Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Котлыйбыз! 16.01.2012

Бадминтон- безнең укучыларыбыз өчен спортның яңа төре. Бу уку елында гына физик тәрбия укытучысы Раил Рашитович җитәкләгән түгәрәккә язылып, укучылар бадминтон белән яратып шөгыльләнә башлады. 14нче гыйнварда спортның әлеге төре буенча узган ярышларда 11 класс укучысы Шакиров Илсаф, 6 класс укучысы Ибатова Эльмира2 урынга лаек булдылар. Хадиев Ирекнең район күләмендә 4нче, Хасанова Гөлназның 5нче урын алуы да куанычлы. Бадминтон белән мавыгучы һәркемгә алга таба да уңышлар телибез.
-
Җәйдә кунакта 12.01.2012

Бүген 5, 6, 7 класслардан 12 укучы класс җитәкчеләре Резеда Вакифовна, Чулпан Рафиковна белән "җәйдә кунакта булдылар". "Саба" бассейнына бару һәр балага онытылмас мизгелләр бүләк итте. Тышта ябалак кар явып торганда, классташларың белән бассейнда йөзү- үзе бер бәхет.
-
Күңелле стартлар 12.01.2012

Бүген башлангыч класс укучылары өчен "Күңелле стартлар" оештырылды. Төрле ярышларда балалар үзләрен җитезлектә, бердәмлектә сынап карадылар. Уенны башлангыч класслар укытучысы Рәмзия Накиповна уздырды.
-
Казанга экскурсия
10.01.2012
9 январь көнне 7 класс укучылары класс җитәкчеләре Сиринә Зәкиҗановна белән башкалабыз Казанда экскурсиядә булдылар. Сәяхәтләрен Бауман урамы буйлап йөрүдән башлап җибәрделәр. Аннан соң Татарстан Республикасы Милли музеенда булып бик кызыклы экспонатлар белән таныштылар, "Ел фасыллары" күргәзмәсен карадылар. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Ш.Фәрхетдиновның "Мәхәббәт баскычы" комедиясен карадылар. Экскурсия бик мавыктыргыч булды, укучылар әлеге сәяхәттән канәгать алдылар.
-
Консультацияләр
10.01.2012
Каникул көннәре булуга карамастан, мәктәптән укучылар өзелми. Бүген 11 класста ЕГЭга, 9 класста ГИАга әзерлек буенча консультацияләр узды. "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүчеләр җитәкчеләре Гөлсу Рафикҗановна белән әкият өйрәнүләрен дәвам иттеләр.
-
Безнең футболистлар-4нче урында
06.01.2012
Мини-футбол ярышларының финалында катнашу хокукы яулаган командабыз бүген, 6 январь көнне, район буенча 4нче урынга чыкты. Афәрин, егетләр!
-
Боз сараенда 06.01.2012

Күңелле кышкы каникул дәвам итә. Бүген 6 класс укучылары класс җитәкчеләре Резеда Вакифовна белән "Нарат" боз сараенда булдылар. Классташлар белән бозда шуу шундый рәхәт булган- 1 сәгать вакыт 1 минуттай узган да киткән.
-
Мини-футбол 05.01.2012

Бүген Килдебәк урта мәктәбе базасында узган мини-футбол ярышларында безнең мәктәп командасы да катнашты. Командабыз, уңышлы уйнап, ярышның алдагы этабында катнашу хокукына лаек булды. Аларга 6 январь көнне булачак уенда да уңышлар телибез.
-
ГИАга әзерләнәбез 04.01.2012

Кышкы каникул булуга карамастан , мәктәбебез буш түгел. Бүген , 4 январьдә, 9 класс укучылары өчен рус теленнән һәм математикадан ГИАга әзерлек буенча консультацияләр булды
-
Чыршы бәйрәмнәре 03.01.2012

Балачакның иң матур бәйрәме-Чыршы бәйрәме. Бу бәйрәмне һәркем түземсезлек белән көтеп ала. Кыш бабай белән Кар кызына ел буе әзерләнгән номерларны күрсәтәсең, ә алар барчасына зур юмартлык белән бүләкләр өләшә. Шушы матур бәйрәм бүген безнең мәктәбебездә дә узды. Бик матур булып бизәлгән чыршы тирәсендә иң беренчеләрдән булып 1-7 класс укучылары күңел ачты, алардан соң 8-11 класс укучылары бәйрәме дәвам итте.








