• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

Мәктәптә гөрләп Балаларны яклау көне узды. Айлык кысасында бу көнгә әзерлек күптән алып барылды. План нигезендә бу көн җәяүле поход белән башланып китте. Юлда ориентлашу буенча биремнәр үтәлеп барылды. Барып җиткәч , тамак ялгап ял иткәч , мәктәп тантаналы Варислар туган көненә багышланган җыенга тезелде. Җыен барышында 3-9 сыйныфлар рапорт тапшырды; 2 сыйныфларны – эзтабарга, 5 сыйныфны – варисларга кабул итү оештырылды. Җыен балалар оешмасы тарихы белән якыннан танышу, туристлар күнекмәләре (речёвкалар) булдыру белән дәвам итте. ГО штабы җитәкчесе һәрбер сыйныф өчен аеруча мавыктыргыч һәм кызыклы сорау- биремнәр уздырды; укучылар тормыш иминлеге нигезләре буенча имтихан тапшырдылар. Төшке аш вакытында бары тик походка яраклы азык – төлек исемлеге барланды. Чираттагы ялдан соң 1-4, 5-9 сыйныфлар өчен хәрби-кыр спорт ярышлары уздырылды. Һәр сыйныф һәм баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып, бу уеннар чыннан да оста оештырылган иде. Ярыш рухы бик көчле булды! Планның соңгы тукталышы буенча аптечкалар буенча викторина сорауларына җаваплар алынды; походка кирәкле әйберләр исемлегенә аптечкаларда булырга тиешле дарулар исемлеге өстәлде. Йомгаклау өлеше сыйныфларда уеннар белән аралаштырылып, бердәм линейка рәвешендә узды. Поход аеруча беренче сыйныф укучыларына ошады: мондый тәрбия чараларының мәктәптә бик күп икәнен алар белеп шатланды. Чара куелган бурычларны югары сыйфатта үтәде дип ышанасы килә!

Опубликовано: 18.09.2015



К списку новостей