Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Варислар туган көн 15.09.2012

15 сентябрь- Татарстан варислар берлегенең туган көне. Бүген 5-6 классларда "Татарстан варислары без, улларыңа лаек алмашлар" дигән җыен узды. Әлеге чарада варисларның законнары, символлары, лозунгы, девизы искә төшерелде. Укучылар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар: "Табышмакларга җавап бирү", "Мәкальләрне дәвам ит!", "Игътибарлы бул!" уеннары уйналды. Соңыннан "Герой пионерлар" темасына презентация күрсәтелде. Җыенны педагог-оештыручылар Газизова Г.Р., Шакирова Л.Г. уздырды.
-
Беренче атналык линейка
10.09.2012
Бүген 2012-2013нче уку елында беренче атналык линейка узды. 11 класс дежурныйлары атналык эшкә нәтиҗә ясаганнан соң, укучыларга мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре тагын бер кат искә төшерелде.
-
Түгәрәкләр эшли башлады 07.09.2012

3 сентябрьдән мәктәбебездә укучылар үзләре теләгән түгәрәкләргә йөри башладылар. 2012-2013нче уку елында бездә 8 түгәрәк: "Бадминтон", "Баскетбол", "Флорбол", "Оста куллар", "Хореография" (4 төркем) түгәрәкләре эшләячәк. Әлеге дәресләрдә укучылар буш вакытларын файдалы итеп уздырып, үзләре кызыксынган өлкә буенча күнекмәләрен камилләштерәчәк.
-
Белем бәйрәме 02.09.2012

Җәйге каникул сизелми дә үтеп китте. 1нче сентябрьдә мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган Яңа уку елы башланды. Безнең мәктәбебездә узган Белем бәйрәме дә күңелле һәм истә калырлык булды. Бәйрәмне мәктәп директоры Роберт Рашитович ачып җибәрде, ул укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, хезмәт алдынгыларына, лаеклы ялга китүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Яңа уку елына хәер-фатиханы Рәис хәзрәт бирде. Бәйрәмдә Саба районы суд приставлары хезмәте җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаяновна, балалар иҗат үзәге педагогы Гайнетдинова Гөлнара Равилевна, авыл җирлеге башлыгы Фәкыя Хәсәновна катнашты. Килгән кунаклар бәйрәм белән котладылар, 1нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар. Бу уку елында мәктәбебездә 99 укучы белем алачак, шуларның 8е белем йортына беренче тапкыр аяк басты. Бәйрәмнән соң һәр класста Универсиада дәресе узды.
Мәктәп юлы-хөрмәт юлы
Киләчәккә илтә,
Котлы булсын уку елын
Башлаган бу иртә!
-
Чыгарылыш кичәсе
26.06.2012
Бүген мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе узды. 11 укучыбыз кулларына гомуми урта белем турында аттестат алды. Бу дулкынландыргыч бәйрәмдә аларга мәктәп директоры Галияхметов Р.Р., директор урынбасары Габделхаева Р.Р., укытучылар тарафыннан иң изге теләкләр җиткерелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә белем һәм тәрбия биргән укытучыларга куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм район күләмендә уздырылган чыгарылыш кичәсендә дәвам итте. Анда да укучыларга матур киңәшләр бирелде, яхшы теләкләр әйтелде. Измайлов Радик Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н.ның Котлау хаты белән, Вилданов Раил мәгариф бүлеге Грамотасы белән бүләкләнде. Кадерле укучыларыбыз! Сезне шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, хыялларыгызның чынга ашуын, шатлык-куанычларга бай гомер телибез.
-
Сау бул, лагерь!
23.06.2012
Бүген лагерьның соңгы көне. Иртәнге аштан соң "Могҗизалар кыры" уены оештырылды. "Җырлыйбыз да, биибез дә" дип исемләнгән чарада һәркем үзенең сәләтен күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер мәзәк сөйләде, 4 класс кызлары курчак театры оештырдылар. 18 көн узганы сизелмәгән дә. Көндезге аштан соң лагерь көндәлеген презентацияләдек, эшебезгә йомгак ясадык, лагерь флагы төшерелде. Ялыбыз бик күңелле һәм файдалы булды. Сау бул, лагерь!
-
Ватан кайдан башлана?
23.06.2012
Ялыбызның 17нче көне "Ватан кайдан башлана" темасы астында узды. Иртәнге аштан соң Икшермә мәдәният йортына Казан яшь тамашачылар театры чыгышын карарга бардык, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче бу чыгыш барыбызга да бик ошады. Аннан соң авылыбыздагы һәйкәл-обелискка барып, сугышта һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салынды.
-
Патриотлар тәрбиялибез
23.06.2012
Лагерьның 16нчы көне "Патриотлар тәрбиялибез" дип исемләнде. Сәламәтлек минутында "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе" темасына әңгәмә узды. Икенче иртәнге аштан соң авылыбызның тагын бик матур бер урынына- Зөлхиҗҗә чишмәсенә экскурсия оештырылды.
-
Һөнәрле үлмәс
18.06.2012
"Дуслык" лагеренда 14нче көн "Һөнәрле үлмәс" дип аталды. Сәламәтлек минутында "Витаминнар дөньясы" дигән сөйләшү узды. Икенче иртәнге аштан соң Төбәк авылындагы товарлыклы- сөтчелек фермасына экскурсия оештырылды. Яңа технологияләр кулланып эшләүче әлеге фермада хезмәт шартлары, терлекчеләрнең, сыер савучыларның ниләр белән шөгыльләнүләре белән танышу һәркемгә бик кызык булды. Укучылар эшче һөнәрләрнең дә бик кирәкле булуларына төшенделәр.
-
Җанга якын туган як 18.06.2012

13нче көн "Җанга якын туган як" дип исемләнде. Сәламәтлек минутында "Чәй эчәбез бал белән" дигән әңгәмәдә балаларга балның шифасы турында, умартачылык һөнәре хакында сөйләнде. Хәрәкәтле уеннар уйнап ял иткәннән соң, икенче иртәнге ашны ашадык та, авыл китапханәсенә юнәлдек. Анда "Җанга якын туган як" темасына викторина оештырылды, күренекле якташларыбыз турында сөйләштек. Аннан соң "Туган ягымның иң ошаган урыны" темасына рәсем бәйгесе узды.








