Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Милли бәйрәм-Сабан туе 16.06.2012

Татар халкының иң матур бәйрәме-Сабан туе. Лагерьның 12нче көнендә без дә Сабан туе уздырдык. Төрле күңелле уеннар оештырылды. Һәркемгә үзен сынап карарга мөмкинлек булды. Һәр җиңүчегә бирнә һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Бәйрәм күңелле узды.
-
Без тарихта эзлебез 15.06.2012

10нчы көн "Без тарихта эзлебез" дип аталды. Иртәнге аштан соң "Без-үлми торган халык" темасына әңгәмә узды. Аннан соң авылыбызның иң күркәм урыны булган "Фәнил" мәчетенә бардык. Имамыбыз Рәис абый һәм абыстай Тәнзилә апа безгә вәгазьләр сөйләделәр, матур киңәшләр бирделәр. Мәктәпкә кайткач та Татарстан тарихы турында сөйләшүебез дәвам итте.
-
"Тарихи атамалар" 15.06.2012

11 нче көн "Тарихи атамалар" темасы астында узды. Иртәнге зарядкадан соң "Тәмәке-агу" темасына сөйләшү булды. Икенче иртәнге аштан соң авыл тарихында үзенчәлекле урын алып торучы Шаһи тавына бардык, бу атаманың килеп чыгышы, тарихы турында сөйләштек. Тау өстеннән туган авылыбызны күзәтү бик ошады. Безнең авыл бик зур һәм матур. Шундый авылда яшәвебез белән горурланып, аның тарихын өйрәнүне дәвам итәргә, туган ягыбызны матурлауда үзебездән өлеш кертергә сүз бирдек. Бу көн дә бик матур узды.
-
Чишмәләр чакыра
10.06.2012
Лагерьда 8нче көн "Чишмәләр чакыра" дип исемләнде. Иртәнге зарядкадан соң кызу какканда, борын канаганда, киселгәндә, сынганда беренче ярдәм күрсәтү алымнарын аңлатылды. "Ты да я да мы с тобой", "Изгиб гитары желтой" дигән яңа җырлар өйрәндек. Икенче иртәнге аштан соң авылыбыздан байтак читтә урнашкан "Басыйр" чишмәсенә бардык. Язгы ташудан соң чишмә чистартылмаган иде, безнең тырышлыгыбыз белән ул кабат җанланып китте. Мәктәпкә кайтып төшке ашны ашаганнан соң да авылыбыз чишмәләре, аларның тарихы турында сөйләшү дәвам итте. Бу көн дә бик файдалы һәм истә калырлык булды.
-
Һәркемнең үз йорты бар
10.06.2012
Бүген-9нчы көн. Сәламәтлек минутында яшелчәләр, җиләк-җимешләр, аларның файдасы турында сөйләштек. "Кошлар -безнең дуслар" сорау һәм җаваплар кичәсе узды. Көндезге аштан соң төрле җәнлекләр, кошлар турында видеоязма карау оештырылды.
-
Халык җырларында туган як
08.06.2012
"Дуслык" лагеренда 7нче көн "Халык җырларында туган як" исеме астында узды. Иртәнге аштан соң "Витаминлы ашлар" темасына сөйләшү булды. "Ноталар ни әйтә" музыкаль уенында җырлау күнекмәләре камилләштерелде, "Иң оста җырчы"лар билгеләнде. Көннең икенче яртысында "Көйне таны!" уены оештырылды.
-
Без-яшь спортсменнар 08.06.2012

Лагерьда 6нчы көн "Без-яшь спортсменнар" дип исемләнде. "Сәламәт булыйм дисәң-чынык!" темасына сәламәтлек минутыннан соң "Универсиада-2013" темасына интеллектуаль бәйге узды. Икенче иртәнге аштан соң "Без-яшь спортсменнар" дигән бадминтон, велосипед ярышлары уздырылды.
-
Гигиена һәм сәламәтлек 06.06.2012

Лагерьның 4нче көне "Гигиена һәм сәламәтлек" дип аталды. Иртәнге аштан соң балалар ФАПка барды. Фельдшер Рәмзия Мөхәмәтфазыловна алар белән "Үз саулыгыңны үзең кайгырт" темасына әңгәмә корды, кызу какканда, бәрелгәндә, җәрәхәтләнгәндә һ.б. очракларда нишләргә кирәклеге турында сөйләде, шәхси гигиена кагыйдәләрен даими үтәргә кирәклеген искәртте. "Гигиена һәм сәламәтлек" темасына КВНнан соң төрле җырлы-биюле уеннар белән ял оештырылды. "Күңелле репортаж"да балалар спорт һәм сәламәтлек темасына төрле иҗади эшләр башкардылар. Лагерьның 5нче көне дә бик күңелле узды!
-
"Сәламәт яшәү рәвеше" иленә сәяхәт 06.06.2012

Җәйге лагерьда 6нчы көн "Сәламәт яшәү рәвеше" иленә сәяхәт дип аталды. Иртәнге аштан соң "Безгә киләчәгебез кадерле" темасына наркоманиягә каршы чара узды. Укучыларга әлеге яман гадәт турында мәгьлүмат бирелде. Аннан соң "Имән" чишмәсенә экскурсия оештырылды. Икенче иртәнге ашны ашаганнан соң “Сәламәт яшәү рәвеше иленә” сәяхәт” : тукталышлы спорт уеннары белән 2 төркем арасында ярыш узды. Соңыннан “Көчлеләр, җитезләр, кыюлар” дигән спортсменнар турында видеофильм карау оештырылды.
-
Универсиадага әзерләнәбез 04.06.2012

Лагерьның 3нче көне "Универсиадага әзерләнәбез" дип аталды. Иртәнге гимнастика белән башланган көн спортка кагылышлы чаралар белән дәвам итте. "Сәламәт бала-өметле киләчәк" темасына узган әңгәмәдән соң балалар татар халык уеннары уйнап ял итеп алдылар. Икенче иртәнге аштан соң "Күңелле стартлар" да һәркем үзенең җитезлеген сынап карады. Ял минутларында "Дуслар булыйк" дигән җыр өйрәнелде. Төшке аштан соң рәсем бәйгесе узды.








