Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
"Дуслык" аланында 02.06.2012

Бүген-лагерьның икенче көне. "Дуслык" аланында дип исемләнгән бу көн бик күңелле узды. Иртәнге зарядкадан соң "Син бу агачларны беләсеңме?" интеллектуаль бәйгесендә "Күбәләк" отряды тапкыррак булды. Аннан соң 2 отряд та "Авылымның иң матур урыны" темасына аппликация ясады. Балаларның туган якларына мәхәббәте, иҗадилыгы бу эшләрендә бик яхшы чагылды. Икенче иртәнге аштан соң Нысы елгасы буендагы сәяхәт тә бик файдалы һәм истә калырлык узды. Елга буйлап йөреп кайтканнан соң көндезге аш бик тәмле булды. Соңыннан "Судагы балыклар" видеоязмасын карау оештырылды. "Дуслык" аланында ял итү һәркемгә ошады!
-
Лагерьда беренче көн 01.06.2012

Бүген 1 июнь- җәйге каникулның беренче көне. Мәктәбебездә 35 балага исәпләнгән ял һәм сәламәтләндерү лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. 18 көн дәвамында "Дуслык" лагеренда төрле кызыклы бәйгеләр, спорт ярышлары, экскурсияләр һ.б. планлаштырыла. Бүгенге көн "Әйдәгез, танышабыз!" дип исемләнде. "Нарат" боз сараенда булып кайтканнан соң, укучылар 2 отрядка бүленде, исем, җыр, девиз сайланды. Оештыру әгьзалары билгеләнде. Һәр укучы кызыклы формада үзе белән таныштырды. Шулай итеп лагерьның беренче көне узып та китте.
-
Имтиханнар башланды
28.05.2012
Бүген чыгарылыш класс укучылары имтиханнар бирә башлады. Биология фәне буенча БДИда мәктәбебездән 5 укучы катнашты.
-
Буклетлар бәйгесе 28.05.2012

Саба районы яшьләр һәм спорт бүлеге тарафыннан уздырылган "Здорово живешь" буклетлар бәйгесендә "Дорогой добрых дел" номинациясендә 6 класс укучысы Шайхеразиева Зөлфинә 2нче урын алды һәм 26нчы майда балалар иҗат үзәгендә оештырылган бүләкләү тантанасында катнашты. Җитәкчесе- Сәйфиева Р.В.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2012

Бүген- Соңгы кыңгырау бәйрәме. Моңсу да. шатлыклы да булган бу бәйрәмне чыгарылыш класс укучылары да, әти-әниләр дә, укытучылар да зур дулкынлану белән көтеп алды.Мәктәбебезне 11 укучы тәмамлый. Аларның һәркайсы коллективыбызга якын һәм кадерле. Класс җитәкчеләре Ибушева Фирая Наилевна белән бергәләп бу класс мәктәп һәм район күләмендә уздырылган чараларда һәрвакыт актив булды. Бүгенге бәйрәмгә дә бик яхшы әзерләнде алар. Соңгы кыңгырау бәйрәмен мәктәбебез директоры Роберт Рашитович ачып җибәргәннән соң сүз хөрмәтле кунакларыбыз : Саба МТС генераль директоры Миннебаев И.Р.,Саба суд приставлары хезмәте җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н., балалар иҗат үзәге методисты Ханафиева А.М. бирелде. Авылыбызның имам -хатибы Рәис абый чыгарылыш класс укучыларына хәер-фатиха бирде. Тәбрикләүләрне авыл җирлеге башлыгы Фәкыя Хәсәновна, күмәк хуҗалык җитәкчесе Ленар Мөстәкыймович дәвам итте. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Рафиковна бу уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды, гел "5"ле билгеләренә укучыларга Мактау грамоталары, 11 класс укучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Җыр-биюләр белән үрелгән бәйрәмдә беренче укытучылар Илүсә Габделмәҗитовна, Гүзәлия Рамилевна, әти-әниләр, класс җитәкчесе Фирая Наилевна укучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Кайчан гына күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә.
Җиз кыңгырау дәште Сезне һәркөн
Яналыклар тулы дәрескә.
Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен киңлекләргә очасыз.
Хәерле юл,Сезгә! Куллар болгап
Сезне менә озатып калабыз.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле юл Сезгә,Унберенчеләр-
Калабыз без шушы теләктә!
-
"Минем авылым" конкурсы
18.05.2012
Бүген Яшел Үзән районы Осиново гимназиясендә КПФУ тарафыннан уздырылган "Минем авылым" 1нче республика иҗади һәм эзләнү эшләре бәйгесендә 2 класс укучысы Гафиятова Илзия 1нче урынга лаек булды. Укытучы-Шайхеразиева Ф.В. Илзияне һәм Физәлия Вакифовнаны әлеге җиңү белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
"Белергә хакым бар" бәйгесе нәтиҗәләре
18.05.2012
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм наркотиклар әйләнешен контрольгә алу федераль хезмәте Идарәсе тарафыннан уздырылган "Белергә хакым бар" Интернет-дәресе методик эшкәртмәләр бәйгесендә мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. катнашты. Бүген Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре йортында әлеге бәйге җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Гүзәлия Мансуровна Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Пионериягә-90 ел
16.05.2012
15 май көнне район балалар иҗаты үзәге тарафыннан Пионериянең 90 еллыгына багышлап уздырылган слетта безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. "Беренче пионер отрядлары" дигән чыгышта алар пионер оешмасының тарихы турында сөйләделәр. Табигать кочагында узган бу күңелле бәйрәмдә мәктәбебезнең "Ай" балалар оешмасы "Вместе мы-одна страна" республика фестивалендә 3 урын алган өчен Диплом белән , район чараларында актив катнашкан өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Ышаныч телефоны
16.05.2012
Бүген, 17 май-Ышаныч телефоны көне уңаеннан, класс сәгатьләре узды. Класс җитәкчеләре Ышаныч телефонының максаты, аңа нинди очракларда шалтырытып булуы, нинди белгечләр белән аралашу мөмкинлеге булуы турында сөйләделәр. 5-9, 10-11 класс укучыларының Ышаныч телефонына мөнәсәбәте турында анкета сорауларына җаваплар алынды.
-
Тарихтан ачык дәрес 14.05.2012

Бүген 5 класста тарихтан "Мисыр, Греция,Рим, Кытай дәүләтләре буенча кабатлау" дигән темага тарихи форум формасында ачык дәрес булды. Дәресне укытучы Каримова Л.Р. уздырды.








