Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Каникул дәвам итә 09.11.2012

Көзге каникулның бүгенге көне дә бик күңелле һәм файдалы үтте. 9 класс укучылары өчен татар теленнән, 11 класс укучылары өчен математикадан консультацияләр узды. 5,6,7 класс укучылары "Саба" бассейнына барып, рәхәтләнеп йөзеп кайттылар. Тышта салкын көз булуга карамастан, җәйдә кунак булу аларга бик ошаган. Кич белән 8-11 класс укучылары өчен бию кичәсе оештырылды.
-
Каникулның 2нче көне
08.11.2012
Бүген-каникулның 2нче көне. "Хореография", "Флорбол" түгәрәгенә йөрүчеләр өчен бу түгәрәкләр үз эшчәнлекләрен дәвам иттеләр. 9 класс укучылары ГИАга әзерлек буенча математикадан, 11 класс укучылары БДИга әзерлек максатыннан рус теленнән консультациядә булдылар.
-
Көзге каникул башланды
08.11.2012
Укучылар каникулда булсалар да, мәктәптән аерылмыйлар. 7 ноябрь көнне 5,6 класс укучылары өчен "Кем баскычтан тизрәк менә?" дип исемләнгән интеллектуаль бәйге узды. "Баскетбол" түгәрәгенә йөрүчеләр спортның бу төре буенча күнекмәләрен камилләштерделәр.
-
"Сөмбелә" бәйрәме
31.10.2012
Бүген башлангыч класс укучылары өчен "Сөмбелә" бәйрәме узды.
-
Бадминтончыларыбыз сынатмыйлар 31.10.2012

Бүген район күләмендә узган бадминтон ярышларында безнең мәктәптән 6 укучы катнашты һәм аларның һәрберсе яхшы нәтиҗәләргә иреште: Ибатова Эльмира (7 класс)-1 урын, Гыйлметдинов Айдар (9 класс)-1 урын, Хадиев Ирек (8 класс)- 2 урын, Губаева Руфинә (9 класс)-3 урын, Бикмиев Илфир (9 класс)-4 урын, Гараев Рамис (7 класс)-5 урын. Аларны һәм тренерлары Раил Рашитовичны котлыйбыз, алдагы ярышларда да сынатмаслар дип ышанып калабыз.
-
5-8 классларда "Уңыш" бәйрәме 31.10.2012

30 октябрь көнне узган "Уңыш" бәйрәмендә 5-8 класс укучылары үз сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр класс көз темасына җыр, бию бүләк итте, мәзәкләрдә мәктәп тормышы чагылдырылды. Жюри игътибарына тәкъдим ителгән сюрпризлар: 5 класстан көзге мода, 6,8 класслардан кабак мантые, 7 класстан табигый материаллар белән бизәлгән искиткеч ваза һәркемгә ошады. 5 класс "Иң яхшы әзерлекле класс", 6 класс "Иң бердәм класс", 7 класс "Иң актив класс", 8 класс "Яхшы әзерлекле класс" исеменә лаек булдылар.
-
9-11 классларда КВН
31.10.2012
9-11 классларда "Уңыш" бәйрәме КВН формасында узды. Югары класс укучылары "Әйдәгез, таныш булыйк!" , "Мәктәптә бер көн", "Көзге бизәкләр" дип исемләнгән турларда көч сынаштылар. Һәр тур арасында әзерлекле концерт номерлары күрсәтелде. Бәйрәмдә укучылар үзләренең иҗади сәләтле, бердәм булуларын расладылар. Аларның чыгышлары укучыларга да, килгән тамашачыларга да, әти-әниләргә дә бик ошады. Жюри членнары 10 классның "Высшая лига", 11 классның "МТС" командаларына 1 урын, 9 классның "9-я рота" командасына 2 урын булуын игълан иттеләр..
-
Корбан ашы 29.10.2012

29 октябрьдә мәктәбебездә Корбан ашы узды. Ашка авылыбызның имам-хатибы Рәис хәзрәт, ветеран укытучыларыбыз чакырылган иде.Хәзрәт тарафыннан сөйләнгән тирән мәгьнәле вәгазьләр, Корьән аятьләре һәркемнең күңеленә үтеп керде. Барлык укучылар исеменнән, ел саен корбан итеннән авыз иттергәннәре өчен район җитәкчеләренә, мул табын әзерләүдә ярдәм иткән Теләче районы эшмәкәре Хадиуллин Хәким Каниф улына зур рәхмәтебезне белдерәбез, аларга эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.
-
Котлыйбыз!
29.10.2012
26-28 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә армспорт буенча узган ярышларда безнең мәктәптән 8 класс укучысы Яруллина Гөлназ,9 класс укучысы Гараев Зөлфәт катнашты. Әлеге ярышларда Зөлфәт 1997-1998 елгы егетләр арасында 45 кг үлчәүдә республика күләмендә 3 урын яулады. Аны чын күңелебездән әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
"Команда-2013" проекты 26.10.2012

24 октябрь көнне "Команда-2013" проектының район этабы узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән "Ягуар" командасы уңышлы чыгыш ясады. Команданы тәкьдим итү, "Без-волонтерлар", иҗади визиткада Кытай илен тасвирлау, чит телдә Казан шәһәре буйлап экскурсия этаплары булды.








