муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Дүшәмбе көнне дәресләрдән соң 5 сыйныф укучылары кунаклар кабул итте. Алар мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре алдында “Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең!” дигән темага ачык сыйныф сәгате күрсәтте. Бу тәрбия чарасы үзенең максаты итеп укучыларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, аларны һәр яңалык белән танышып баруга өндәү иде. Сыйныф сәгате “ 2015 ел – әдәбият елы ” дигән махсус рубрика белән башланып китте. Һәр укучы үзенең яратып укыган китабын дусларына тәкъдим итте. Чара барышында китап укырга яратучы булу өчен кирәкле сыйфатлар барланды, уку дәрәҗәсен ачыклау буенча проект эше башкарылды. Китап яшел яфракларга тулган уку агачына әйләнде, дөнья ямләнеп, яктырып китте. Йомгаклау өлешендә укучылар игътибарына 100 укырга тиешле әсәрләр исемлегенә кертелгән В.Катаевның “Сын полка” китабы буенча “буктрейлер” тәкъдим ителде. Сыйныф җитәкчесе Әхмәдуллина Г.Р. уздырган бу чара тәрбия эшчәнлегендә үзенең лаеклы урынын алды.
Опубликовано: 17.03.2015К списку новостей





