Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Коррупциягә каршы көрәш
07.12.2011
Бүген мәктәбебездә коррупциягә каршы класс сәгатьләре узды. "Коррупция нәрсә ул?", "Коррупциягә каршы без нәрсә эшли алабыз" кебек темаларга узган сөйләшүләрдә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2011

1 декабрь- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан бүген классларда тәрбия минутлары узды.
-
Иҗат-бәхет чишмәсе 30.11.2011

Укучыларның сәләт һәм мөмкинлекләрен ачыклау, аларның иҗади күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүгә мәктәбебездә зур игътибар бирелә. Район, республика күләмендә уздырылган һәр бәйгедә катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешүебез моның ачык мисалы. Бүген 4 класс укучысы Галиахметова Зәринәнең табигый материаллардан эшләнгән панносы Әлмәт шәһәрендә узачак "Чудеса из решета" бәйгесенә, ә Давлиев Сәйдәш, Хабибуллина Таңсылу, Исмагилов Ислам, Гафиятова Илүзәнең кул эшләре һәм сочинениесе янгынга каршы уздырылучы бәйгегә җибәрелде.Аларга уңышлар телибез!
-
Аналар көне
25.11.2011
Бүген мәктәбебездә Аналар көне уңаеннан "Тормышның яме Сез-әниләр!" дип исемләнгән кичә узды. Бәйрәмдә барлык укучыларның да газиз әниләре катнашты. Алар өчен иң матур җырлар җырланды, иң дәртле биюләр биелде. Үзләренең чыгышлары аркылы балалар әниләренә булган ярату хисләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле Аналар!
-
Котлыйбыз!
23.11.2011
"Дулкыннар" фестивалендә уңышлы чыгыш ясап 4 класс укучысы Каримова Рузинә "Нәфис сүз" номинациясендә 2нче урынга, ә 10 класс укучысы Сабирова Гүзәл 3нче урынга лаек булдылар. Кызларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да иҗади эшчәнлекләренең матур нәтиҗәләренә сокланырык булсын иде.
-
Баскетбол буенча зона ярышы 22.11.2011

Бүген мәктәбебездә мәгариф хезмәткәрләре арасында баскетбол буенча зона ярышы узды. Әлеге бәйгедә 6 мәктәп командасы катнашты: Олы Арташ төп мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәбе, Икшермә урта мәктәбе, Завод-Нырты урта мәктәбе, Сатыш урта мәктәбе, Шытсу урта мәктәбе. Ярышның нәтиҗәләре: 1 урын-Икшермә урта мәктәбе, 2 урын- Сатыш урта мәктәбе, 3 урын- Олы Кибәче урта мәктәбе командалары. Җиңүчеләрне котлыйбыз, баскетбол ярышында катнашкан һәркемгә саулык-сәламәтлек телибез, спорт һәрвакыт юлдашыгыз булып калсын!
-
Аналар көненә әзерләнәбез
21.11.2011
Аналар көненә багышлап мәктәбебездә ел саен бәйрәм әзерләнә. Бүген укучыларыбыз әлеге бәйрәмгә әзерлекне дәвам иттеләр. Әниләре турында презентацияләр эшләделәр, концерт номерларын кабатладылар.
-
Без барысын да булдырабыз!
17.11.2011
Мәктәбебездә сәнгать айлыгы бара. Шул уңайдан бүген 4нче класста "Без барысын да булдырабыз!" дип исемләнгән иҗат бәйрәме узды. Бәйрәмдә укучылар төрле кызыклы шигырьләрне сәнгатьле сөйләү буенча ярыштылар, үзләренең рәсемнәрен , проект эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада 2 класс укучыларының "Туган тел" бәйгесенә әзерләнгән кул эшләре дә күрсәтелде. Бәйрәмне 4 класс җитәкчесе Дания Наилевна Бикмиева оештырды.
-
Котлыйбыз! 17.11.2011

Бүген технология фәне буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең укучыларыбыз Юзеева Сиринә (9 класс) 1нче урында (укытучы-Галиахметова И.М.), Вилданов Раил- 2нче урында (укытучы-Вилданов Н.М.). Котлыйбыз сезне!
-
Корбан ашы 16.11.2011

Бүген мәктәбебездә Корбан ашы узды. Авылыбызның имам-хатибы Рәис абый балаларга Корбан чалуның тарихы турында сөйләде, вәгазьләр укыды, шушы мәҗлестә катнашкан һәр кешегә иң изге теләкләрне җиткерде. Кунакка килгән ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләр әлеге чараны оештыручы мәктәп җитәкчесе Галияхметов Р.Р.ка, укытучыларга рәхмәтләрен белдерделәр.








