйрәме
25.10.2011
Бүген 5-8 классларда "Уңыш" бәйрәме узды. Бәйрәм программасы буенча һәр класс 10 минут дәвамында ясалган чыгышларында көзге матурлыкны һәм муллыкны мактап, төрле номерлар тәкьдим итте. Барлык классларның да табигый материаллар белән тудырылган көзге мода коллекцияләре үзенчәлекле иде. Бу бәйгедә укучылар үзләренең фантазияләрен күрсәтә алдылар. Барлык чыгышларга нәтиҗә ясаганнан соң, "Чулпан" оешмасы (6 класс) җиңүче дип билгеләнде.








