муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Мәктәптә 15 нче майдан 25 майга чаклы Бердәм ГТО декадасы (ЕДИНАЯ ДЕКАДА ГТО) игълан ителде. Декада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрылыгының Күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә. Чараны үткәрү өчен мәктәп буенча Приказ һәм эш планы булдырылды. Иң беренче бурыч итеп 11 яше тулган укучыларны www.gto.ru сайтында теркәү үткәрү эше куелды.Һәр сыйныф җитәкчесе бу эшкә җаваплы килде. Икенчедән һәр коллектив әгъзасы укытучы буларак та теркәү узарга тиеш. Районда уздырылган җыелыштан соң директор янындагы киңәшмәдә тәрбия эшләре буенча урынбасар барлык укытучыларны, сыйныф җитәкчеләрен махсус документ эчтәлеге белән таныштырды.Һәр эшчәнлек буенча җаваплы кешеләр билгеләнде, планның төп чаралары белән таныштырылды.Декада йомгаклары буенча районда нормаларны алтынга үтәүче 8 иң оста укучы сайланачак.Алар район данын республикада яклаячак.Барлык спорт төрләре буенча нормативлар кабул итү , әзерлек эшләре алып бару тәртибе буенча районда уздырылачак республика семинарында физкультура укытучысы Вилданов И.М. катнашачак. Эшчәнлек көн саен йомгак ясалып, алдагы көнгә бурычлар куеп алып барылачак.Массакүләм нормативлар тапшыру көне итеп 16 нчы май сайланды.
Опубликовано: 14.05.2015К списку новостей





