Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 03.02.2012

Бүген мәктәбебездә "Бер очрашу-бер гомер" дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәсе узды. Әлеге очрашуда 11 класс укучыларыннан төзелгән "3+8" һәм студентлардан "Сәләтле студентлар " командасы катнашты. Әлеге командалар арасында "5Х5" уены оештырылды. Очрашу дәвамында студентлар чыгарылыш класс укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, аларга булган киңәшләрен җиткерделәр. Җыр-биюләр, кызыклы сорауларга җавап эзләүләр, төрле биремнәр үтәү белән үрелеп барган кичә югары класс укучыларына да, студентларга да бик ошады.
-
Айлык башланды
01.02.2012
Бүген мәктәптә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү айлыгы башланып китте. Айлык дәвамында укучыларга патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү юнәлешендәге чаралар, төрле спорт чаралары планлаштырылган.
- Мин авылны сайлыйм 31.01.2012 Бүген 6 класс укучысы Ибушев Эльвир "Мин авылны сайлыйм" ("Я выбираю село") дип исемләнгән республика фәнни һәм иҗади эшләр бәйгесендә катнашты. Җитәкчесе-биология укытучысы Ибушева Ф.Н.
-
Шәмәрдән лицеенда ачык дәрес
31.01.2012
Бүген мәктәбебезнең технология укытучысы Галиахметова Ильмира Мөдәрисовна "Ел укытучысы-2012" бәйгесе кысаларында Шәмәрдән лицееның 5 нче классында "Кухня интерьеры" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
Ачык дәрес
25.01.2012
24 январь көнне 4 класста әдәби укудан "Әкияттә кунакта" темасына ачык дәрес үткәрелде. Класстан тыш уку дәресенә укытучылар тарафыннан югары бәя бирелде. Укытучы-Бикмиева Д.Н.
-
Ел укытучысы -2012
25.01.2012
"Ел укытучысы-2012" бәйгесенең район турына мәктәбебезнең технология укытучысы Галиахметова Ильмира Мөдәрисовна тәкьдим ителде. Ул 31нче гыйнварда Шәмәрдән лицеенда ачык дәрес үткәрәчәк. Ильмира Мөдәрисовнага уңышлар телибез!
-
Атналык җыен
23.01.2012
Бүген мәктәпкүләм атналык җыен узды. Алдагы атна дәвамында эшләнгән эшләргә йомгак ясалып, бу атнага бурычлар билгеләнде. Чисталык, тәртип һәм йөреш буенча 1нче урынга "Каенкай", "Кояшкай", "Талларым", "Күбәләк" һәм "Тургай" оешмалары лаек булды. Дежурлыкны 6 класс укучылары кабул итеп алды.
-
"Ел укытучысы-2012"
20.01.2012
Укытучыларның педагогик осталыгын үстерү, алдынгы тәҗрибәне тарату максатыннан һәр уку елы саен "Ел укытучысы" бәйгесе уздырыла. Бүген мәктәбебездә әлеге бәйгенең мәктәп туры йомгакланды. Һәр укытучы үзенең эш тәҗрибәсен, нәтиҗәләрен чагылдырган портфолиоларны бәяләү өчен жюрига тапшырды.
-
Ата-аналар җыелышы
18.01.2012
Бүген класс җыелышлары, ә аннан соң гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибе:
1. “Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү үзенчәлекләре” темасына лекция (лектор- Сәйфиева Р.В.)
2. “Балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидларны кисәтү” темасына чыгыш (чыгыш ясаучы -Измайлова Г.М.)
3. 1нче яртыеллык нәтиҗәләре ( укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. чыгышы)
4. Уку елының 1нче яртыеллыгын йомгаклау, алда торган бурычлар (мәктәп директоры Галияхметов Р.Р. чыгышы). Чыгышлардан соң мәктәп директоры Роберт Рашитович әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Җыелышта 98% әти-әни катнашты.
-
2 нче яртыеллык башланды 16.01.2012

Бүген кышкы каникул тәмамланып, уку елының 3нче чиреге - 2нче яртыеллыгы башланып китте. Бу чирек иң озын һәм иң җаваплы чор дип санала. Иртәнге линейкада, укучыларны каникул чорындагы ярышларның нәтиҗәләре белән таныштырганнан соң, мәктәп директоры Роберт Рашитович әнә шул турыда искәртте һәм һәркемгә саулык-сәламәтлек, уңышлар теләде.








