• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

СПИД-дөнья афәте

Опубликовано: 04.12.2021

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан укучыларга тәрбия сәгате уздырылды. “Кызыл тасма” ( “Красная ленточка”) акциясендә катнаштык.
ВИЧ-инфекциясе – ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән, хроник инфекцион авыру. Ул иммун системасын зарарлау һәм таркату, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче булдырылган иммунитет дефициты синдромы.
ВИЧ-инфекциясенә каршы көрәш дөнья берләшмәсенең өстенлекле мәсьәләсе булып кала. БМО Генераль ассамблеясе 2030 елга тотрыклы усешнең яңа максатларын кабул итте, аларның бер күрсәткече - 2030 елга ВИЧ-инфекция эпидемиясен туктату. Барлык илләр алдына чираттагы бурыч куелды - «90-90-90» күрсәткеченә барып җитү, ягъни 90% авыруларда ВИЧ-инфекциясен ачыклау, 90% авыруларны дәвалану белән тәэмин итү, шуның нәтиҗәсендә 90% дәваланучыларда вирус йөкләнешен билгесез дәрәҗәгә хәтле төшерү һәм йогышлану куркынычын киметү.
Россиядә ВИЧ-инфекциясенең эпидемиологик вәзгыяте киеренке кала бирә, эпидемия җәелүе, инфекциянең куркыныч астындагы зәгыйфь төркемнәрдән гомуми халыкка чыгуыбара. ВИЧ-инфекциясенең Россиядә беренче очрагы 1987 елда теркәлә, бүгенге көндә Россия Федерациясендә ВИЧ-инфекцияләнгәннәрнең теркәлгән саны 1087339 кеше, шулардан вафат булучылар – 225992 кеше.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – 1 декабрь ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.
Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.
Иң мөһиме: һәрбер кеше сәламәтлекне саклауда профилактиканың бик мөһим булуын аңларга тиеш.



К списку новостей