Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Ата-аналар җыелышы 29.02.2012

Бүген 9, 11 классларның ата-аналар җыелышы үткәрелде. Ата-аналарга ЕГЭ, ГИА бирү тәртипләре турында презентация күрсәтелде, мәктәптә үткәрелгән репетицион тестлар нәтиҗәләре анализланды. Җыелышта укучылар үзләре дә катнашты.
-
Драматург белән очрашу 29.02.2012

Бүген мәктәптә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе, драматург Данил Салихов белән очрашу узды. Драматург укучыларны үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, театр сәнгате, авторларның милек саклау оешмасы турында сөйләде. Кызыксынучыларга авторның матур теләкләре язылган китапларын алу мөмкинлеге булды.
-
"Мастера исследований" региональ конференциясе 28.02.2012

Бүген мәктәбебезнең 3 укучысы Балык Бистәсендә КФУның экология-география бүлеге тарафыннан уздырылган "Мастера исследований" укучыларның эзләнү эшләре регион конференциясендә катнашып, матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Экология секциясендә Ибушев Вадим 2нче дәрәҗәдәге Дипломга (җитәкче-биология укытучысы Ибушева Ф.Н.), Каримова Гөлинә Сертификатка (җитәкче -тарих укытучысы Каримова Л.Р.), туган якны өйрәнү секциясендә Измайлов Радик 3нче дәрәҗәдәге Дипломга (җитәкче- тарих укытучысы Каримова Л.Р.), Каримова Гөлинә Грамотага (җитәкче-география укытучысы Сафина С.З.) лаек булдылар. Бу укучыларны һәм укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз, гел шулай актив, эзләнүчән булуларын телибез.
-
"Әти, әни һәм мин- спорт гаиләсе"
24.02.2012
Бүген башлангыч класс укучылары һәм әти-әниләре арасында "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесе узды. "Буратино" һәм "Кызыл калфак" командалары үзара җитезлектә, көчлелектә һәм иҗадилыкта ярыштылар. Төрле спорт ярышлары, күңелле бәйгеләр, концерт номерлары белән чиратлаштырылган бу уенда "Кызыл калфак" командасы җиңү яулады.
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены 22.02.2012

22 февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган "Аҗаган" хәрби-спорт уенында ВВС (5,6,8,11 кл.) һәм ВМФ (7,9,10 кл.) командалары катнашты. РФ гимны астында тантаналы төстә РФ флагы күтәрү белән башланып киткән әлеге чарада егетләр турникта тартылу, АК-74 сүтеп-җыю, идәннән этелү, бәрәңге әрчү, кегли, аркан тартышу, винтовкадан төз ату, ОЗК кию, солдат төймәсе тагу, кул көрәштерү, эстафета (яралыны сугыш кырыннан алып чыгу) төрләре буенча ярыштылар. Егетләрне бәйрәм белән котлап һәм аларга көч биреп кызлар бик матур концерт номерлары бүләк иттеләр.Бик киеренке барган көрәштән соң ВВС командасы 7:6 исәбе белән җиңү яулады.
-
Белдеклеләр бәйгесе 22.02.2012

21 февраль- Туган тел көне. Бу көнгә багышлап мәктәбебездә берничә чара уздырылды. 8 һәм 9 класс укучылары арасында узган Белдеклеләр бәйгесендә укучыларның туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды, аны ярату, тиешенчә өйрәнү, телебезне бозмыйча, матур итеп сөйләшү барыбызның да бурычы икәнлегенә дә басым ясалды. Чараны татар теле укытучысы Гафиятова Әнисә Фәнилевна оештырды.
-
Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел
20.02.2012
Бүген мәктәбебездә Халыкара туган тел көн көненә багышлап "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" дип исемләнгән КВН узды. 6 класс укучыларыннан торган "Дуслык" һәм "Туган тел" командалары бу бәйгедә туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Туган телне бозуның бик ямьсез күренеш икәнлеген сәхнәләштереп күрсәттеләр, тәрҗемәчеләр булып чит илләрдән килгән кунакларны Казан шәһәре белән таныштырдылар. Төрле этапларны узып "Дуслык" командасы җиңүче булды. КВНны татар теле укытучысы Шакирова Л.Г. уздырды.
-
Батырлык дәресе 20.02.2012

Мәктәптә гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы дәвам итә. Бүген ТИН укытучысы Айрат Камилович җитәкчелегендә һәйкәл-обелиск янында Батырлык дәресе узды. 10-11 класс укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә төшерделәр. Бу сугышта авылдашларыбызның күрсәткән батырлыгы, тыл ветераннарының фидакарь хезмәте турында сөйләп, Сафин А.К. бу елларның фаҗигасен кабат искә төшерде, бүгенге көндә исән булган сугыш һәм тыл ветераннарына һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәклеген искәртте. Һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл-обелискка венок салынды.
-
Чаңгы ярышы
18.02.2012
Бүген район мәгариф хезмәткәрләре арасында узган чаңгы ярышларында мәктәп директоры Роберт Рашитович, ТИН укытучысы Айрат Камилович, математика укытучысы Әнисә Габделгазизовна, рус теле укытучысы Гүзәлия Мансуровна составындагы безнең мәктәп командасы да актив катнашты.
-
Иң яхшы әйдәман 17.02.2012

Бүген район балалар иҗат үзәгендә узган "Иң яхшы әйдәман" бәйгесендә мәктәбебезнең 10 класс укучысы, "Талларым" оешмасы әйдәманы Гөлинә Каримова да катнашты. 4 турдан торган бәйгедә Гөлинә һәм аның оешмасындагы укучылар лаеклы чыгыш ясадылар. Әлеге чарада катнашкан укучылар Зәринә Галиахметова, Ильяс Давлиев, Рузинә һәм Руфинә Каримовалар, Гөлназ Шакирова һәм конкурсант Гөлинә Каримовага мәктәп коллективы исеменнән рәхмәт белдерәбез. Алга таба да шундый иҗади, яңалыкка омтылучан булуларын телибез.








