муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда тыл хезмәткәрләренә медальләр тапшыру тантанасы бара. 12 нче март мондый тантаналы вакыйга безнең мәктәптә дә булып узды. Билгеләнгән вакытка уку йорты кунаклар каршы ала башлады. Барлыгы 14 олы кунак килде . Болар сугыш вакытында төрле авыр хезмәтне ирләр белән беррәттән башкарган хатын-кызлар, батыр ир – атлар. Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Вәлиева Әзинә Сәлимҗан кызы, мәктәп директоры Гарипов Раиф Рашат улы котлады. Медаль тапшыру тантанасы укучыларның көчле кул чабулары астында барды. Дулкынланулары йөзләренә чыккан ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, иҗат иткән шигъри юлларын бүләк иттеләр.Тантана укучы балаларның бәйрәм концерты белән үрелеп барды.Аеруча матур итеп башлангыч сыйныф укучылары “Моряк” һәм “Курчак” биюләрен, “Рәхим итегез мәктәпкә!” дигән җырлы- биюле тамаша тәкъдим иттеләр. 5 сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ, 7 сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Зөлфия чыгышлары да җылы кабул ителде. Ветераннар укучылар белән рәхәтләнеп фикер уртаклашты, хатирәләр дөньясына чумды. Әлеге бәйрәм чәй табыны артында да озак дәвам итте. Батырлык дәресләренең берсе менә шушыдыр инде!
Опубликовано: 13.03.2015К списку новостей





